Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Бәйрәм сабагы 

Бөек Пушкин туган 6 июнь көнне Казан да тын ятмады, кала халкы рус теле көнен билгеләп үтте. Гадәттәгечә, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәленә җыелдылар. Тантананы мәдәният министры урынбасары Эльвира Каюмова ачып җибәрсә дә, микрофоннарда күбесенчә шагыйрьләр һәм җырчылар чыгыш ясады.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм министрлар Пушкин һәйкәле нигезенә чәчәкләр дә куйды. Барысы да әйбәт, һәммәсе урынлы, чөнки бөек Пушкин мирасы барча милләт вәкилләре өчен дә бик кадерле. Тантанага килгән кунакларның ким дигәндә яртысы “үземезнең татарымыз” булу шуны раслый.

Йә, хуш, монысы гына сыртка китереп салмый, татар халкының “толерантлыгына” күнегелгән инде. Ошбу көнне икенче бер  тантана  хәйран  калдырды. Гаврила  Державин  һәйкәле куелган Лядской бакчасында шушы ук рус теле көне һәм икенче бер даһи – Лев Толстойның тууына 190 ел тулу хөрмәтеннән, аңа багышланган бәйрәм оештырганнар. Бакчада берьюлы бер мең чамасы өлкәннәр һәм мәктәп укучылары кайнаша. Күпчелеген мәктәп каршындагы җәйге лагерьлардан туплап китергәннәр. Алар туктаусыз рәвештә алышынып тора. Һәркайсын да тамаша, бәйге көтә, аерылырлык түгел. Менә бу ичмаса бәйрәм дә бәйрәм инде!

Державин һәйкәле янындагы кәнәфиләргә зур оркестр тезеп утыртканнар, алар борынгы рус көйләрен һәм совет җыры шедеврларын башкара, әле шушы моңлы аһәң үзе үк дистәләгән узгынчыны тантанага тарта. Казан – әдәби ишегаллары белән дан алган кала бит, бу юлы да иркен сәхнәсен, тамашачылар “залын” да корып куйганнар. Сәхнәдә рус һәм татар шагыйрьләре дә, эстрада җырчылары да олы кунак. Төрле әдәби конкурсларда җиңү яулаган мәктәп укучыларын да сәхнәгә күтәрәләр, алар тәүге эстрада чирканчыгы ала. Аллеялар буйлап китап сәүдәсе оешкан, хәтта инде велосипед тәгәрмәчләренә көйләнгән күчмә кибет тә хәрәкәттә икән (бөтен ил өчен бердәнбер әлеге яңалыкны уйлап тапкан өчен Татарстан китап нәшриятына олы рәхмәт).

Шушы ук аллеяларның икенчесендә - Лев Толстой әсәрләре буенча балалар кулы белән ясалган рәсем галереялары. Аларыннан да аерылмалы түгел. Агачлар арасындагы чирәмлектә сәнгать көллияте укучылары Толстой әсәрләренең теге яки бу сюжетына схематик нигез ясап тора, ә аллеяларда планшетка куелган әлеге рәсемнәрне теләге туган һәр бала, “үзең буя” дип нәшер ителгән китаплардагыча, сокландыргыч дәрәҗәгә китерә. Яңа бер төркем балалар төрле төсләрдәге акбур белән асфальт өстенә дә Толстой әсәрләренең геройларын, әллә нинди табышмаклар ясый. Зур бакчаның һәр сукмагы кырмыска оясыдай кайный, гөрли, гөжли.

Ә шулай да, бакчадагы иң мавыктыргыч, иң зиннәтле почмак – бөек әдип яшәп иҗат иткән Ясная Полянадагы затлы “утар” бугай. Аның “капкасын” ук Толстойның төрле гомер мизгелләрендә төшерелгән фоторәсемнәре белән бизәгәннәр. Үзәктә Ясная Полянадагы граф-әдип сараен хәтерләтергә тиешле ап-ак чатыр. Аның алдындарак Толстой шуның артына утырып иҗат иткән “Мерседес” атлы язу машинкасының шул чор игезәге. Янәшәгә үк Толстой чорындагы граммофон да куелган. Өстендә бөек әдип иҗат иткән һәм бүген дә онытылмас музыка әсәре. Мәгъ­лүматы булмаганнар өчен зур яңалык: бөек әдип әле музыка өлкәсендә дә хәйран талант булган!

Шушы “Поляна утарында” Лев Толстой яратып ашый торган алма бөккәнен, Пьер Безухов  (әдип үзе инде!) чиксез яраткан вак бөккәннәрне, Болконский мөкиббән китә торган җимеш кайнатмаларын – һәммәсен дә алып килгәннәр бит! Гаҗәп дөнья, гаҗәп бер сәяхәт!

Көнләштерә... Күңелгә корт керә... Пушкинны да, Толстойны да чиксез яратабыз. Икесе дә – дөньякүләм танылган зур даһилар, рус әдәбиятының гигант титаннары. Алар безнең милләтне “псу-татарину отдам”, дип пычраткан Марина Цветаева кебек түбәнлеккә төшмәгән. Пушкинга хәтта үз бөегебез Тукай да соклану белдереп яшәгән. Без кара көнләшү белән таплана торган вак милләт тә түгел... Ләкин безнең милләтнең дә Гаяз Исхакый кебек бөекләре бар бит. Исхакыйны шул ук Тукаебыз да “Милләт юлбашчысы” дип таныган, аны маяк иткән. Ә ниш­ләп соң Казанда Толстой һәм М.Горький исемнәрендәге бакча, музей, урамнар, һәйкәлләр, хәтта Горький атлы кунакханәгә кадәр бар да, нигә Тукай музее ике ел буе ябык тора? Һәм иң-иң гарьләндергәне, утка ташлаганы – нигә Казан уртасында бөек Исхакый рухына багышланган зур һәйкәл юк? Тимер юл вокзалы янындагы өч йортлы булган һәм адәм хуры саналган “урамга” аның исемен чәпәп, ниләр өчен бөек Исхакыйны таптадылар? Даһи юлбашчыбызның туган авылы Яуширмәдәге музей кайчан гына аягына басар? “Исхакый укулары” дип аталган изге хатирәләр кабат кайтырлармы? Һәм, гомумән, безне коллыктан азат һәм үздәүләтле итү өчен гомерләрен биргән Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Исмәгыйль Гаспралы, Йосыф Акчуралар рухы, истәлеге, аларга тиешле хөрмәт кайтырмы соң?! Ахыр чиктә, безнең туң түрәләр, читләр алдында бил бөгүдән айнып, Исхакый, Максуди, Такташ, Галәүләрне менә шушы даһи Толстой бәйрәмнәре дәрәҗәсендә искә алырга, санларга, данларга өйрәнерме? Безнең телебез дә газиз, изге ләбаса! Ни сәбәпле ТАТАР ТЕЛЕ көнен шушы дәрәҗәдә зурлап үткәрмиләр?!.

В.ИМАМОВ.

Автор фотосы.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев