Мәдәни җомга

ДИН ДӘ, МИЛЛӘТ ТӘ МӨҺИМ

Казанда "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы булып узды. Быел бу чарага Россиянең 63 төбәгеннән 900дән артык делегат чакырылган иде. Форумда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул "Россия - ислам дөньясы" стратегик төркемен җитәкли. Бу вазифага ул РФ Президенты В.Путин тарафыннан билгеләп...

Казанда "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы булып узды. Быел бу чарага Россиянең 63 төбәгеннән 900дән артык делегат чакырылган иде.

Форумда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул "Россия - ислам дөньясы" стратегик төркемен җитәкли. Бу вазифага ул РФ Президенты В.Путин тарафыннан билгеләп куелды. Әлеге форумда яңгыраган фикерләр, кабул ителгән документлар нәкъ менә әлеге төркем эшчәнлеге өчен кирәк булачак.

Татар дин әһелләренең очрашып, милләтебезгә кагылышлы мәсьәләләрне тикшереп торуы гаять мөһим. Мәгълүм булганча, Россия хөкүмәте "Русский мир" концепциясен тормышка ашыра башлады. Идеянең нигезендә рус халкының милли үзенчәлеген саклап калу ята. Бу яссылыкта икенче төп халык - татарларның югалып калу ихтималы бик зур. Моны булдырмау өчен татарларның үзләренә дә милли идея тирәсендә туплану кирәк. Бу гамәл ярышу, көндәшлек формасында түгел, ә бер-береңне тулыландыру рәвешендә булса отышлырак. Күршесендә көчле, оешкан татар милләте булу рус халкына да, дәүләткә дә файдалы. Икенчедән, көчле милләтләр глобализация алып киләчәк әхлакый түбәнлектән котылырга мөмкин.

Форумда чыгыш ясаган Самара өлкәсе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов Болгар шәһәренең Россиядәге Ислам үзәгенә әверелүен билгеләп үтте. Чыннан да, чит ил туристлары, дөнья халкы аны төньяк мөселманнарының рухи Мәккәсе итеп таный. Әмма Болгар тыюлыгына татарның милли төсмерен генә бирү Россиядә яшәүче башка мөселманнарны аеру, дини бердәмлеккә зыян салырга да мөмкин бит.

Ел буена мөселман хатын-кызларының тынычлыгын алган Мордовия кызларының яулыгын салдыру күренешенә дә артык зур әһәмият бирмәскә кирәк. Яулык - ул татар халкының милли киеме. Аны милли формада да киеп була. Милли киемнән йөрүчегә берәүнең дә сүз әйтергә хакы юк.

Иваново өлкәсе мөселманнары җитәкчесе мөфти Фәрит хәзрәт Ляпин урта мәктәптә, чит тел буларак, гарәп телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мондый мөмкинлек Татарстанда да кулланылмавы гаҗәп. Югыйсә, закон рөхсәт итә икән.

Дин әһелләренең бурычы - ислам динен тарату гына түгел, ә татар милләтен саклау, үстерү дә. Моның өчен мәчетләребездә вәгазь татар телендә сөйләнергә, муллалар татарча сөйләшергә тиеш. Татарлар күпләп яшәгән рус шәһәрләрендә дә мәчеттә татар теле яңгырау отышлырак. Чөнки мәчетне татарлар сала, җомга намазына татарлар йөри.

Быел мөфтият татарлар арасында 100 ел буена булган бәхәсле мәсьәләләргә дә чик куярга уйлаган. Ул Диния нәзарәте раслаган "Гыйбадәт кылулар турында нигезләмә" бастырып чыгарган. Анда Коръән ашы үткәрү, җомга, бәйрәм намазларын үтәү тәртипләре билгеләнгән, Хәнәфи мәзһәбен тоту шарты куелган.

Мөфти Камил хәзрәт мөселманнар арасында бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү, фәтвалар бирү илдәге вәзгыятькә мөселманнарның мөнәсәбәте ничек булырга тиешлеген билгеләү өчен Бөтенроссия галимнәр шурасы төзергә тәкъдим итте. Хәзергә без Россиядә Ислам динен кысалар, дип зарлана алмыйбыз. Хәтта Президент В.Путин да терроризмны булдырмас өчен үз тарихи мәзһәбләребезне яшьләргә өйрәтегез, динне таратыгыз, дип тора.

Безнең илдә халыкка дини белем бирү "Дин һәм вөҗдан иреге турында"гы 123 нче закон нигезендә тормышка ашырыла. Хәзер, федераль таләпләр буенча, мәчетләр каршында белем бирүче мәдрәсәләрнең эшчәнлеген туктатырга мөмкиннәр. Чөнки аларны лицензия алырга мәҗбүр итәчәкләр. Ә бу, үз чиратында, идән астында белем бирүче радикаль карашлы имамнарга юл ачачак.

Идел буенда Ислам диненең руслашуы кайчан башланды соң? Дини белгечләр хәзерләүче уку йорты - Россия Ислам университетында укулар рус телендә бара. 5 ел буе русча уку нәтиҗәсендә яшьләр мәктәптән өйрәнеп килгән татарчаларын да онытып бетерә, дин турында белгәннәрен остазлары аңлаткан телдә сөйләргә өйрәнеп чыга. Гарәпчә камил белеп тә, татарча ике сүзне ялгый алмаган имамнарны очратырга мөмкин. Мәсьәлә уку йорты җитәкчелегеннән тора. Фәннәрне татарча укыту шарты куелса, шәкертләр, һичшиксез, ана телен өйрәнәчәк бит ул.

Хәзер халык мәгълүматның 80 проценты Интернеттан ала, диләр. Дин белән кызыксынучы яшьләргә дини мәгълүмат тәкъдим итәрлек татарча үз сайтларыбызны булдыру - бик кирәкле гамәл. Болар хакында, әлбәттә, Татарстан Диния нәзарәте кайгыртырга тиеш.

Форумга килгән делегатлар икенче көнне Изге Болгар җыенында катнашты. Биредә Ислам академик белем үзәге ачылды һәм Россия мөселманнарының социаль доктринасы кабул ителде.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: