Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Челтәрле бизнес нинди шартларда хәләл? Рамил хәзрәт Юныс җавабы

“Иске таш мәчете” имам хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә күпләрне борчыган сорауга җавап бирде. Сүз бүгенге көндә киң үсеш алган челтәрле маркетинг турында бара.

“Беренчедән, шуны әйтергә кирәк, челтәрле сату ваклап сатуга тиң. Ул үзен үстерү өчен реклама кулланмый, димәк, акча янга кала.

Ләкин челтәрле маркетинг хәләл булсын өчен, ул берничә шартларга туры килергә тиеш:


1. Сез тәкъдим иткән продуктта исламда тыелган ингредиентлар булырга тиеш түгел.

2. Продукт югары сыйфатлы булырга тиеш.

3. Компаниядә эшләүче кеше продукцияне сатудан тыш, компаниянең эшчәнлеге, товарларның составы турында белергә һәм үзе дә шушы товарларны кулланырга тиеш.

Әгәр бу шартлар үтәлә икән, челтәрле бизнеста эшләнгән акчалар хәләл булачак. Ягъни бу юл белән акча эшләү рөхсәт ителә. 

Аллаһы Тәгалә һәркемгә башлаган эшендә рәхим-шәфкатьле булсын, хәер-фатихасын бирсен! Аллаһының ризалыгын алу өчен яшәгез һәм үсегез!” - дип язган Рамил хәзрәт Юныс.
 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев