Мәдәни җомга

Элмә такталарның дөрес язылышына ничек ирешергә?

Элмә такталарның хатасыз ике телдә язылуына ничек ирешергә? Еллар узган саен да бу мәсьәләнең һаман телдән төшмәвенә нәрсә сәбәпче? Нәрсә җитешми, проблеманы ничек хәл итеп була? Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин белән әңгәмә кордык.

- Ким Мөгаллимович, элмә такталарда язуларның дөреслеген тикшерүгә институт хезмәткәрләре нинди өлеш кертә?

- 2017 елның 30 сентябрендә Татарстан Министрлар Кабинеты карары чыкты. Әмма биредә хакимият органнарының, дәүләт оешмаларының элмә такталары турында гына сүз бара. Бу карарны үтәү буенча республикада эзлекле эш алып барыла. Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты элмә такталардагы текстларны тикшерү, бәя бирү өчен җаваплы оешма итеп билгеләнде. Карарда нинди очракларда безгә мөрәҗәгать итү кирәклеге дә күрсәтелгән. Әйтик, яңа оешма барлыкка килә икән, аның элмә тактасы текстын Институтка килештерүгә җибәрергә мөмкиннәр, яки ниндидер бәхәсле очраклар килеп чыкса, безгә экспертизага юллыйлар. Бу эшнең механизмы салынган, дәүләт программасы аша акчасы түләнә, җаваплы кешеләре билгеләнгән. Әлеге эш белән шөгыльләнә торган хезмәткәрләрнең үзләренең базалары бар, бөтен мәгълүмат тупланып бара.

2017 елда өч ай эчендә — 3 мең текст, 2018 елда — 600гә якын текст, 2019 елда — 1,6 мең текст, агымдагы елның биш аенда 200дән артык текст килгән. Шулай итеп, өч ел вакыт эчендә барлыгы 5 мең ярым тирәсе элмә такта тексты безнең белгечләр кулы аша узды.

 

 

Кемнәр аеруча актив, мисал китерә аласызмы?

Казан Башкарма комитетыннан 2017 елда 200дән артык текст, Яр Чаллыдан 200дән артык элмә такта тексты, Әлмәттән, Арчадан 300гә якын элмә такта тексты килде. Балтач, Югары Ослан, Зәйдән зур ташкын булып алды. Аерым министрлыкларның активлыгы күзәтелде. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы соравы буенча соңгы 2-3 елда 400дән артык текстны тикшереп бирдек.

Оешмаларның биналарында төзелеш-төзекләндерү эшләре үткәрелсә, аларның элмә такталары да алмаштырыла. Билгеле, җаваплырак караган оешмалар ешрак яза, кайберләреннән мөрәҗәгатьләр бик сирәк килә.

- Хаталар еш очрыймы соң?

Күп очракта сүзләрнең тәртибен исәпкә алып бетерә алмыйлар, грамматик хаталар да очрый. Аерым сүзләрнең тәрҗемәләре дөрес бирелми. Номерны белдерә торган очракта буталчыклар китә. Кыскасы, төрле типтагы хаталар әлегә шактый еш очрый. Бик үк шома булмаган урыннар бар, алар җөмлә төзелеше үзенчәлегенә, тел үзенчәлекләренә бәйле. Белгечләр барлык хаталарны туплап, анализлап баралар.

Аерым очракларда зур сәүдә үзәкләреннән, төрле коммерция оешмаларыннан, дәүләтнеке булмаган учреждениеләрдән дә мөрәҗәгатьләр килә, аларның үтенечен дә кире какмыйбыз, ләкин бер шарт белән: текстлар татар теленә тәрҗемә ителгән булырга, безгә ике телдә бирелергә тиеш. Чөнки безнең Институтның зур бер республиканың меңләгән оешмасына тәрҗемә итеп бирү мөмкинлеге юк, безгә эксперт вазифасы йөкләнгән.

Ә түләү тәкъдим итсәләр… Бездә түләүле нигездә эшләү каралмаган. Оешмалар башка җирдә түләп тәрҗемә иттерә алалар.

Институт белгечләре, типик хаталарны анализлап, «Принципы и правила использования татарского языка как государственного языка Республики Татарстан в текстах официальной визуальной информации» дип аталган методик кулланма эшләде. Министрлыклар, оешмаларның тәрҗемәчеләренә ярдәмгә дип, без аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтына (http://www.antat.ru/ru/identichnost-vyvesok.php) урнаштырдык. Методик кулланманы ачып карап, тәрҗемәчеләр еш очрый торган катлаулы очракларны күрә, моннан файдалана алалар.

 

 

- Элмә такталарның хатасыз, ике телдә кулланышын тагын да камилләштерү буенча нинди эш бара? Бүген сез нинди вазгыять күзәтәсез?

Соңгы вакытта министрлыкларның, муниципалитетларның һәрберсендә тәрҗемәче булдыру, үзләренең сайтларында яңалыкларны ике телдә биреп бару, норматив хокукый документларны үзләрендә тәрҗемә итү турында күрсәтмә бирелде. Димәк, район-шәһәрләрдә тәрҗемәчеләр бар икән, элмә такталарның текстлары да үзләрендә тәрҗемә ителергә тиеш. Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча Премьер-министр урынбасары уздыра торган утырышларда бу мәсьәләләр аерым карала. Димәк, акрынлап системаны, механизмны җайга салу эше бара.

- Министрлыкларның сайтларында икетеллелек үтәләме соң? Сез күзәтеп барасызмы?

Министрлык сайтларында ике телдә мәгълүмат булу-булмауны күзәтеп бару безгә йөкләнмәгән, ләкин без Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышларда Юстиция министрлыгы аша бу юнәлештәге эшчәнлекнең аерым контрольдә тотылганын күрәбез.

- Институт тагын нинди юнәлештә эш алып бара?

Республикада истәлек такталары, һәйкәлләр, стеллалар һ.б.га караган язулар юнәлеше бар. Республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан бу эш шактый җитди куелган. Министрлык карары нигезендә урнаштырыла торган барлык истәлек такталары, һәйкәлләрнең татар телендәге текстлары рәсми рәвештә Институт белгечләре аша уза. Институтның култамгасы булмыйча, Мәдәният министрлыгы рөхсәт карарын чыгармый. Бу мәсьәлә дөрес куелган. Һәр министрлыкның эше шушы рәвештә башкарылырга тиеш. Министрлыклар тарафыннан язуларның ике дәүләт телендә эшләнүе буенча таләпләр куелу зарур. Бары шулай гына дәүләт механизмы барлыкка килә ала.

Тагын бер аерым мәсьәлә: Казан Башкарма комитетыннан урам исемнәренең ике телдә язылышына бәйле мөрәҗәгатьләр килеп тора. Аларга без һәрвакыт эксперт рәвешендә ярдәм күрсәтәбез.

«Халык контроле» системасы турында да аерым әйтү кирәктер. Ике телдә дөрес язылыш мәсьәләләре буенча безнең Институт модератор итеп билгеләнгән. Рәсми җавап бирәбез, вариантларын тәкъдим итәбез. 

Узган елдан башлап, Юстиция министрлыгы, килешү нигезендә, норматив-хокукый актларны тәрҗемәгә безгә җибәрә. Әлегә килешү буенча, елына 2 мең бит күләмендә документны татар теленә тәрҗемә итеп бирәбез.

 

 

- Бүген элмә такталар хаталы язылу, икетеллелек кануны үтәлмәү проблемасы көн тәртибеннән төшсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Җитешсезлекләрне ничек хәл итеп була дип уйлыйсыз?

- Бу мәсьәлә белән республика җитәкчелеге генә шөгыльләнү һич дөрес түгел. Район-шәһәрләрнең үзләрендә эчке механизм булырга тиеш. Район газеталары, җәмәгать оешмалары бар… Районнардагы урам исемнәре, элмә такталарының дөрес язылышы белән Казан яки республика Хөкүмәте шөгыльләнеп утырырга тиеш түгел. Әгәр урыннардан, хатаны күрсәтеп, «Халык контроле”нә язалар икән, тагын Казанга, Институтка мөрәҗәгать килә дигән сүз. Район хакимиятенең үзендә җаваплылык булырга тиеш. Әлеге мәсьәләне контрольдә тотучы бармы? Икетеллелек өчен кем җавап бирә? Бүген районнарда да тәрҗемәче ставкасы булырга тиеш дигән мәсьәлә куелды, чөнки аларның сайтлары, хокукый документлары да ике телдә булырга тиеш.

Районнарда яңа оешмалар, спорт корылмалары төзелә, үземнең дә игътибар иткәнем бар, кызганыч, икетеллелек үтәлеп бетми. Яңа бина салдылар яки ремонт булды, ди, тышкы, эчке язулар планлаштырылган вакытта ук икетеллелек мәсьәләсе каралырга тиеш. Аның өчен әлеге оешма шушы язулы тактаны эшләтү буенча заказны башкаруга акча түли. Кем акчасын түләделәр? Дәүләт акчасын түләделәр. Шушы җитәкче бер генә телдә башкара икән бу эшне, Хөкүмәт алардан сорарга тиеш. «Хәзер хаталы язуны салдырасыз, Хөкүмәт акчасын икенче тапкыр куллана алмыйсыз, акчасын табып, фәлән вакытта төзәтегез», - диелергә тиеш. Шушы тәртип керә икән, җаваплы кеше уйланачак. Шуңа күрә, язулы такталар өчен текстлар әзерләнүгә, кемдер аны расларга тиеш. Хәзер утырышларда шушы мәсьәләләр күтәрелә башлады. Дәүләт әлеге механизмны булдырмаган очракта, ул эшләп китә алмый.

 

 

-  Безгә Дәүләт Советы утырышларында булырга туры килә. Закон проектларының татарчага тәрҗемәләрендә су буе катлаулы җөмләләр була. Аны гадирәк тел, кыскарак җөмләләр белән тәрҗемә итеп булмыймы икән?  

- Ул инде калыплашкан. Аның рус телендәгесе дә озын бит. Тәрҗемәчедән торамы икән дигән сорау куеп карарга була, әллә инде ул рәсми стиль белән бәйлеме? Без дә нәкъ шундый законнар тәрҗемә итеп бирәбез. Аерма бармы икән — карарга кирәк. Тәрҗемәчеләрдән генә торамы, әллә башкача язып булмагач, шундый стиль таләп ителәме? Татар телендә шомарып бетмәгән очраклар булырга мөмкин инде ул. 

-  Аны башкача язып була шикелле, ләкин ул хәзер шулай стандарт булып кереп киткән. Катлаулы булырга тиеш дигән стереотип кына түгелме бу? 

- Аның бит әле мәгънәсе дә үзгәрмәскә тиеш, шул ягы бар. Җөмләләрне бүлгәли башлагач, мәгънәсе өзелеп калмыймы — ул бик катлаулы әйбер. Безнең белгечләр хәзер норматив хокукый актлар тәрҗемәсенә тотынды, бәлки, ул мәсьәлә буенча күпмедер вакыттан аерым сөйләшүгә дә чыгып булыр.

-  Эшмәкәрләр урнашкан биналарда кайчак русча, инглизчә генә язулар күрергә туры килә. Татар теленә ничек кызыксыну уятып булыр иде икән? Алар, тәрҗемә кирәк булса, кая мөрәҗәгать итә ала?

- Тәрҗемә белән шөгыльләнә торган оешмалар күп инде. Телләр буенча дәүләт программасында КФУ тарафыннан эшләнелгән «Ашыгыч лингвистик ярдәм» дигән аерым пункт бар. Шул рәвешле тәрҗемәләрне эшләтеп алырга мөмкин. Анда 500 билгегә кадәр бушлай башкарыла дип күрсәтелгән.

 Ләкин башкарылган тәрҗемәнең сыйфатына гарантия булырга тиеш. Бервакыт шундый очрак булды. Свияжск утрау-шәһәре өчен төрле стенд язуларын эшләткәннәр, безгә карап чыгарга җибәрделәр, бәлки, хатаны төртеп күрсәтүче булгандыр. Карыйбыз — кимчелекләр бар. Кайдадыр түләүле тәрҗемә белән шөгыльләнүче оешмадан эшләтеп алганнар. Оешма эш сыйфатына гарантия бирергә тиеш. 

Эшмәкәрләр аңларга тиеш: ике дәүләт теле бар, элмә такталар, барлык язулар ике дәүләт телендә булырга тиешлеге мәҗбүри. Реклама рәвешендә мәгълүматны өстәмә башка телдә дә бирә алалардыр, билгеле. Без әле һаман республикада мәҗбүри рәвештәгеләрен карап чыга алмыйбыз. Аларга күзәтчелек, җәза бирү җитеп бетми.

 Чит төбәктән Татарстанга кемдер килде, аэропортка, вокзалга килеп туктады, ди, бөтен язулар ике дәүләт телендә каршы алырга тиеш. Вокзалның исеменнән башлап, эчендәге язулар, ләкин, әйткәнемчә, аның механизмы салынырга тиеш.

Безнең музейларда, китапханәләрдә һәркайда шундый эш булырга тиеш: экспонатларга аңлатма язуы ике телдәме, татарча сөйләүче экскурсовод бармы… Чаралар уздырыла, мәсәлән, тик алар документлаштыруга барып җитә алмыйлар. Чара уздыргансың икән, димәк, аның язулы котлаулары, программасы булырга тиеш бит инде. Шуны эшләп булмыймы? Була. Таләп кирәк, әкренләп канга сеңәргә тиеш, шулай булырга тиеш дигән төшенчә керергә тиеш. Аны дәүләт кенә эшли ала, өстәмә эш беркемгә кирәкми ул. Ничек итеп шуның механизмын эшләргә? Бу аерым мәсьәлә. Ул чарланырга тиеш.

 

 - Яшел Үзән районының бер авылында Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән йортка хаталы элмә такта элү очрагы булды. Ул вакытта нишләргә? Кем төзәтергә тиеш?

- Һәр территориядә йортларга яки капка-коймаларга истәлек такталары элүнең тәртибе булырга тиеш. Район Башкарма комитетында, җирле үзидарәдә бу мәсьәләгә дөрес якын килү бармы? Булса, барысы да бер тәртиптә эшләнергә, текстлары хаталы булмасын өчен, үзидарә җавап бирергә тиеш. Кеше үзе, үзидарә белән килештермичә дә, бабасы хөрмәтенә язу элеп куярга мөмкиндер. Хаталы булса да элә ала, ләкин аңа хаталарны төзәтергә тәкъдим, киңәш биреп була. Ул законлаштырылган булырга тиеш.

 Фотографыбыз да сүзгә кушылды.

- «Мөхәммәдия”дә татарча укыталар, татар телендә китаплар бастыралар, сез ул китапларны редакцияләмисезме? Анда шундый катлаулы, аңлаешсыз сүзләр була. Хатыным шунда укый, тик бөтен сүзләрне аңламагач, имтиханны да татарча бирә алмый…

-  Аерым оешмаларның дин белән бәйле китаплар буенча безнең хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итү очраклары була. Эксперт рәвешендә галимнәр үз фикерләрен әйтә. Мәдрәсәләр китапларны үзләре дә бастырып чыгара. Мөрәҗәгать итсәләр, фикерләрне җиткерәбез, исәпкә алу-алмау алар карамагында кала. 

Килешәм, мәдрәсәләрдә тәрҗемә ителгән китапларда сыйфат мәсьәләсе бар. Дини тематика, гарәп-фарсы алынмалары кулланышына бәйле рәвештә бу шактый катлаулы эш, шунлыктан ул әзерлекле белгечләр булуны, киңәш-табыш итүне, фәнни оешмалар дөньяга чыгарган хезмәтләрдән файдалануны сорый.

-  Сезнең фикерегезчә, татар теле һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча республикада кабул ителгән чаралар җитәрлекме?

 Югарыда телгә алынган Хөкүмәт карарының үтәлеше, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиев җитәкчелегендәге комиссия эшенең активлашуы һәм ай саен үткәрелә торган утырышларда контрольдә тотуның яңадан-яңа ысуллары барлыкка килү, Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган эш тәртибе, аерым шәһәр-районнарда администрация тарафыннан куелган таләпләр, безнең Институтның әлеге юнәлештә эксперт ролен башкаруы эшнең шактый эзлекле рәвештә алга баруын, тиешле механизмнарның формалашып килүен күрсәтә. Моның өчен министрлыкларның, районнарның штатларында тәрҗемәчеләр булуы да бик мөһим. Тәрҗемәчеләр белән эшләү, методик ярдәм күрсәтү — безнең вазифа. Бу эшне алга таба да көчәйтү җаваплылыкны арттыруга китерер дип уйлыйм. 

Әлеге мәсьәләнең матбугат органнарының күз уңыннан китмәве исә яңа бер баскычка күтәрелергә этәргеч булыр, чөнки газета-журналлар, радио-телевидение аша эшләү — мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүнең үтемле юлы. Шунлыктан нәтиҗәлелек, һичшиксез, вакытлы матбугат басмаларының актив эшенә дә турыдан-туры бәйле.

 

Гөлнар Гарифуллина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: