Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Экраннарда – халык хәсрәте 

Казаныбызда унбишенче тапкыр халыкара мөселман кино фестивале узды.

Аны ачу һәм ябу тантаналарында кызыл келәмнән узу оештырылды. Татарстаннан җәмгысе 38 фильм тәкъдим ителгән. Шуларның унбише бәйгегә узган, калганнары «Милли бәйге» кысаларында аерым бәяләнде. Күпләргә фестивальнең гадәтләнгәнчә сентябрь башында түгел, апрельдә уздырылуы гаҗәп тоелгандыр. Әмма ул «Россия – Ислам дөньясы» икътисади саммитына туры китереп, язга махсус күчерелде. Фестивальне саммит кунаклары да күрде, әмма шул ук вакытта фестиваль көз башында кино карарга күнеккән байтак тамашачысын югалтты да. 


Юбилей фестивальне быел тагын да колачлырак үткәрделәр, Кремльдә 15 еллыкка күргәзмә ачылды, беренче тапкыр киносценарийлар бәйгесе үткәрелде, анда безнең Әмир Галиәсгаров җиңде. Ул Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре буенча «Сафа һәм Саҗидә» исемле тулы метражлы фильмын төшерү өчен 500 мең сумлык сертификатка ия булды. Тагын төрле илләр белән хезмәттәшлек турында җиде килешү, Россия һәм чит ил кино уку йортлары арасында килешүләр төзелде. 

Юбилей елы булгач, чит ил киноларының уңышы нәрсәдә һәм татар киносына нәрсә җитми, дигән сорау тирәсендә фикер йөртеп, үзенә күрә нәтиҗә ясау кирәктер. Ә бу сорауга җавапны быелгы җиңүчеләр үрнәгендә дә эзләп була. Соңгы 25-30 елда Иран киносы нык алга китте. Бу юлы да иранлылар кино сөючеләрне сөендерде. «Фәридәне табарга» документаль фильмы (режиссерлары Азаде Моссави, Куруш Атаи) сәнгатьтәге гуманизм өчен 500 мең сум белән бүләкләнде. Аның героинясы – алты айлык чагында ташланган һәм Голландиядә кайгы-хәсрәт күрми үскән 43 яшьлек Фәридә – чын ата-анасын табу нияте белән беренче тапкыр Иранга кайта. Берьюлы өч гаилә белән таныша. Һәркайсы моннан күп еллар элек кыз баласыннан мәхрүм булган. Һәр гаилә баласын табарга өметләнә. Чынлыкта, бу документаль фильм – кешенең үз-үзен табарга омтылуы, илдәге хәерчелек, хатын-кызның авыр хәле турында. Өч гаилә дә кыз-балаларын нигездә акча җитмәү аркасында югалткан бит. Иран режиссерлары бәгырьләрен телгән проблеманы дөньяга чыгарудан курыкмаган. 

«Үткәнгә кайту» документаль фильмында да берсе – үз ата-анасы белән хәерчелектә вә авыр хезмәттә, икенчесе бай илдә җитеш тормышта үскән ике игезәк кыз язмышы аша Иран режиссеры Мәһди Газафари үзеңнең кемлегеңне, тамырларыңны белү бәхетме, түгелме, дигән фәлсәфи сорауга җавап эзләгән. «Сугыш тынганнан соң 30 ел үтеп китсә дә, аның кайтавазы җимерек язмышлы кешеләр тормышында әле бүген дә ишетелә, шуңа бу фильм­ны төшерергә алындык», – дип аңлатты режиссеры М.Газафари. 

«Алмашу» Иран документаль фильмы илнең төнь­як-көнчыгышында яшәүче төркмәннәрнең тормышыннан алып төшерелгән. Анда әле һаман да ризалык сорамый-нитми алты-җиде яшьлек балаларны ярәшәләр, ди. Фильм­ның герое Ализәрне дә шулай өйләндергәннәр. Ул гына да түгел, ике гаилә бала алмашкан – Ализәрнең апасын биргән өчен, шул гаиләдән Ализәргә хатын алганнар. Бу гадәткә каршы чыгып, үз-үзләрен яндыручылар да бар икән. Иске гореф-гадәтләрдән качып та котылмакчы булалар. Качып китеп сөйгән ярлары белән кавышкан 70-80 гаиләдән торган авыллар барлыкка килгән. Ализәр исә утыз яшенә кадәр сөймәгән хатынына түзә, аннары аны аерып җибәреп, яңадан өйләнергә үзендә көч таба. Күренә ки, фильмның режиссеры Реза Голами Мотлаг наданлыкка, кеше язмышларын җимергән, меңләгән кешенең бәхетенә киртә булган иске йолаларга каршы чыккан. 

«Чәчләр» Иран фильмы героинясы шулай ук кешеләрнең үсешен чикләгән догмалардан җәфа чигә. Бу телсез кыз каратэ белән шөгыльләнә һәм Германия­гә дөнь­я чемпионатына барырга әзерләнә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган телсез кыз өчен чит илгә чыгуның нинди зур әһәмияткә ия булганын чамалавы авыр түгел. Әмма көрәш вакытында пәрәнҗәне салып торыр­га кирәк булачак бит. Спортчы кызлар бу четерекле хәлдән чыгу өчен төрле юллар эзли, көрәш өчен дә уңайлы булган, Иран халкының дини-милли традицияләренә дә каршы килмәгән киемнәр таба. Әмма хакимият кызларны чыгарырга барыбер каршы. Бу гаделсезлеккә теле белән әйтеп каршы чыга алмаган бичара кыз ачу белән чәчен кыркып ташлый. Режиссер Мәхмүт Гаффаринең кеше үсешен тоткарлаган дини-милли догмаларга җан ачысы белән каршы чыкканы күренә. 

Фестивальдә иң шәп документаль фильм төрендә бүләккә лаек булган «Кадерлем» Иран фильмында да (режиссер Ясер Таләби) аерым кеше язмышы аша илдәге гадәтләр, вәзгыять күренә. 80 яшьлек әби ике-өч дистә баш сыердан торган көтүне берүзе көтә. 9 яшеннән әтисез калып, 14 яшендә 30 яшьлек көтүче иргә чыккач аннан 11 бала табып үстергәнгә һәм картаймыш көнендә аяксызланган ирен караганга күрә, әбекәй эштән курыкмый. 11 баласы янына шәһәргә күченергә теләмәвенең сәбәбе бер генә – сыерларын ташлыйсы килмәү. «Сыерларым аңлаган кебек, мине бер адәм баласы да аңламады», дип үз тормышын бер җөмлә белән әйтеп бирә бичара әби... 

Режиссер Соль де Карвальның Мозамбик тормышыннан төшерелгән «Мабата Бата» фильмы битараф калдыр­мады. Аның герое яшүсмер Азария яшьтәшләре белән мәктәпкә йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм, чөнки аңа көтүче вазифасы йөкләнгән. Әмма бер көнне көтүдәге иң симез, иң гаярь Мабата Бата исемле үгез гражданнар сугышыннан калган минага юлыга. Азариянең өйдән качып китүдән башка чарасы калмый. Гади генә көтү түгел бит бу, калым өчен үстерелгән үгезләр. Гаиләсе яшүсмерне өйгә кайтырга юмалый. Азария мәктәпкә йөрү шарты белән үтенечләренә күнә. Әмма аңа яшьтәшләре кебек хәреф өйрәнергә барыбер насыйп булмый, кайтып җиттем дигәндә, Азария шулай ук минага басып һәлак була. Мозамбик режиссерының сугышларга каршы чыгуы, аң-белемне алга сөрүе аңлашыладыр. Бу фильм «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы» өчен 300 мең сум белән бүләкләнде. 

Ә кайбер кино төшерүчеләр авырлыкларны үз җилкәсендә татыган, шуңа күрә аларның кинолары бүтәннәрнекенә караганда да тәэсирлерәк. Режиссер Хәдичә Әл-Сәлами, мәсәлән, шундыйлардан. Ул Йәмәндә туып-үскән. 11 яшендә кызны үзеннән 20 яшькә олырак кешегә кияүгә бирәләр. Әмма Хәдичә иске гадәтләркә каршы күтәрелә һәм ирен ташлап китә. 16 яшендә грант отып АКШта уку мөмкинлегенә ия була. Америкада, аннары 10 ел Франциядә яшәгәннән соң, режиссер, продюсер булып җитешә. Хәдичә – 25 тән артык документаль фильм авторы. Барысында да Йәмәннең гадәтләре, халкы турында сөйли, кыз балаларның авыр хәлен фаш итә. Хәдичә фестивальгә «Йәмән: репортерлар – сугыш балалары» тулы метражлы документаль фильмын алып килгән. Анда сугыш темасы балалар аша ачыла. Фильмда, бернигә дә карамастан, Йәмән халкының яшәргә омтылышы якты буяулар белән тасвирланган. Хәдичә ханымның бу фильмын фестивальнең жюрие дә билгеләп үтте. 

Таҗикстаннан Мөхетдин Мозаффар «Кысынкылык» исемле тулы метражлы нәфис фильмында шулай ук үз башыннан кичкәннәрне төшергән. «Таҗикстанның ирләре күпләп Россиягә китеп эшли һәм яртысы кире әйләнеп кайтмый. Фильм минем балачагым турында», – дип әйтеп куйды режиссер. Аның герое Армонның әтисе дә читтә акча эшли. Куркыныч нәрсә юк кебек. Әмма 10 яше белән барса да, Армонны әле һаман сөннәткә утыртмаганнар, ялгызы калган бичара ана сөннәт туе уздырырга акча җиткерә алмый, хатын да, улы да тилмереп гаилә башлыгын көтә. Көтү исә икеләтә авыр, чөнки кечкенә генә авылда яшьтәшләре, сөннәткә утыртылмаганы өчен, Армоннан көлергә генә тора. Әмма Армон сер бирми, үзе эшләп акча җыя. Фильм дәвамында баланың авырлыклар аша җитлегүе, егеткә әверелүе күрсәтелә. Сөннәт туе исә нур өстенә нур була. «Кысынкылык» – таҗик халкы гореф-гадәтләре турында бөтен гаилә белән җые­лышып карау өчен бер дигән матур, якты рухлы фильм. Һәм ул иң шәп сценарий өчен бүләккә лаек булды. 

Йәмәннең тагын бер режиссеры Гамр Гамәл «Туйга ун көн кала» исемле мәзәк тә, кызганыч та нәфис фильм төшергән. Анда 2015 елгы сугыштан соң шактый зыян күргән Аден шәһәрендә ике гашыйкның туй үткәреп кавыша алмыйча интегүләре күрсәтелә. Мәзәк хәлләр аркылы хәерчелек, эшсезлек кебек җитди проблемалар ачыла. Без татар киносын булдыру өчен акча, заманча җиһазландырылган кыйм­мәтле студияләр кирәк, дияргә яратабыз. Гамр Гамәл үзенең фильмын, туйлар үткәрелә торган залны арендага алып, 30 көн эчендә төшергән. Билгеле ки, бюджеты да зур түгел. Фильмны төшергәндә әле ут сүнеп, әле актерлар белән телефоннан элемтәгә чыга алмыйча интеккәннәр. Кино әзер булгач, үзләрендә күрсәтү ниятеннән кинотеатр эзләп киткәннәр, әмма сугыш вакытында бөтен кинотеатрлар җимерелеп беткән, ди. Кино бар, кинотеатр юк икән... Бернигә дә карамастан, «Туйга ун көн кала» бер дигән моңсу комедия булып чыккан. 

Моннан тыш казах режиссеры Берик Жахановның гомере буе агачтан үз куллары белән бишек­ләр ясау­чы 47 яшьлек Әбдуманат турындагы фильмы күңелгә хуш килде. Кыргыз режиссеры Айзуура Иманалиеваның элек-электән килгән ау этләрен үрчетү традициясе турында «Кумайык» фильмы да матур тәэсирләр калдырды. 

Күренгәнчә, бер иш фильмнарда кеше язмышларын җимергән сугышларга ләгънәт укыйлар (Иран, Йәмән, Мозамбик), адәм баласын бәхеттән мәхрүм иткән иске гадәтләргә каршы күтәреләләр (Иран), ә кайберләрендә, киресенчә, элек-электән килгән матур гореф-гадәтләрне зурлыйлар (Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан). Һәркайсында милли мәдәниятне яхшы белү, гореф-гадәтләргә фәлсәфи күзлектән карарга омтылу, проб­лемаларны яктыртуда кыюлык ярылып ята. 

Ә хәзер үзебезнең фильмнарны күздән кичерик. Дөресен генә әйткәндә, 38 милли фильм арасында азмы-күпме хәтердә калганнары һәм телгә алып сөйләрлекләре бер дистәгә дә җыелмый. Ни кызганыч, аларда да режиссерлар татар халкының асылын, хис-кичерешләрен, бүгенге халәтен фестиваль кунакларының игътибарын җәлеп итәрлек дәрәҗәдә кызыклы, гыйбрәтле, курыкмыйча дөрес итеп чагылдыра алмаган. Уртак җитешсезлекләре режиссерларының милли тормышны бөтенләй белмәвендә яисә начар белүендә күренә. 

Бу сыйфат күптән түген Россия буйлап прокатка чыккан «Су анасы» фильмында бигрәк тә ачык күзәтелә. Хәер, режиссер Алексей Барыкинның сюжет корудагы осталыгын, балалар өчен фильм иҗат итүгә йөз тотуын, күренекле мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның мирасын халыкка таныту омтылышын, аз гына акчага нәфис фильм төшерү кыюлыгын, тәвәккәллеген билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Ни генә дисәләр дә, Россия буенча прокатка чыккан беренче Татарстан фильмы ич ул. Россиядән тыш, Казахстан, Вьетнамда күрсәтелде. Кытай, Һиндстан «Су анасы» фильмын самолетларда күрсәтү хокукын сатып алды. Күптән түгел «Су анасы» цифрлы прокатка чыкты. Һәм Барыкинны иң сөендергәне, өч миллионлык бюджетын аклады. Аз акчага кино төшерү авыр булса да, башкарып чыкмастай эш түгел, дигән сүз бу. Һәм читтән караганда, «Су анасы» начар фильм да түгел. Әмма иң аянычы шул, милли тормышны белмәве нәтиҗәсендә, режиссер үзе дә аңламастан татар фольклорын бозып күрсәтүе белән милли сәнгатебезгә зыян салган. Халык иҗатын әйбәт белсә, кешенең табигать белән бергәлеген, Шүрәле, Су аналары да табигатьнең бер чагылышы икәнен онытмаса, балаларның өннәрен ала торган куркыныч фильм төшерер идемени? Олуг рәссамыбыз Бакый Урманче иҗатындагы шаян, шук, мәзәк Шүрәлеләрне, кылкаләм остасы Фәйзрахман Әминовның табигать күренешләреннән аерып булмаган һәм лирик рухта тас­вирланган шүрәле, су ияләрен балачагыннан күреп үссә, Су анасын Голливуд ужастикларындагы хәшәрәтләр белән бер тиң куркыныч, җан өшеткеч итеп күрсәтмәгән булыр иде, мөгаен. Шүрәле – урман сарыгы түгел, урман иясе, су ияләре – чәчләрен тараудан башканы белмәгән чытлыклар түгел, аналар балаларын саклаган кебек, җир йөзендәге сулыкларга күз-колак булучылар. Бу фәлсәфә Су анасы турындагы фильмның умыртка сөяге булырга тиеш иде. Анда исә янгыннан соң анда-санда казыклар торып калган кебек, махсус эффектлар гына тырпаешып тора. Олуг Тукаебыз иҗаты аша күңелләргә уелган Су анасын Голливудның блокбастерларындагы хәшәрәтләр кыяфәтендә күрү бигрәк тә аяныч. 

Бернинди бүләккә ия булмаса да, Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» фильмын телгә алмыйча мөмкин түгел. Анда галимнәр Айдар Юзеев, Искәндәр Гыйләҗев, Тәүфыйк Ибраһим, Мәскәүдәге «Мәрҗани фонды» җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов зур галим, җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы, үз заманына күрә алдынгы карашлары турында бәян итә. Әмма утыз хезмәтенең ник берсе булса да телгә алынсын. Шуңа өстәп, Шиһаб хәзрәт турындагы кадрларның Рәдиф Кашапов һәм аның төркеме башкаруындагы альтернатив музыка турында кадрлар белән аралаштырылуы исеме бөек Тукаебыз белән бер дәрәҗәдә йөргән олуг галимнең дәрәҗәсен төшерә, хәтта рухын мыскыл итә. Милләтнең мәдәни, иҗтимагый дәрәҗәсен күтәрү, иманын яңарту өчен тарихчы, этнограф, мөгаллим, дин эшлеклесе, фәлсәфәче буларак бәһасез хезмәт куйган хәзрәтебезне чит-ятларга иярүгә йөз тоткан, нигезе булмаган, бер көнлек альтернатив музыка башкаручылар белән бер тиң күрә икән, режиссер Ш.Мәрҗанинең бөеклеген аңламаган, фильмдагы сөйләнгәннәр коры сүз генә булып калган, димәк. Фильм лирик геройның велосипедта Мәрҗани белән бәйле истәлекле урыннар буйлап сәяхәте рәвешендә төшерелгән. Һәм ни аяныч, эчтәлеге дә тирән сөрмичә, велосипедта сәйран кылып йөрү белән бер дәрәҗәдә сай, томанлы булып күренә. 

Фестивальдә татар халкының җыр мәдәниятенә багышланган ике фильм күрсәтелде. Җыр сөюче тамашачылар Рузалия Зәкиеваның «Вафирә» фильмын да, Илшат Рәхимбайның Гөлзадә Сафиуллина турындагы «Катлау­лы бизәг»ен дә җылы каршы алды. «Катлаулы бизәк» фестивальдә иң шәп милли фильм төрендә җиңеп, режиссеры 200 мең сум бүләккә ия булды. Әмма кино төшерүчеләрнең, ниһаять, бай җыр сәнгатебезгә игътибар юнәлтүләрен күрү сөендерсә дә, фильмнарның берсе дә өметне акламады. Чөнки татар җыры милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә аерым җырчылар турындагы фильм­нарда да милләтнең тарихы, аның шатлыклары, хәсрәтләре белән бәйләнешне көтәсең, төрки далада яуга чапкан атларның тояк тавышларын, ауга чыккан ханнарның сөрән авазларын, илбасарларга каршы торган казаннарның чаң сугуларын ишетергә телисең. Бигрәк тә милләт дип өзгәләнеп яшәгән Вафирә апалар турындагы фильмнарда тарих белән бәйләнеш – умырт­ка сөяге кебек бик мөһим. Ни кызганыч, ике режиссерның берсе дә героиняларны милләт җырчылары дәрәҗәсенә күтәрә алмаган. Гөлзадә Сафиуллина гаиләсе өчен ризык әзерләүче, буш вакытта парашюттан сикерүче, җырга гашыйк гап-гади хатын-кыз булып калган. Кырымны шаулаткан «Сөембикә варислары» фестивальләреннән тирән эчтәлекле күренешләр, М.Җәлил театрында шыгрым тулы залларда үткән чын татар концертларыннан кадр­лар, тамашачыларның аягүрә басып алкышлаулары, милли тарихыбыз турындагы җырларга кушылып җырлаулары кая соң? Рузалия Зәкиеваның Вафирә Гыйззәтуллина турындагы фильмы хислерәк тоелса да, шулай ук тиешле югарылыкка күтәрелә алмаган. Кызганыч ки, Вафирә апабыз белән озак еллар бергә иҗат итеп, җырчыны әйбәт белсә дә, Рузалия ханымга 1990 еллардагы митингларда ялкынлы чыгыш­ларын кулланырга кыюлыгы җитмәгән...

Җырчыларны югары дәрәҗәдә сурәтләргә осталык җитмәсә, Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмының герое үзе үк шик тудыра. Дөрес, бу нәфис фильм Казан мэры Илсур Метшинның махсус бүләгенә лаек булды һәм оператор Юрий Данилов эше юңай бәяләнде. Әмма хәтта бүләкләр дә «Байгал»га дан өстәми, татарда әшнәлек көчле булуын гына күрсәтә. Фильмның продюсеры фестивальне оештыручы Миләүшә Айтуганова бит... Дөрес, бөек Идел елгасының матур манзаралар аша лирик рухта тасвирланышын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Әмма төп герой теләкләрне үтәүче Байгал балыгына ышанып гомерен заяга уздырган Галимҗан казах фильмындагы бишек ясаучы Әбдуманатның, 10 яшендә үк егет булган таҗик баласы Армонның, үз илендә хатын-кыз хокуклары өчен көрәшүче режиссер Хәдичә Әл-Сәламинең, дөнья чемпионатында ил данын яклар өчен ярсып чәчләрен кырган телсез Иран кызының кискән тырнагына да тормый ич. Шушымы татарның милли герое? Байгал дип селәгәй агызучы, үзенең кулыннан бер эш килмәгән бер боламык ир милләтебезнең кыйб­ласы булып калдымы?!..

Күренгәнчә, милли кино булсын өчен акча, заманча студия­ләрдән дә бигрәк, аң-белем, милли горурлык, кыюлык җитенкерәми. Юкса унбиш ел буена, гарьләнеп булса да, шул ук иранлыларга, менә без татарлар, дип горурланып күрсәтерлек берәр фильм төшергән булыр идек...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X