Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Фермер Фәрит Нәбиуллин: Коронавирус сәбәпле, кымызга ихтыяҗ өч тапкыр артты

Фермер көненә ярты литр кымыз эчәргә киңәш итә

Быел кымызга ихтыяҗ өч тапкыр арткан, ул коронавирус таралу белән бәйле. Бу хакта Лениногорск районында кымыз җитештерүче фермер Фәрит Нәбиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Быел кымыз өч тапкырга күбрәк сатылды. Кымыз сезоны бетте, әмма әле дә сорап шалтыраталар. Кымызның коронавирустан, үпкә чирләреннән файдасы турында ишеттек, диләр. Аның файдасы чыннан да бар. Бия һәм баласын имезә торган ана сөтенең нигезендә альбумин тора. Альбумин иммунитетны ныгыта. Бия сөте һәм кымыз иммунитетны ныгыта, үпкәләрне чистарта. Коронавируска, туберкулезга, начар бактерияләргә каршы тора», — ди ул.  

 

 

Фәрит Нәбиуллин сүзләренчә, Әлмәттә эшләүче табиблар һәм шәфкать туташлары җәй айларында һәркөнне кымыз алганнар. «Шул кымызның ышаныч бирүе турында сөйлиләр иде. Кыргыз, казах галимнәре дә аның шифасы турында әйтеп тора», — ди ул.

Фәрит Нәбиуллин көненә ярты литр кымыз эчәргә киңәш итә. Ул шулай ук кымызның кәефне күтәрүен һәм ашказаны өчен файдалы булуын әйтте. 

 

 

Гөлүзә Ибраһимова

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев