Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Евро да арта, көнбагыш та. Бәяләр дә...

Атна күңелсез яңалыклардан башланды: дүшәмбе евро 90 сумнан артты! 2016 елдан алып бу беренче шундый күтәрелеш. Доллар да 76 сумнан узып китте. Исегездә булса, март башында евро кыйммәте шактый кимегән иде. Әмма биш ай дәвамында акрынлап күтәрелде һәм менә хәзер тагын тугыз дистәдән югары менде.

Белгечләр моны рубльнең төшүе, нефть бәясе түбәнәю һәм тышкы факторларның йогынтысы дип саный.

Нефть дигәннән, бу көннәрдә бер баррель нефть 42 АКШ доллары тирәсе бәяләнә. Кара алтынга бәя төшү ягулыкка ихтияҗ кимү белән аңлаталар. Өстәвенә, Гарәп Әмирлекләре Азия һәм АКШ өчен нефтьне түбән бәядән сатарга вәгъдә бирде.

Күршеләребез Беларусь халкы да “дулкынлана”. Германия дә Навальный белән “буталып” алды. Россиягә каршы санкцияләрне дә арттырырга җыеналар, төсле. Кыскасы, киләсе атнада доллар 74-75 сум тирәсендә тирбәлер дип фаразлана. Ә сентябрь азагында исә 73 сум булуы ихтимал. Начар сценарийны карасак, икътисадчылар доллар 80 сумга күтәрелергә мөмкин, ди. Әмма шуннан да югары булмаячак, имеш.

Доллары, евросы ярар, анысы без, гади халыкта юк та юк инде! Кайчагында аның аркасында бәяләр генә уйнап ала. Әнә көнбагышка, көнбагыш маена бәя артырга мөмкин диләр әле! Менә анысы проблема! Быел бәрәңгесе дә уңды, ичмасам! Аны бит майсыз кыздырып булмый. Ә менә көнбагыш уңмаган икән. Бәя арту да шуңа бәйле булачак ди, имеш. Россиянең көньяк өлешендә быел яңгырлар сирәк яуган, корылык сәбәпле, уңыш та нык кимегән. Уңыш аз дигән сүз таралуга, көнбагышка бәяне дә арттырып куйганнар. Димәк, көнбагыштан ясалган әйберләргә дә бәяләр күтәреләчәк.

Сүз уңаеннан, 2018 елда Татарстанда 120 мең гектарга көнбагыш чәчелгән. Быел исә бу мәйдан 126,6 мең гектар булган.

Әле чәчү тәмаланып килгәндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының элеккеге җитәкчесе Марат Әхмәтов бездә климатик шартларга туры килә торган үсемлекләргә өстенлек бирелүен искәрткән иде.
– Без бананнар үстермибез. Бу өлкәдә велосипед уйлап табарга туры килми. Соңгы 10 елда булган корылыкны исәпкә алып, без орлыкка кукуруз үстерә башладык, көнбагыш мәйданнарын арттырдык. Хәер, бу ярыйсы ук тәвәккәллек сорый торган культуралар, – дип бәяләгән иде Марат әфәнде.

Хәзергә бездә көнбагыш терлек азыгы буларак кына үстерелә. Әмма өйрәнеп китсәләр, май ясарылык итеп тә үстерә башларлар әле! Тоннасы 22,5 мең торган культураны үстерми мөмкин түгел!

 

Лилия ЛОКМАНОВА.

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев