Эльмира Зарипова 3-7 яшьлек кайбер балаларга ни өчен пособие түләнмәвен аңлатты

Пособиегә гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләрнең 38 проценты кире кагылган.
2020 елның 1 июненнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр билгеләнә. Татарстанда бу акчалар 27 меңнән артык кешегә күчерелгән. Тик бу пособиене алу өчен билгеле бер чикләүләр бар, шул сәбәпле ул гариза язган барлык гаиләләргә түләнмәгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатты.
Пособиегә җан башына кереме Россия субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан — 9450 сумнан кимрәк булган һәм милек күләме зур булмаган гаиләләр өмет итә ала. Аларга 4686 сум күләмендә пособие түләнә.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, пособиегә гариза белән мөрәҗәгать иткәннәрнең 38 проценты кире кагылган. Министр 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә пособие түләнмәү гаиләнең керем күләме тиешле чиктән артыграк булу яки дөрес булмаган белешмәләр бирүгә бәйле булганын әйтте. Димәк, мондый гаиләләрнең җан башына кереме 9 мең 450 сум гына түгел.
«Милек ягыннан да чикләүләр бар. Әгәр, әйтик, кешенең ике фатиры булса, машинасы өч елдан да „яшьрәк“ булса, каяндыр тагын өстәмә акча керүе көн кебек ачык», — диде Эльмира Зарипова. Татарстанда торак нормативы 40 квадрат метр тәшкил иткәнен әйтте.
«Дөрес булмаган мәгълүматлар да очрый. Без үз практикабызда, бәлки, беренче тапкыр шундый массакүләм күренешкә юлыкканбыздыр әле. Яшерен керем булса, ул барыбер күренә. Икенче киң таралган хата — башка кешенең счетын күрсәтү. Гаризаны баланың әнисе яза икән, иренеке яки әнисенеке түгел, гариза язучыга рәсмиләштерелгән счет күрсәтелергә тиеш. Юкса, система кире борырга мөмкин», — диде Эльмира Зарипова.
Гөлнар Гарифуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 06:15Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәпСоңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.59103
-
26 гыйнвар 2021 - 06:10Казан архивлар башкаласына әверелерме? Архив комитеты башлангычы белән документларны саклау, туплау, исәпкә алу яки рәсми эш кәгазьләрен файдалану кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җәзалар кырысландырылган, штрафлар күләме ун тапкыр арттырылган.2800
-
25 гыйнвар 2021 - 19:16Сак булыгыз, түбәдән боз сөңгеләре ишелеп төшмәсен! Шәһәр халкы кайбер коммуналь хезмәтләрнең йорт түбәләрен чистартмауларына канәгатьсезлек белдерә. Алар әйтүенчә, кайчак, өстән кар төшү куркынычы булган урынны махсус лента белән урап та алмыйлар.6000
-
25 гыйнвар 2021 - 19:10Бөкедә 40 минут утырудан ничек котылырга? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.6300
-
25 гыйнвар 2021 - 18:57Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды Ай дәвамында иҗади бәйгеләр, китап күргәзмәләре, тематик кинолар күрсәтү һәм башка чаралар булачак.3900
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин Онлайн-очрашу вакытында Әфган татарлары Васил Шәйхразиевтан татар теле курсларын оештыруда ярдәм сораган.6200
-
25 гыйнвар 2021 - 18:28Айдар Фәйзрахманов: Татар халкы үзенең нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга Татар телен саклауда һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш, ди Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.9401
-
25 гыйнвар 2021 - 06:00Әдип романнарында тарихилык Аның әсәрләрендә татар тарихының реаль документлар һәм чыганаклар нигезендә торгызылган төп вакыйгалары турында сөйләнә.12401
-
24 гыйнвар 2021 - 07:00Яңа ел бүләге – Нәрсәгә тагы шуны чакырасың ул?! Нишләп мин бәйрәм саен аңа карап утырырга тиеш? Ичмасам ире булса икән!23702
-
24 гыйнвар 2021 - 06:00Илдус Гыйләҗев: Бездән башка дөнья моңсу калыр, Сагынырлык итеп китәрбез… «Һәм»нән башлап «хәм»гә барып җиттек, «Хам» да булыр, килеп терәлдек. Ник бозыла безне татар иткән Алты аваз – алты берәмлек?23705
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.14900
-
23 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (23-29 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!13700
-
22 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 2 (2021) Коеп куйган сәнгать әсәредер – Кукмараның көяз итекләре!14302
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.87601
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.14900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика