Мәдәни җомга

ФАТЫЙХ КӘРИМ РУХЫ ЙӨРӘКЛӘРГӘ КҮЧӘ

"Фатыйх Кәрим кылган тиңдәшсез батырлык үрнәге дөнья халыклары әдәбиятында башка юк". Бу сүзләр Татарстан Язучылар берлеге бинасындагы Тукай клубында галим һәм әдәбият белгече Рамил Сарчинның Татарстан китап нәшриятында 2014 елның ахырында дөнья күргән "Жизнь и судьба Фатиха Карима" дигән фәнни-популяр басмасын тәкъдим итү кичәсендә кат-кат кабатланды. Каһарман-шагыйрь Фатыйх Кәрим -...

"Фатыйх Кәрим кылган тиңдәшсез батырлык үрнәге дөнья халыклары әдәбиятында башка юк". Бу сүзләр Татарстан Язучылар берлеге бинасындагы Тукай клубында галим һәм әдәбият белгече Рамил Сарчинның Татарстан китап нәшриятында 2014 елның ахырында дөнья күргән "Жизнь и судьба Фатиха Карима" дигән фәнни-популяр басмасын тәкъдим итү кичәсендә кат-кат кабатланды.


Каһарман-шагыйрь Фатыйх Кәрим - гаять фаҗигале язмыш иясе. Башкортстанның Дим елгасы буенда урнашкан Ает авылында төпчек бала булып дөньяга килгән, шул якларның гүзәл табигате белән аралашып үскән Фатыйхка, Казанга килеп белем алу, мәхәббәтен - Кадрия Ишукованы очрату, гаилә кору, балалары Ада белән Ләйләсе туу шатлыкларын тату, үлемсез әсәрләр иҗат итү сөенечләрен кичерү белән бергә тормышның үтә дә авыр сикәлтәләре, башкача әйтсәк, тәмуг утлары кебек газаплар, кичерешләр аша узарга туры килә.

Ул җир эшләре техникумында укыганда ук мулла баласы икәнлеген яшергән дигән гаепләүләр ишетә, эзәрлекләүләр, үзеннән "халык дошманы" ясаулары кебек кыен хәлләрне, төрмә газапларын кичерә. Ә инде көзге бер көндә, мәхбүсләрне баржага төяп, диңгезгә алып керәләр һәм ут төртәләр. Бу мәхшәрдән нибары 2 тоткын гына, диңгезне йөзеп чыгып исән котыла ала. Аларның берсе Фатыйх Кәрим була. 4 ел буе төрмә мәхшәрләрендә интеккәннән соң, акланып кайткач та, ул гаиләсе янында нибары 2 атна гына яшәп өлгерә. 1941 елның соңгы көннәрендә фронтка китә.

"Жизнь и судьба Фатиха Карима" китабында Фатыйх Кәримнең иң әрнүле елларына - нахакка гаепләнеп кулга алыну чорына аеруча күп урын бирелгән. Авторның федераль иминлек архивларында казынып, көннәрне хронологик тәртиптә барлап, тапкан документлары аша каһарман-шагыйрьнең моңарчы билгесез булган газаплы-әрнүле тормыш сәхифәләрен шактый тулы итеп күзалларга мөмкин. Галим Рамил Сарчин Фатыйх Кәрим язмышының шушы авыр сынауларын, гаделсезлекләр, мәрхәмәтсезлекләр аша узып та үз-үзенә генә түгел, кешеләргә дә ышанычын югалтмавын искәртеп үтә. Автор шулай ук каһарман-шагыйрьнең 1938 елның 3 гыйнварыннан 1941 елның 3 декабренә кадәр коточкыч михнәт-авырлыклар кичереп, өенә авыру хәлдә кайтып керүенә, Язучылар берлеге әгъзасы буларак фронтка китмичә калу мөмкинлеге барлыгына карамастан, сугышка китү, повестка алу өчен хәрби комиссариат бусагасын таптавын, шунда куна-төнә диярлек ятуын әйтте. Галим кыр почталарының тәртип саннары буенча, архивлар аша Фатыйх Кәримнең сугышчан юлын, көннән-көнгә, атнадан-атнага, айдан-айга күчә-күчә, эзлекле рәвештә тәртипкә сала һәм күз алдына китереп бастыра алган.

Бөек Ватан сугышы елларында хәрби газета редакцияләрендә корреспондент булып хезмәт иткән язучылардан аермалы буларак, Фатыйх Кәрим 1942 елның башыннан 1945 елның 19 февраленә - һәлак булганчыга кадәр фронтның алгы сызыгында кулына корал тотып сугышкан һәм 150 гә якын шигырен, 18 поэмасын, 2 повестен, 1 пьесасын, мәкаләләрен кәгазьне автомат түтәсенә куеп язган.

Басмадан күренгәнчә, Фатыйх Кәрим дә, аеруча 1943-1944 елларда, иҗади планнарын тормышка ашыру ниятеннән хәрби редакцияләрдә эшләргә тели. Әмма җибәрмиләр. Каһарман-шагыйрь барлык сугышчан юлын рядовой булып уза. Дошман пулясыннан гомере өзелергә 1 ай вакыт кала гына кече лейтенант дәрәҗәсе ала һәм взвод командиры итеп билгеләнә.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Фатыйх Кәримне космос белән чагыштырды. "Аның тормышыннан күпмедер хәбәрдар булсак та, беркайчан да аны белеп бетерә алмаячакбыз", - дип белдерде ул. Ренат Хариска каһарман-шагыйрьне күреп белгән кешеләр белән очрашырга, сөйләшергә туры килгән. Шуларның берсе - Алексей Будрин. Ул Р.Хариска Фатыйх Кәрим белән төрмәдә бер камерада утыруы турында сөйләгән. Алар тикшерү вакытында дуслашып китә, бер-берсенә эчләрен бушата. Мәхбүсләргә төрмәдә һәркөнне ничәдер грамм ипи бирә торган булалар. Болар шуны су белән ашап, тамак ялгап куя икән. Көннәр дә бик озын. Нәрсә эшләргә? Болар ипи валчыкларыннан шахмат ясый. Ат - зуррак, ладья - калкурак, пешка - кечерәк, король белән ферзь тагын да гәүдәлерәк. Кәгазьгә шакмаклар сызып, шуңа фигураларны тезәләр дә шахмат уйныйлар. Кем ота, шул фигураларны ашый.

Ренат Харис күреп сөйләшкән тагын бер кызыклы кеше - Габделхак Гафиятуллин. Ул Рәшит Ваһаповның авылдашы булган. Габделхак ага "Татарстан" кунакханәсе директоры вазифасын башкарган, язучылар һәм музыка әһелләре белән аралашырга яраткан.

1945 елның 19 февраль көнендә Габделхак Гафиятуллин Фатыйх Кәрим взводында була һәм каһарман-шагыйрьне җирләгәнне үз күзләре белән күрә.

Ренат Харис кичәдә Ләйлә Фатыйх кызы белән беренче мәртәбә Кенигсбергка барулары, инде 2 нчеме, 3 нчеме тапкыр баруларында гына Ф.Кәримнең иң беренче күмелгән урынын эзләп табулары турында искә төшерде.

Фатыйх Кәрим 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссия җирендәге Кройцбург янында сугышканда өч тапкыр яралана, соңгы пуля шагыйрьнең гомерен өзә. Барлык һәлак булучыларны шул урыннан ерак түгел генә җирдә күмәләр. Шагыйрь фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыш бетеп, тынычлык урнашкач, кырларны иген чәчү өчен әзерли башлыйлар. Шунда Тарнаускас һәм Малинаускас исемле ике латыш, бергәләп кыр буйлап барганда, соңгысының аягы кинәт кенә чокырга төшеп китә. Караса, аннан череп беткән багана кисәге килеп чыга. Аңа "Татар шагыйре лейтенант Фатыйх Кәрим немец илбасарлары белән сугышта геройларча һәлак булды" - дигән сүзләр чокып язылган дюраль калай беркетелгән була. Башта Фатыйх Кәрим җәсәден Победа бистәсенә, аннан Багратионовскига күчереп күмәләр. "Без Ләйлә ханым белән бу җирләрнең барысында да булдык. Хәзер Калининградта Ф.Кәрим җирләнгән урында 30-40 метр биеклегендәге стела тора. Ике яктагы мәрмәр тумбаларда һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган. Ә иң түрдәгесендә - каһарман-шагыйрьнең портреты. Анда Кәримнең туган, һәлак булган көннәрендә, 9 Май Җиңү бәйрәмендә, 23 февральдә чәчәкләр куела", - дип сөйләде Ренат Харис.

Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә апаны да бу көннәрдә әтисен искә алу кичәләренә еш дәшәләр. Ул укучыларга истәлекләр сөйли. Ләйлә апа кичәдә дә әтисенең олы кызы Адага багышлап язган шигырен сөйләде. Шагыйрь аны төрмәдә чакта, каяндыр кәгазь кисәге табып язган, чәчәкләр белән бизәкләгән, хәтта үземе, башка кеше ашамы, өенә кайтарып җиткерү чарасын да күргән.

Нурын сибә кояш. Тама тамчы.
Ерганаклар ага, әнкәем.
Тагын җитте бу яз.
Нигә кайтмый, нигә кайтмый инде әткәем.
Тиздән безгә матур кошлар кайтыр,
Берсен-берсе куып уйнарлар.
Тәрәзәгә кунып, алар миннән,
Әткәң кайттымы? - диеп сорарлар.
Мине якын иткән бу кошларга
Ни дип җавап бирим, әнкәем?
Тагын җитте бу яз.
Нигә кайтмый, нигә кайтмый инде әткәем...

Ләйлә апа, Ада, әниләре Кадрия белән әтиләре кайтуын бик озак көтәләр, көненә әллә ничә тапкыр аның хакында сөйләшәләр. Мин: "Әти безгә иҗаты белән, мәхәббәте белән кайтты", - дип уйлыйм диде Ләйлә Фатыйх кызы.

ТР Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Флера Дәминова хәтер мәгарәсендә саклана торган Фатыйх Кәрим ядкәрләре турында сүз алып барды. Фатыйх Кәрим һәлак булгач, сугышчан дуслары, аның олуг шагыйрь икәнлеген аңлап, шинелен, кирза итекләрен, җәмәгате Кадрия ханымнан, балаларыннан килгән хатларны, фоторәсемнәрен, сәгатен, орденын, гимнастерка кесәсендә йөрткән Пушкин сурәтен һәм куен дәфтәрен җыйнап, гаиләсенә җибәрәләр. Әлбәттә, бу дусларының Фатыйх Кәримгә булган тирән ихтирамы турында да сөйли. Кадрия апа ул кадерле әйберләрнең күбесен Милли музейга тапшыра. Алар хәтер мәгарәсендә бик кадерләп саклана. Флера Дәминова бу ядкәрләрне тетрәнмичә карап булмавын әйтә. Кулдан тегелгән һәм каллиграфик почерк белән язылган дәфтәрләр музейга килүчеләрне аеруча дулкынландыра икән.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев Фатыйх Кәримнең тормышын күз алдыннан үткәрсәң, аның 36 яшьлек гомере гел һәлакәт астыннан баруы аңлашылуын әйтте. "Минем карашымча, аны чиста, гадел, талантлы булганы өчен һәрвакыт юк итәргә тырышканнар", - дип үз фикерен белдерде ул.

Әлбәттә, галимнәр Тәлгать Галиуллин, Рамил Сарчин, шагыйрь Рәдиф Гаташ кичәдә утыручыларның игътибарын Фатыйх Кәримнең иҗади мирасы гаять зур булуына, әмма әле аның бөтенләй өйрәнелмәвенә юнәлтте. Ә инде Рамил Сарчин үз чыгышында белдергәнчә, каһарман-шагыйрьнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре кичерешләренең авырлыгы, лирик тирәнлеге буенча иң югары әсәрләрдер, мөгаен.

Сугышта йөргәндә язылган шигырь, поэма повестьларының күбесе өйрәнелмәгән, буталчыклыклар хәтсез, аларны системалы рәвештә тәфсилләп анализлау сорала. Чөнки галим ачыклап үткәнчә, Фатыйх Кәримнең иҗади куәсе ташып, ургылып торган. "Язганда бөтен күңелем онытылып тора", "Мин бөтен күңелем белән язарга телим", - дип хатларында эчке кичерешләре белән уртаклашкан ул. Һәм "Жизнь и судьба Фатиха Карима" китабының 3 нче бүлегендә аның иҗатына багышланган мәкаләләр урнаштырылу да бик уңышлы.

Тәлгать Галиуллин исә каһарман-шагыйрьнең иҗатына игътибар аз бирелүенең сәбәбен аның Муса Җәлил күләгәсендә калуыннан күрә. Галим фикеренчә дә, Ф.Кәримнең аеруча сугыш чорындагы поэмалары чагыштыргысыз, бу төр иҗатның югары үрнәкләре. "Партизан хатыны", "Кыңгыраулы яшел гармун" һәм башка поэмаларында, бер караганда, кечкенә генә сюжет алынган, әмма шул ук вакытта шагыйрь үзенең бөтен көчен шул образны ачуга бирә. Аннары галим "Шагыйрьнең романтик буларак бөеклеген, әдәби-эстетик куәсен дә ачып җиткергәнебез юк", - дип искәртте.

Кичәдә Рамил Сарчин Фатыйх Кәрим тормышын һәм иҗатын өйрәнә башлау тарихы турында да бәян итте. 7 ел элек Казанга Ульяновскидан күченеп килгән яшь галим, әдәбият белгече буларак, җирле язучыларның иҗаты белән кызыксына. Башта ул русча яза торган авторлар иҗатын өйрәнә. 2013 елда Татарстанның рус телендә яза торган шагыйрьләре иҗатына багышланган мәкаләләр җыентыгы да дөнья күрә. Аннары галимнең игътибарын татар телендә язучы шагыйрьләр иҗаты җәлеп итә. Шулай итеп Ренат Харис иҗаты турында да мәкалә языла. Р.Сарчин һәм Р.Харис очрашып, танышып озак кына сөйләшеп тә утыралар. Галим шагыйрь турында тагын да язасы килүен әйтә. Татарстанның халык шагыйре аңа Фатыйх Кәрим шәхесенә һәм иҗатына игътибар итәргә киңәш бирә. Ренат Харис әйткәнчә, каһарман- шагыйрь иҗатына бераз гына кагылып торсаң да, аның бөтен рухы синең йөрәгеңә күчә. Ә инде Рамил Сарчин, Фатыйх Кәрим турында икенче китабымны да язачакмын, дип әйтеп тора икән, бу дөрестән дә, шулайдыр.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: