Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ел башыннан сукбай этләрне аулау буенча кайнар линиягә 349 гариза килгән

«Зооцентр» приютыннан 10 этне казанлылар өйләренә алып киткән.

Ел башыннан Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының кайнар линиясенә сукбай этләрне аулау буенча 349 гариза килгән. «Зооцентр» приюты хезмәткәрләре шәһәр урамнарында 137 сукбай этне тоткан.

 

Кайнар линия узган елның июлендә эшли башлаган, бу вакыт эчендә халыктан 3244 гариза килгән, дип хәбәр иттеләр ТКХ комитетында. Кайнар линия эшләвен дәвам итә, сукбай хайваннар турында +7(843) 222-04-44 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Шәһәрлеләр үзләренә дә «Зооцентр»дан дүрт аяклы дуслар ала ала, дип искәртте приют директоры Рөстәм Нуруллин. Аның сүзләренә караганда, быел казанлылар өйләренә инде 10 этне алып киткән.

2021 елда «Зооцентр»дан 406 эт шәһәр халкы ярдәме белән гаиләле булган. Бер этне Яңа ел бәйрәмнәре вакытында килеп алганнар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев