Мәдәни җомга

Электросамокатта булсаң да, онытма: син – җәяүле!

Быел шәһәр урамнарында бигрәк тә күбәйде бу электр самокатлары. Ни дисәң дә, уңайлы транспорт төре. Машина бәясе түгел, аның каравы автомобильдән ким йөрми. Кайберләре сәгатенә 60 чакрымга кадәр тизлек җыярга сәләтле.

Документың булмаса – 30 мең сум 
Тукталыш тирәләрендә җыелып торган сары самокатларны күреп гаҗәпләнә идем. Баксаң, шәһәрдә кикшеринг хезмәте эшли башлаган икән бит. Ягъни самокатларны махсус кушымта аша арендага алырга була. Бу хезмәтне үзебез дә сынап карарга булдык, самокатта йөреп кайттык. 

Кикшеринг шәһәрдә чат саен. Самокат эзләп ерак барасы булмады, безнең редакция тирәсендә дә берничә җирдә алырга була аны. Моның өчен башта телефонга кикшеринг компанияләренең кушымтасын урнаштырырга кирәк. Аннан соң теркәлү узып, банк картасын беркетәсең. Бу төр транспортны мобиль кушымта аша алырга туры килгәнгә, телефонның сүнмәве һәм интернетка тоташкан булуы шарт. Самокатларларда QR-кодлар урнаштырылган. Кушымта аша электросамокатларны “йозактан ычкындырганнан соң” рәхәтләнеп йөрергә була. Иң башта транспортның төзеклеген, зарядкасын тикшерергә онытмагыз. Йөреп туйгач, электросамокатны кайда калдырырга кирәклеге шулай ук кушымта аша күренәчәк. Дөрес, зарядкасы бетеп туктап калган электросамокатларны кайда туры килә шунда ташлап калдыралар. Акча, йөргән вакытка карап, банк картасыннан түләнә, бер минуты якынча 4 сумнарга төшә, диделәр бу хезмәтне сынап караучылар. 

Редакция янында бу транспорт төрен прокатка алырга да мөмкин. Моның өчен паспорт, йә машина йөртү таныклыгы кирәк. Документлар булмаса, бер электросамокат бәясе күләмендә– 30 мең сум залог калдырасың. Сүз уңаеннан, биредә кулланылган электросамокатларны бик арзан бәягә сатып алырга да була. Ярты сәгать самокатта җилдерү 200 сум. Кикшерингтан аермалы буларак, монда техниканың тоткычларын антисептик белән йогышсызландыралар, коронавирусны кисәтү максатында бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Икенче таләп – электросамокатны кире урынына кайтарып кую. Әлеге транспорт төрен берничә тәүлеккә алырга да була. 

Дөрес калдырмасаң – штраф 
Электросамокат йөртү машина рулен әйләндерү генә түгел. Бер аяк белән этенеп киткәннән соң, транспорт минималь тизлекне ала. Тизлекне арттырасың килсә, акселератор рычагына акрын гына басасың. Борылганда руль белән идарә итәсең. Тормозга каты басарга ярамый, кисәк туктап, атылып китүең бар. Самокатта барганда гәүдәңне төз тотарга, тигезлекне сакларга кирәк. 
 – Беренче тапкыр электросамокатка баскан кешегә барысын да өйрәтәбез, техникабыз нык, тизлек җыйганда да курыкмый барырга була. Быел клиентлар бик күп, кеше электросамокатларның уңайлы, экологик яктан чиста икәнен аңлады. Эшкә дә аның белән йөрүчеләр бар. Ул сәгатенә 30 чакрым тизлекне җыя ала. Үзәктә эшләүчеләргә бигрәк тә уңайлы. Парковка урыны эзләргә кирәкми. Җилләнеп, физик көч таләп итмичә, теләгән җиреңә барасың. Әмма, электросамокатта йөргәндә, беренче чиратта, үзеңнең җәяүле икәнеңне онытмаска кирәк. Җәяүле кичүе аша чыкканда самокаттан төшәргә, машина юлына чыкмаска киңәш ителә. Һәр кеше үз гомере өчен үзе җавап бирә, – ди прокат үзәге хезмәткәре Анна Рахманкулова. 

Самокатта берничә көн чыгарга талпынып йөрдем, әле салкын, әле яңгыр. Юештә электр белән эшли торган транспортта йөрү куркынычсыздыр дигән уй тынгы бирмәде. Баксаң, җитештерүчеләр моны кайгыртканнар. Самокатларның күбесе дым үткәрми торган итеп эшләнгән. Шулай да коеп яуган яңгыр астында самокатта йөрмәвең хәерлерәк. 

Электросамокат, сигвей, гироскутер – болар берсе дә закон нигезендә рәсми транспорт чарасы булып исәпләнми. Шуңа да алар катнашындагы аварияләр дә юл һәлакәте булып саналмый. Ләкин электросамокатларда бигрәк тә зур тизлек белән йөрүчеләр машиналарга, җәяүлеләргә куркыныч тудыра. Өстәвенә, кикшеринглар барлыкка килгәннән соң, юл уртасында калдырылган самокатлар да транспорт хәрәкәтенә комачаулый.

Бу тәртип бозуларны кисәтү максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рейдлар уздыра башлады. Дөрес куелмаган самокатлар өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. ЮХИДИ идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Рамил Хәкимов әйтүенчә, электросамокатларны күпләр тротуарларда калдыра. Юлда йөрү кагыйдәләренең 1.5 пунктын бозган өчен административ хокук бозулар турындагы 12.33нче маддә буенча гражданнарга 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр штраф каралган. Җаваплы кешеләргә штраф 25 мең, юридик затларга 300 меңне тәшкил итә. 

Сүз дә юк, кикшеринглар туристлар өчен дә уңайлы. Тиз, арзан, әмма самокатлардан зыян күрүчеләр дә җитәрлек. Транспорт министрлыгы электр гаджетларын кулланучыларны юл хәрәкәтендә катнашучыларның аерым бер төре дип атарга дигән тәкъдим җиткергән. Электсамокатларында йөрүчеләр өчен аерым кагыйдәләр чыгару, юл билгеләре кую турында да сүз алып барыла. 

уңай яклары:
бензин кирәк түгел
парковка урыны эзлисе юк 
теләсә кем йөртергә өйрәнә ала 
юлда йөрү очсызракка төшә
бөкедә утырасы юк 
сатып алу кирәк түгел, самокатны кикшерингтан да алырга була. 
эсседә саф һавада җилләнеп барасың 

тискәре яклары:
куркыныч булырга мөмкин
саксыз йөрткәндә имгәнү куркынычы бар
яңгырлы, карлы һава торышында уңайсыз
көче бетсә, зарядкага куярга кирәк 
бер электросамокатта күп булса, ике генә кеше басып бара ала.

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: