Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Бу атнада казанлылар өчен ВИЧка бушлай аноним тест үткәрәләр

Акция 19 нчы һәм 20 нче гыйнварда Горький паркында һәм Бауман урамында узачак.

Казанлылар өчен ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест оештыралар.

 

«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проектының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, процедураны 19 нчы гыйнварда Горький исемендәге паркта һәм 20 нче гыйнварда Бауман урамындагы сәгать янында узарга мөмкин. Тест-мобильләр 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Акциядә катнашучылар психолог һәм социаль хезмәткәр белән киңәшләшә, шулай ук сәламәтлеккә экспресс-скрининг ясый алачак.

«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, соңгы ярты елда Казанда проект командасы 45 сәфәр оештырды. Акцияләрдә 1234 кеше үз ВИЧ-статусын тикшерде, шуларның 19 ы уңай булды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев