Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Элмә такталардагы хаталарны күрәсезме?

Күрсәгез, бәйгедә катнаша аласыз. Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Халык контроле” белән берлектә иң күп хата табучыларны ачыклап, кыйммәтле бүләкләр тапшырачак.

Бу татар телен кулланышка кертү, хатасыз язу максатыннан башкарылган эшләрнең тагын берсе булачак. Филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин әйтүенчә, тел саклауның төрле ысуллары эзләнелә.
– Телне саклау, икетеллекне үстерү мәсьәләсенә бәйле төрле еллар булды. Активлашып та, сүлпәнләнеп киткән чорлар да. Соңгы вакытта катлаулы яклары белән бергә, республикада телләр мәсьәләсен хәл итүнең яңа юлларын эзләнү бара. Быелгысы елны туган тел, халыклар бердәмлеге елы итеп билгеләү дә, телне саклауга  яңача якын килү турында сөйли. Беләбез – тел сәясәтенең аеруча җитди булып торган яклары бар. Бу телнең гамәли кулланылышы аша телне актив яшәтү, язма мәгълүматны элмә такталар аша тиешле дәрәҗәдә халыкка җиткерү тора, – диде ул.

Кагыйдә буларак, төрле элмә такталарындагы язулар комиссияләр аша үткәннән соң, тиешле куллар куелганнан соң гына рөхсәт ителә. Бу күбрәк дәүләти, муниципаль оешмалардагы язуларга кагыла. Алардагы текстлар татарча да, русча да бердәй һәм хатасыз язылырга тиешлекне дә беләбез. Тик нигәдер ул кануннар бер дә үтәлми. Соңгы вакыттагы авыл атамаларын, елга-сулыклар исемнәрен бозып, әллә никадәр хата ясадылар. Игътибар итсәгез, төрле кибет-оешма, офислар урнашкан биналарга да мең дә бер хата белән затлы элмә тактасы элеп куялар. Ул язулар кырыеннан үз телен камил белгән, мәктәптә укыганда ук дөрес язарга өйрәнгән кеше борчылмыйча, уфтанмыйча гына узып китә алмый шул. Оештыручылар исә андый актив кешеләрне күп булыр дип көтә.

Бәйгегә килгәндә, шундый хаталы элмә такталарын табып, “Халык контроле”нә җибәрергә кирәк. Моның өчен анда теркәлү үтү кирәк булачак. Тапкан хаталарны фотога төшерергә һәм аларның тәгаен адресларын күрсәтү дә мөһим. Ул нинди урамда урнашкан, кайсы оешмаган карый – боларны оештыручылар ачыклабрак язуны үтенә. Бәйге 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Оештыручыларның берсе Рифат Мирхаев әйтүенчә, оешмалар ул хаталарны төзәткәннән соң гына, теге  яки бу оешма контрольдән алыначак.  Әгәр дә интернетта теркәлү мөмкинлеге булмаса, табылган хаталарны институтка хат белән дә юлларга мөмкин. Гомумән, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ел дәвамында шундый 6 мең мөрәҗәгать алган, аларны хәл итү өчен эш алып барган. “Хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр дә бар. Кайчак безнең уставта  шулай киткән диләр”, – ди оештыручылар.

Дәүләт һәм муниципаль районнарда бу эш буенча төп җаваплылык тәрҗемәчеләр җилкәсендә дип белдерделәр. Моннан тыш төрле рекламага бәйле күп кенә элмә такталарындагы хаталар белән очрашабыз. Дөресен генә әйткәндә, рус телендәге текстларда да җитәрлек алар. Бу беркадәр наданлыкка да ишарә инде. Кайчак гап-гади элмә тактакны укып та, берәр татарча телне белгән кешегә укытсалар, мондый хаталар ясамаслар иде дип уйлап куясың. Бәлки киләчәктә админстратив штрафларны көчәйтергә, шул ук терминология комиссиясенең эшен яңартырга вакыттыр. Яңа сүзләр ясалу, бер атаманың тәңгәлләген туры китерү мәсьәләсендә дә көлкеле язулар

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев