Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

БЫЕЛ СТУДЕНТЛАР КИМИ ТӨШӘ

Тиздән уку елы төгәлләнә. Мәктәпне тәмамлаучы яшьләр бүген һөнәр сайлау, кая укырга керү уе белән яшидер. Аларга ярдәм йөзеннән без дә Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә укырга керү шартларындагы яңалыклар белән таныштыруларын сорап мөрәҗәгать иттек. Безне кабул итү шартлары белән комиссиянең җаваплы сәркәтибе Сергей ИОНЕНКО таныштырды. - Быел һәр...

Тиздән уку елы төгәлләнә. Мәктәпне тәмамлаучы яшьләр бүген һөнәр сайлау, кая укырга керү уе белән яшидер. Аларга ярдәм йөзеннән без дә Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә укырга керү шартларындагы яңалыклар белән таныштыруларын сорап мөрәҗәгать иттек. Безне кабул итү шартлары белән комиссиянең җаваплы сәркәтибе Сергей ИОНЕНКО таныштырды.


- Быел һәр уку йортында һәр белгечлеккә бирелгән бюджет урыннарының 10 проценты инвалид яки ятим балаларга бүлеп биреләчәк, - диде ул. - 10 процент юллама белән укырга килүчеләр өчен тәгаенләнгән. Дәүләт заказы кимү сәбәпле, быел кабул итүне дә киметәбез. Узган ел бюджет урыннарына 5 мең студент алсак, быел алар 4400 генә булачак.

- Сергей Иванович, ә кайсы белгечлекләргә заказ күбрәк соң? Безнең илдә нинди һөнәр ияләренә кытлык икән?

- Элеккечә техник, төгәл фән белгечләре, инженерлар, it белгечләргә ихтыяҗ зур. Шәхсән безнең уку йорты укытучылар әзерләүне киметте, чөнки сорау азрак.

- Кабул итүдәге яңалыклар нидән гыйбарәт?

- Быелдан һәр абитуриент бары тик 1 нче курска гына кабул ителәчәк. Бу инде бер югары белеме булганнарга, көллият тәмамлаганнарга да кагыла. Әмма мондый студентлар тизләтелгән махсус программа буенча белем алачак. Шулай ук журналистика, педагогика юнәлешләре буенча сынауларга үзгәрешләр керттек. Бу, асылда, иҗади сынауга кагыла.

- Киләсе елдан инглиз теленнән дә БДИ булачак дип "куркыталар"...

- Әйе, андый ният бар. Чөнки тел белмәгән белгечләрнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләте кими. Бу - ил икътисады өчен бик мөһим. Шулай ук урыс әдәбиятеннән язма имтихан бирдерүләре дә ихтимал. Ә менә татар теле буенча имтихан алу - вузның үз эше. Кирәк дип тапса, ул теләсә кайсы белгечлеккә татар теленнән өстәмә имтихан тапшырттыра ала.

- Сергей Иванович, юллама белән килүчеләр имтиханда белемнәрен акламаска да мөмкин бит. Бу очракта нәрсәгә өстенлек бирелә: юлламагамы, әллә БДИ балларынамы?

- Әлбәттә, имтихан нәтиҗәләренә. Һәр уку йорты үзенең уртача баллын билгели. Ул Рособрнадзор билгеләгәннәрдән югары булырга мөмкин. КФУда уртача балл - 70. Күпчелек вузларда 50-60 тирәсе. Баллар югары булу - вузның рейтингы югары икәнен күрсәтә. Үз дәрәҗәсен сакларга тырышкан уку йорты, билгеле, белемле яшьләрне алырга омтыла.

- Күптән түгел Русия Дәүләт Думасында күп балалы гаилә балаларына белем алу өчен сертификат булдыру турында тәкъдим әйтелде. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Уңай карыйм. Белем алуга һәртөрле ярдәм хуплауга лаек. Хәзергә ана капиталын кулланып укучылар бар. Бу очракта Пенсия фонды ул акчаны турыдан-туры уку йортына күчерә.

Быелдан БДИ нәтиҗәләре 4 ел дәвамында гамәлгә яраклы булып исәпләнә башлый. Теләге булган һәр яшь кешегә белем алу мөмкинлеге тудырылган. Яшьләргә уңышлар телим.

Нәзирә ГАНИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев