Мәдәни җомга

Быел ашлык вак. Күп җирләрдә корылык

Татарстан Республикасында кайбер хуҗалыклар көзге бөртекле культураларны урып-җыюга инде ныклап керешкәннәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Кайбер районнарда туфракның сөрүлек катламының дым запасы 10 миллиметрдан да ким икән.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, туфракның бер метр катламында дым белән тәэмин итү вәзгыяте канәгатьләнерлек түгел. Кайбер районнарда туфракның сөрүлек катламының дым запасы 10 миллиметрдан да ким.

Гидрометеорология үзәге тагын өч муниципаль район: Алексеевск, Буа, Мамадыш районнары буенча куркыныч күренешнең - корылык килеп чыгуын раслады.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре ашлыкның дымлылыгына мониторинг алып баралар. Мондый һава торышы булганда көн саен 1-1,5% урынына 3% дым югала. Шулай итеп, якын көннәрдә республикада көзге уҗым басуларын җыюга массакүләм керешәчәкләр. Кайбер хуҗалыклар көзге культураларны урып-җыюга инде керешкәннәр - әлегә беренче 5,3 мең гектар (уңыш-20,2 ц/га) суктырылган.

"Тулаем ашлык күләме бик аз булса да, урып-җыю эшләре җиңел булмаячак, - диде Марат Җәббаров. - Яңгырлар явып үткән сабан культуралары басуларында әзер булырга һәм урып-җыюны бераз катлауландырырга мөмкин. Бик түбән саламлы басулар күп. Агымдагы ел ашлыгы вак һәм ябык формалаша".

Министр терлек азыгы әзерләү буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алу төгәлләнде диярлек. 274 мең тонна печән һәм 1 млн. 240 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән, бу 1 шартлы терлеккә 9,4 ц азык берәмлеге (узган ел бу датага 15,5 ц азык берәмлеге әзерләнгән иде).

Бөгелмә, Аксубай һәм Лаеш районнары ихтыяҗның яртысыннан артыгын әзерләгән инде. Шул ук вакытта 16 район терлек азыгы әзерләү темплары буенча уртача республика күрсәткечләреннән калыша. Аксубай, Сарман, Нурлат, Мамадыш районнары терлек азыгының икенче катын әзерләүгә керешкәннәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрше төбәкләрдә печән, сенаж һәм ашлык әзерләү һәм сатып алу эше оештырылган. Республиканың авыл җирлекләре дә терлек азыгын актив әзерли. Тупас азык балансы узган елга карата 92 процент тәшкил итә. Муниципаль районнарда терлек азыгы әзерләү буенча механикалаштырылган отрядлар оештырылган һәм эшли.

Агымдагы елда 1,6 млн. га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар. Моның өчен 3390 ашлык җыю комбайны бар. Республика буенча бер ашлык җыю комбайнына йөкләнеш 520 гектарга якын тәшкил итә, кайбер хуҗалыкларда ул 1 мең гектардан артып китә.

Быел хуҗалыклар тарафыннан 170 ашлык җыю комбайны сатып алынган, бу уңышны сыйфатлы һәм вакытында җыеп алу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк.

Бүгенге көндә республикада урып-җыю техникасының әзерлеге 92% тәшкил итә. Республикада бөртеклеләрне җыю буенча махсуслашкан 10 мехотряд эшчәнлек алып бара.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: