Мәдәни җомга

“Этегез ташланды, шуңа аттым...”. Бер елдан үзен дә атып үтерделәр...

“Бим” кушаматлы этебез бар иде. Яраттым мин аны. Әти алып кайтып биргәч тә, беренеч күрүдән (дөресрәге, күрешүдән) сөйләшә башладым үзе белән. Чын мәгънәсендә дустыма әйләнгән эт белән уйнадык та, йөздек тә, йөгердек тә. Иптәш иде ул миңа.

Сизгәнегез бармы икән: авыл баласы теләсә кайсы йорт хайваны белән уртак тел таба белә! Әйе, нәкъ шулай! Шәһәр баласы гап-гади чебидән дә куркып калган бер мәлдә, авылныкылар алар белән сөйләшеп йөри. Сыер көтүе көткәндә “кая барра! Борыл!” дип эндәшкәнегез булгандыр бит? Яки сарык көтүе кайтканда үзеңнекеләрне “бәрәч-бәрәч” (яки башкача) дип, үз капкагызга таба чакыруны хәтерлисезме? Үрдәк-казларына да, чебеш-тавыкларына да шулай эндәшә идек.

Этләр, песиләр турында әйтеп тә тормыйм. Сыер борыла икән – димәк аңлый. Сарыгы йортыңа керә икән, димәк хуҗасының ни әйткәнен чамалый...

“Бим” кушаматлы этебез бар иде. Яраттым мин аны. Әти алып кайтып биргәч тә, беренеч күрүдән (дөресрәге, күрешүдән) сөйләшә башладым үзе белән. Чын мәгънәсендә дустыма әйләнгән эт белән уйнадык та, йөздек тә, йөгердек тә. Иптәш иде ул миңа. Авылдан читкә чыгып китеп, урман буйларында йөгергәндә дә, Бим белән миңа куркыныч булмады. Нигәдер бауга бәйләргә дә тырышмадым аны. Һәм шуның белән харап та иттем. Һәрхәлдә, шулай дип уйлыйм.

Туксанынчы еллар башын хәтерлисездер. Шәһәрдән текә-текә егетләр кайта, кайберәүләре пистолет-мылтыклар белән мактаныша. Мәктәптә чагым иде. Бим, мөгаен, мине каршы алырга дип, мәктәпкә атлый торган булгандыр (мәктәпкә озата һәм каршы алырга өйрәткән идем). Күршеләргә кайткан теге текәләрнең берсе, кызык эзләпме, башка сәбәплеме, тоткан да аткан моңа.

Мәктәптән кайтып җиттем. Әти-әни нидер яшерә. Эт оясына килдем – Бим күренми. Бераз гына читкә карасам, келәт артында кып-кызыл канга батып ята бәгыркәем... Йөрәкләрем ничек түзгәндер шунда. Күзләремә тутырып карап ятты-ятты да, хушлашуын сиздереп, җан тәслим кылды этем. Кайтып җиткән, үз йортына кайтырга да, мине мәктәптән көтәргә дә көче җиткән бит бәгеркәемнең... Тереләсенә ышанган идем әле мин, ярасын да бәйләп куйган идек. Булмады. Аннан бакча артына илтеп, елый-елый күмеп куйган да хәтердә...

Ә теге кансыз адәм исә “этегез миңа ташланды, шуңа аттым мин аны” дип акланырга маташты. Ышанмадык. Тыныч, гаепсез кешегә ташланмый хайваннар. Минем Бим ниндидер овчарка да түгел иде, югыйсә.

Бер ел да узмады, теге адәмнең үзен дә атып үтерделәр...

 

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: