Мәдәни җомга

Дәүләт мәктәп укучыларына тагын пособие бирә?

Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен яңа, еллык түләүләр барлыкка килергә мөмкин.

Бу яңалыкны Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет рәисе Ярослав Нилов тәкъдим иткән.

Пособие күләме һәр укучыга 10 мең сум булырга һәм ел саен февраль аенда индексакцияләнергә тиеш. “Мәктәп кирәк-яраклары бәясе елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә пандемия аркасында бөтенләй эшсез калучылар яки хезмәт хаклары азайган кешеләр күп”, - дип аңлаткан Нилов.

Депутат исәпләве буенча, баланы беренче сыйныфка әзерләү 20 мең сумга төшәргә мөмкин. Түләүләр федераль бюджеттан булачак. Акчаны алу өчен Россия гражданнары Күпфункцияле үзәккә яки Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш була.

Закон Дәүләт Думасында каралганнан соң, 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер, дип планлаштырыла.

 

"Шәһри Казан"
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: