Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Көнүзәк мәсьәлә

Дастаннарда – милли тарихыбыз

Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, ә бәлки тарихны чагылдырган милли аң һәм милли рух чыганагы буларак кабул итәргә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның октябрь аенда Дәүләт Советына еллык Юлламасында  республикабызда 2023 нче елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан иткән иде. Аның кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы утырышында агымдагы ел «Дастаннар елы» дип белдерелде. Күптән түгел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Дастаннар елына багышланган матбугат очрашуы да узды.

1917 елгы революциягә кадәр әби-бабаларыбыз дастаннарны кулдан-кулга күчереп язып үзләрендә сакласалар да, аларны озын кышкы кичләрдә укып юансалар да, хәзерге вакытта халкыбыз арасында дастаннар турында белүчеләрне бармак белән генә санарлык. Галимнәребез теркәгән 100 дән артык дастан арасында «Түләк белән Сусылу», «Ак күбек», «Кисекбаш», «Алпамыш», «Кыйссаи Йосыф», «Сәйфелмөлек кыйссасы», «Таһир һәм Зөһрә», «Ләйлә белән Мәҗнүн» һәм «Идегәй» милләттәшләребез арасында аеруча киң таралган. Әмма галимнәребез искәрткәнчә, бүген милли тарихыбыз мәктәп­ләрдә бик аз укытыла, аеруча дастаннарыбыз турында саран мәгълүмат бирелә. Сигезенче сыйныфта гына «Идегәй» турында кыска мәгълүмат булып ала. Башка дастаннарны балалар белми.  «Балаларыбызның милли аңын үстерү ысулларын булдырырга кирәк. Моңа дастаннар аркылы ирешеп була. Шул ук вакытта кыргызлар, казахлар, азәрбайҗаннар, башкортлар үз дастаннарын мәктәпләрдә укыталар. Аларда балалар дастаннарны хәтта яттан сөйли. Без ул яктан артта калабыз», – ди тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков. Галим дастаннар буенча аерым хрестоматия чыгарырга кирәклеген дә искәртә. Әлбәттә, әсәрләр  катлаулы, аларны эшкәртмичә биреп булмаячак. Дастаннарны өйрәнү балаларда  гомумән, киң җәмәгатьчелектә милли үзаң тәрбияли торган бер ысул булып торуын да әйтергә кирәктер. Галим, китаплар белән генә чикләнмичә, дастаннарга нигезләнгән спектакльләр, мульт­фильмнар, кинолар эшләргә кирәклеген ассызыклый. «Күптән түгел «Шаян ТВ»ны караганда, Америка мультфильмнарының күрсәтелми башлаганын күрдем. Татарчага тәрҗемә ителгән рус мультфильмнары да аз. Дастаннарга нигезләнеп, үзебезнекен эшләргә мөмкин ләбаса. Алар «Гарри Поттер»дан ким булмас иде», – ди ул. 

«Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, ә бәлки тарихны чагылдырган милли аң һәм милли рух чыганагы буларак кабул итәргә кирәк», – ди Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. 

Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова булганы белән канәгатьләнеп килүебез нәтиҗәсендә искиткеч зур байлыгыбызга  игътибар кимүен  искәртте. «Акбүз ат»ны башкортлар үзләренеке генә итеп сөрән салды. Күренекле галимебез Фатих Урманчеев та «Татар мифологиясе» өч томлыгында Акбүз атны күбрәк башкортларда очрый дип бирә. Акбүз ат (канатлы ат) образы татар әсәрләрендә дә бар. «Йөртешлек», «Түләк белән Сусылу» кебек татар дастаннарында да Акбүз атлар бар. Ул аларда да мифик көчкә ия. Акбүз ат образын Себер ягында яшәүче татарларның «Канатлы ат» әкиятендә дә күрергә мөмкин. Соңрак бу әкиятнең төп вакыйгаларын Петр Ершов үзенең «Конек-Горбунок» әсәренә керткән. Ул үзе үк поэманың сюжетын Себер татарлары әкиятеннән алуы турында яза. Без аны бала чакта яратып укыдык. Аның башлангычы безнең дастаннарда ята», – диде Ф.Җәүһәрова. Күренекле галимебез Нәкый ага Исәнбәт Бөек Ватан сугышына кадәр үк, 28 чыганакны туплап, «Идегәй» дастанын төзи. Нәкый ага, башкалардан аермалы буларак, чәчмә дастанны тулысынча тезмә итеп үзгәртә. Шигырь юлларын күп кенә мәкаль-әйтемнәр белән бизи. «Идегәй» дастаны Н.Исәнбәт эшкәртүендә 1940 елда «Совет әдәбияты» журналының 11-12 нче саннарында басылып чыга. Нәкый Исәнбәт «сәнгать реставраторлыгы» юлы белән дастанны иҗади торгызып, аны татарның борынгы гореф-гадәтләре, казанышлары, дәүләт тоту тәртибен, идеалын, омтылышын, холык-фигылен сурәтләнгән тарихи-фәлсәфи роман дәрәҗәсенә җиткерә. «Әсәрдә татар милли галәме бөтен тирәнлеге, бизәкләре белән бирелгән» – ди Ф.Җәүһәрова. Галимә шул ук вакытта татар мәктәбен тәмамлаган яшьләрнең «Идегәй»дән аз хәбәрдар булуын, аны шартлы рәвештә генә белүен дә әйтте. Чөнки ул  – шактый катлаулы әсәр.

Дастаннарыбыз галимнәребез тарафыннан өйрәнелә. Бу уңайдан Ф.Җәүһәрова Вилгельм Радловның беренче тапкыр татар дастаннарына игътибар итүен искә төшерде. Галим бигрәк тә Себер җирлегендә яшәп килгән дастаннарны туплый һәм 1866 елда Петербургта «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Джунгарской степи» дигән хезмәтен бастырып чыгара. 

Дастаннар елы игълан ителүне галимнәребез дә шатланып кабул иткән. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов институт галимнәре арасында фольклорчы галим, филология фәннәре докторы Фатих Урманчеевның дастаннарны беренчеләрдән булып күтәреп чыгуын әйтте. Ул бигрәк тә бәет, дастан, риваять, йола җырлары, уеннары кебек борынгы төрләрнең туу һәм формалашу тарихын өйрәнүгә зур игътибар биргән. Фатих аганың «Дастаннарга лаек замана: борынгы фольклор, хәзерге поэзия» дигән хезмәте соңрак башка төрки халыкларның да өстәл китабына әверелә. Галимнең шулай ук «Героический эпос татарского народа» дигән хезмәте әһәмияткә ия. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 1994 елда Ф.Урманчеевның «По следам Белого волка: ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племен» дигән хезмәтен  бастырып чыгара. Галимнең «Народный эпос «Идегей», «Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә» кебек хезмәтләре дә – күп кенә яшь галимнәребез өчен дәреслек. Соңрак институтта Фатих аганың эшчәнлеген аның укучылары дәвам итә. 2000 елда филолог, публицист, фольк­лорчы, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова «Төрки халыклар иҗатында «Чура батыр» дастаны» дигән темага кандидатлык, «Татарский эпос: книжные дастаны» дигән темага докторлык диссертация­ләре яклый. Филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова да докторлык дисертациясе өчен «Эпический фольклор периода Золотой Орды: мифологические и исторические основы» дигән теманы сайлаган. Бүгенге көндә институтта дастаннарны өйрәнү эше дәвам итә. Филология фәннәре кандидаты Гөлнира Хөсәенованың «Таһир  белән  Зөһрә» сюжетлы дастаннар: өйрәнелү дәрәҗәсе, кулъязмалары һәм сөйләмә вариантлары» дигән саллы мәкаләсе күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Дастаннарыбыз темасы буенча фәнни эшчәнлек алып баручы галимнәребезнең дистәдән артык хезмәте һәм монографияләре басылып чыккан. 

Институт хәзерге көндә  рус телендә 15 томлык «Татар халык иҗаты» дигән хезмәтне әзерли. Бер үк вакытта аның 25 томлык татар телендәге варианты да эшләнә. Томлыкның «Дастаны» дигән өлеше басылып чыккан инде. Татар телендәге вариантында дастаннарга ике том бирелгән. Алар инде эшләнеп беткән. Әкиятләр буенча җиде томлык нәшер ителү алдында. Сентябрь аенда институт галимнәре семинар-конференция форматында дастаннар турында сөйләшү уздырырга ниятли. Алар шулай ук дастаннарның фәнни нигезенә багышланган берничә җыентык чыгарылачагына да ышандыра. 

Данис Шакиров Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшчәнлек алып барган татар оешмалары тарафыннан да  ел дәвамында уздырыла торган чараларны шушы милли дастаннарыбызга бәйләп оештырылачагын ассызыклап үтте. Дастаннарны балаларга һәм киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерү юлларын һәм ысулларын булдырачаклар, мульфильмнар эшләү, Татарстан Язучылар берлеге белән бергә дастаннар сюжетына нигезләгән драма әсәрләрен сәхнәләштерү мәсьәләсе дә алга куела.  Шушы көннәрдә К.Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы көтелә. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә дастаннардагы вакыйгаларга нигезләнгән каһарманнарны күрсәтә белүгә һәм аларның татар халкыныкы икәнлекләрен исбатлауга да игътибар биреләчәк. Безнең төрки халыклар белән уртак шактый каһарманнарыбыз бар. Алар чынлыкта татарныкы. Трагик сюжетка корылган аерым бер дастаннарыбыз бар. Әгәр бүген без бу эшне башлап җибәрмибез икән, алар югалачак, башка халыкларныкы булып калачак. Дастаннарга багышланган әсбапларны аерым кулланма буларак чыгару мәсьәләсе дә игътибар үзәгенә куелырга тиеш. «Идегәй», «Түләк  һәм Сусылу»  кебек катлаулы дастаннарыбызны барлык катламнар да аңлый алыр­дай дәрәҗәгә җиткерү сорала.Төп бурычыбыз исә – дастаннар аша милли аңны үстерү. Шушы нияттән фәнни-гамәли конференцияләрдә, «түгәрәк өстәл» утырыш­лары да, җыеннар да, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тә милли дастаннарыбыз темасын уртага алып үткәрелер, дип уйланыла.

Сөембикә КАШАПОВА.

.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы.

.2006 елда Татарстан китап нәшриятында  басылып чыккан «Идегәй» дастаны.

.Рәссам Байназар Әлменовның «Идегәй» дастанына ясаган рәсеме.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев