Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Көнүзәк мәсьәлә

Депутатлар Сихтермә-Хузангай авылы атамасыннан Хузангай исемен алу өчен тавыш бирде

Утырышта катнашучылар гавами тыңлауларда халыкның күпчелегенең теләген исәпкә алырга кирәк дигән фикергә килде.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылын Сихтермә авылы дип үзгәртү мәсьәләсе каралды.

Әлки районы башлыгы Александр Никошин узган елның ноябрендә бу мәсьәлә буенча авылда җыелыш узганын әйтте. «Катнашу хокукына ия булган 196 гражданинның 101е килгән иде. Барысы да авылның исемен үзгәртү яклы тавыш биргән», - дип белдерде район башлыгы. Ул авыл атамасын үзгәртүне район советы депутатлары да хуплаганын искәртте.

«ТР Фәннәр академиясе президенты һәм Премьер-министр адресына тиешле документлар белән хатлар юлланды, җавап итеп, уңай бәяләмәләр алынды», - дип белдерде Никошин.

«Географик объектлар исемнәре турында» Федераль законның 9 статьясы һәм «Татарстан Республикасында географик объектлар исемнәре өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»Татарстан Республикасы Законының 4 статьясы нигезендә 24 июньдә гавами тыңлаулар узган. «109 кешенең 106сы авыл атамасын үзгәртүне хуплады», - диде Әлки башлыгы.

Авылга 18 гасырның беренче яртыеллыгында нигез салынган, төп халкы – чувашлар. Никошин авыл исеме берничә тапкыр үзгәртелгәнен әйтте. Элек ул Иске Сихтермә дип аталган, аннары чуваш шагыйре Петр Хузангай хөрмәтенә Хузангай дип исемләнгән. Соңрак Сихтермә-Хузангай булган. «Авыл атамасының мәгънәсенә килгәндә, сихтермә – чуваш сүзе – шомырт ботакларыннан үрелгән борынгы бишекне аңлата», - диде Никошин.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин 6 июльдә комитет утырышында да депутатлар авыл исемен үзгәртү яклы тавыш биргәнен билгеләп узды.

«Барлык әзерләнгән документлар игътибар белән өйрәнелде. Бүген закон проектын кабул итү өчен каршылыклар юк. Комитет закон проектын хуплауны сорый», - диде.

Депутат Ркаил Зәйдулла бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. «Хузангайга каршы чыгулары аңлашылып бетми. Нигә алар Сихтермә генә дип калдырасылары килә?» - дип сорады.

«Бу мәсьәләне күтәргәннәр иде. Шул авылда торучылар үзгәртергә теләүләрен авылның иң беренче тәүге исеменә кайтарасылары килү белән аңлатты – Сихтермә төп исем дип санала. Хузангай исемен алар саклап калу буенча эшлиләр. Мәктәп Хузангай исеме белән калачак. Һәм хуҗалык та Хузангай исеме белән сакланып калыначак», - дип җавап бирде Альберт Хәбибуллин.

Депутат Илдар Шамилов авылның исемен үзгәртүгә каршы чыкты. «Без бит патриотлык, туган илгә мәхәббәтне арттыру өчен тырышабыз», - дип ул Петр Хузангайның казанышларын санап узды. «Аның истәлеген сакларга кирәк. Атамалар болай да ел алмашына. Исем үзгәртү бюджетта чыгымнар сорамый диелә, ничек инде кирәк булмасын? Мин алайса моңа кадәр авылның исеме ни өчен үзгәртелү сәбәпләрен дә аңламыйм», - диде.

Дмитрий Самаренкин бу мәсьәләдә халык фикере иң мөһиме булуын билгеләп узды. Ә Петр Хузангай истәлеге югалмаячагына ышандырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авылның исемен үзгәртү мәсьәләсе бер 15 еллап элек тә күтәрелгәнен искәртте. «Туфан Миңнуллин, Валентина Липужиналар белән барып, халык белән очрашкан идек, авылны парлы сүз белән атаган идек. Ул вакыттагы халык фикерен хупларга дигән фикер бүген дә актуаль. Күпчелек тавышны хуплыйбыз. Һәр халык бөек – татарлар, марилар, чувашлар – аларның фикеренә колак салырга тиешбез», - дип ассызыклады.

  • 1981 елга кадәр авыл Иске Сихтермә дип аталган, аннары бу авылда туган шагыйрь Петр Хузангай хөрмәтенә Хузангай дип атала. 2005 елда Сихтермә-Хузангай дип атала башлый. 

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев