Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Дамир ИСХАКОВ: МИЛЛӘТНЕҢ ФӘҺЕМЛЕ БУЛУЫ МӨҺИМ

Дамир Мәүләви улы Исхаков - тарих фәннәре докторы, татар халкын өйрәнүче этнограф һәм демограф галим. Халкыбызның үсеш стратегиясен күзалларга теләсәк тә, демографик үзгәрешләр аркасында тормышның кай якка борыласын чамаларга уйласак та, бездә бу мәсьәләләр турында Д.Исхаковтан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Бүген ул - безнең редакциябезнең кунагы. - Соңгы елларда...

Дамир Мәүләви улы Исхаков - тарих фәннәре докторы, татар халкын өйрәнүче этнограф һәм демограф галим. Халкыбызның үсеш стратегиясен күзалларга теләсәк тә, демографик үзгәрешләр аркасында тормышның кай якка борыласын чамаларга уйласак та, бездә бу мәсьәләләр турында Д.Исхаковтан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Бүген ул - безнең редакциябезнең кунагы.


- Соңгы елларда Русиядә демографик вәзгыять яхшыра бара - балалар туу ишәя, дип сөйлиләр. Демограф буларак, сез ничек уйлыйсыз, яхшыру озакка барырмы?

- Белгәнебезчә, соңгы 20 ел эчендә Русиядә демографик вәзгыять бер дә уңай булмады. Халык саны гел кими барды. Бары тик узган ел гына илдә халык саны 23 меңгә арткан. Бездә аны бик зур казанышка исәплиләр. Ләкин билгеле түгел бит: бу арту Русиянең төп халкы хисабына булдымы, әллә мигрантлар йогынты ясадымы? Бүген илдә 10 миллион чамасы мигрант яши. Эшкә, әлбәттә, бала табып үстерү яшендәге кешеләр килә. Һәрхәлдә, бүгенге халык саны арту йә кавказлар хисабына, яки читтән керүчеләр исәбенә булды, дип уйлыйм.

2002-2010 елларда халык санын алу арасында безнең илдә 4,5 миллион кеше кимегән. Бу тенденция әле киләчәктә дә дәвам итәчәк. Дөрес, бу арада бераз гына арту да булып алды. Чөнки 90 нчы еллар башында, аракыга каршы көрәш заманында, балалар туу бераз артып алган иде. Хәзер шул балалар үсеп җитеп, үзләре гаилә корды. Инде яңадан аз санлы буынга килеп җиттек. Бер сүз белән әйткәндә, якын елларда демография мәсьәләсе әлләни уңышлы хәл ителмәячәк.

Билгеле, әлеге вәзгыять татар халкына да кагыла. Соңгы ике җанисәп арасында татар халкының саны 200 меңгә кимеде. Бу кимүнең сәбәпләре берничә һәм, әйтергә кирәк, туучылар саны аз булганга гына түгел. Халык санын алганда Башкортстанда яшәүче татарларны башкортлаштыру дәвам итте. Соңгысында ким дигәндә 100 мең татар башкорт исәбенә кертелде, дип саныйм мин.

Кимүнең тагын бер сәбәбе - халыкның тиешле дәрәҗәдә социаль якланмаганлыгы. Хәзер яшь гаиләләрдә беренче баланы алып кайту вакыты кичектерелә. Башта торак мәсьәләсен хәл кылырга һәм гаиләне тәэмин итәрлек эш табарга кирәк. Шулай итеп, күпчелек гаиләләрдә бала саны икедән артмый. Ә артым булсын өчен бер гаиләгә 2- 3 бала туры килергә тиеш. Ягъни ата-ананың 3 бала табып үстерүе кирәк. Хәзергә бу күрсәткеч татарларда 2 белән 3 арасында тирбәлә. Алга таба да безнең милләттә әлләни артым булмас кебек. Чөнки хәзер халыкның күп өлеше шәһәрдә яши, ә шәһәр шартларында бер генә халык та балаларын 2дән арттырмаска тырыша. Дөрес, безнең милләттәшләр арасында ислам диненең көчәюе яхшы якка үзгәрешләр буласына өмет тә уята. Әмма балалар үстерү өчен социаль якланганлык төп шарт булып тора шул.

Безнең илдә балалар үстерүче ата-анага дәүләт ярдәме бик чамалы. Бер тапкыр бирелә торган 400 мең сумлык "ана капиталы" белән әлләни ерак китеп булмый. Күзәтүләр буенча, бу программа демография мәсьәләсендә зур роль уйнамады. Яңарак тәкъдим ителгән баласызлыкка салым да халыкны артуга китермәс, дип уйлыйм. Чөнки кеше өчен иң мөһиме - социаль базаның нык булуы.

Русиядә демографик сәясәт тә бик сәер корылган. Хөкүмәт күп балалы гаиләләргә ярдәм итү турында карар кабул иткән иде. Тора-бара ул үзгәртелде. Хәзер балалар аеруча аз туган регионнарга гына ярдәм күрсәтеләчәк. Әйтик, Кавказда болай да үрчем зур, аларга булышмасаң да ярый, дигән исәп белән ул төбәкләргә ярдәм итмәскә булдылар. Билгеле, моның төбендә урыс милләтен арттырырга тырышу ята. Бер илдә яшәүче төрле этник төркемнәргә карата төрлечә сәясәт алып бару дөньяның бер генә илендә дә юк.

Без, бертөркем демографлар, 1889 елгы җанисәп нәтиҗәләренә таянып, 2025 елга кадәрге чорны күзалларга тырыштык. Исәпләүләр буенча, бу вакытка татарларның саны ярты миллионга кимиячәк. 10 ел эчендә 250 меңгә кимүебезне уйлаганда, бу фаразлар чынга ашар кебек.

Ничек артырга соң? Кайберәүләр кавказлар үрнәгенә иярергә, ягъни күп хатынлылыкны легальләштерергә тәкъдим итә. Ләкин татарларда полигам гаиләләр кору традициясе юк. Үземнең өйрәнеп караганым булды - XVII гасырда татарларда бары тик 1 процент ирләр генә ике хатын тоткан. Гомумән, мәдәни яктан алга киткән милләттә мондый тормыш рәвеше популяр була алмый. Шулай итеп, татарларда инде ХХ йөздә үк түбән демографик вәзгыятькә күчү башлана. 20 нче елларда әле һәр татар гаиләсендә кимендә 5 бала була. Ә инде 30-40 нчы еллардан башлап 3 бала үстерү гадәткә кереп китә.

- Русиядә халык гомер бакый авыл кешеләре хисабына арткан. Хәзер дә анда балалар күбрәк туадыр...

- Статистикага караганда, хәзер татар халкының 70 проценты шәһәрдә яши. Без шәһәрләшә барабыз, авылда нигездә картлар гына кала. Бу яктан авыл халкына өметләнеп булмый. Ә шәһәр кешесенең яшәү рәвеше шундый (чынлыкта ул аурупача яшәү моделе) - ул гаиләдәге балалар санын 2дән арттырмый. Бу тәртипне хәтта төрле социаль түләүләр дә үзгәртә алмый. Мәсәлән, Алманиядә һәр балага ай саен 350 евро ярдәм биреп торалар. Шуңа да карамастан, төп алман милләте кимегәннән-кими бара. Франциядә дә шундый хәл. Кызганычка, Русия халкы да аурупача яшәү моделенә күчә бара. Бер күчкәч, кире кайту булмаячак. Шуңа күрә, без демографик хәлне яхшырттык, дип санаучыларга белгеч-демографларның җавабы шундый - Русия халкы инде үрчеми торган аурупача яшәү моделен сайлады, аннан кире кайту мәңге булмаячак. Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдим иткән фаразлар буенча, 2050 елга Русиядә иң күп дигәндә - 120 миллион, иң ким дигәндә 80 миллион кеше яшәячәк. Хәзергә бу күрсәткеч 145 миллион, ягъни Русиянең демографик үсеше Аурупа илләрен кабатлый. Ә менә Төркия буенча фаразлар башкачарак. Алар хәзергә 80 миллион, ә 2050 елга 120 миллион булачак дип көтелә.

- Дамир әфәнде, кайбер сәяси шартларда халыкның саны хәлиткеч роль уйный. Әйтик, Кырым татарларына үзләренең тарихи Ватаннарын кире кайтару өчен бары тик үрчергә дә үрчергә генә кала. Ә бит сан гына түгел, сыйфат та мөһим. Иң күп санлы кытайлар да икътисадта беренче урында ук түгел бит әле.

- Дөнья икътисадчыларының шундый фикере бар: алдагы елларда халык күп яшәгән илләр икътисадны үз кулында тотачак. Чөнки хәзер шундый заман җитте ки, теләсә кайсы алдынгы технология бик тиз тарала. Бер ил дә белемнәрне үзендә генә яшереп саклый алмый. Ә эшче көч күп булганда, технологияне файдаланып, байлык тудырырга мөмкин. Шулай да фән өлкәсендә әйдәп баручы илләр отышлырак хәлдә.

Алгарыш белән алар идарә итә. Шуңа күрә АКШ һәм Аурупа илләре Кытай кебек зур "фабрика"дан алдынгырак. Минемчә, санга караганда сыйфат мөһимрәк. Бу яктан караганда татарларның мөмкинлекләре зуррак. Белгәнебезчә, безнең республикада IT технологияләргә зур игътибар бирелә. Әгәр дә яшьләргә тирән белем алу мөмкинлеге тудырылса һәм социаль шартлар булса, татар халкы Русиядә алдынгы урын тота алачак.

Кырым татарлары мәсьәләсенә килсәк, анда авырлыклар бар. Бүгенге халык саны белән генә алар элеккеге Кырым Республикасын кире кайтара алмас. Чөнки референдум үткәргәндә тавыш аз булачак, шул сәбәпле, алар анда милли азчылык тәшкил итәчәк. Кырымга кире кайткан татарларны да таркатып урнаштырдылар. Аларга берләшүе дә авыр. Шуңа күрә бер генә юл кала - интеллектуаль яктан үсәргә. Алга таба Украина Аурупага кушылса, безнең кардәшләргә күпкә җиңелрәк булачак. Чөнки Аурупада милли азчылыкны яклый торган законнар тулы көченә эшли.

- Ничек уйлыйсыз, алга таба Русиядә мөселман халкына яшәү кыенлашырмы?

- БМО фаразлары буенча, 2050 елга Русиядә мөселманнарның саны 37-38 процент булачак. Бүгенгә безнең өммәт барлык халыкның 18 процентын тәшкил итә. Арту, беренче чиратта, мигрантлар хисабына булачак. Илдә мигрантлар саны елдан-ел үсәчәк. Чөнки эшче куллар җитми. Әйе, читтән килүчеләр урысларга ошап та бетмидер. Мигрантлар санын арттырмау максатыннан билгеле бер сәясәт тә алып барыла. Ләкин илдә вәзгыять шундый - читтән эшче куллар кертмичә мөмкин түгел.

Безгә, нигездә, үзбәкләр һәм таҗиклар килә. Шулай ук фаразлар буенча 2050 елга Үзбәкстанда 45 миллион кеше яшәячәк. Билгеле, әлеге ил бу кадәр халыкны туендыра алмый, шуңа алар Русиягә агылачак. Дөрес, мөселманнарның күп булуы безнең ил өчен яңалык түгел. Мәсәлән, XVII гасырга кадәр Русьта урыслар 50 проценттан азрак булган. Әмма яңа шартлар үз таләбен куячак, яңача яшәргә өйрәнергә туры киләчәк.

Дөрес, бүгенге көндә Русиядә мөселманнарга көн күрү бигүк җиңел түгел. Әйтик, Мәскәүдә һәм тагын кайбер шәһәрләрдә халык сораган урыннарда мәчетләр салырга рөхсәт бирелми. Кайвакыт ике дин вәкилләре арасында ясалма каршылыклар китереп чыгарыла. Ләкин ил җитәкчеләре мөселманнарның җитди көч булуын исәпкә ала һәм сәясәтне дә сак алып бара. Алга таба Русия демократик юл белән үссә, дин тотып яшәве бер дә кыен булмас, дип уйлыйм.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев