Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Бүген 175 гимназия укучылары өчен дәресләр башланды

Балалар хәзер укый торган 174нче мәктәптә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән.

Бүген Казанның 175нче гимназиясе укучылары өчен дәресләр башланды. 9 һәм 11 сыйныфлар 174нче мәктәптә белем ала.

Башкаланың 174нче мәктәбендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелде. Уку йорты металл эзләгечләр, полицияне ашыгыч чакыру төймәләре, магнитлы ачкыч, барлыгы 18 камера белән тәэмин ителгән.

«Камераларның җидесе мәктәп территориясендә, унбере бина эчендә урнаштырылган. Мониторны вахтада утыручы күзәтә. Полицияне ашыгыч чакыру төймәләре бездә өчәү: аларның берсе — вахтерда, икенчесе — сакчының муенына тагылган, соңгысы — мәктәп җитәкчесендә», — диде 174нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резедә Харисова журналистлар белән очрашуда.

 

 

Моннан тыш, мәктәп территориясен Росгвардия хезмәткәрләре саклый. «Бөтен коллектив тагын бер кат инструктаж үтте. Аны Росгвардия хезмәткәрләре уздырды. Росгвардия хезмәткәрләре иртәнге җидедән кичке сәгать сигезгә кадәр эшли. Алар уку елы тәмамланганчы булачак», — дип билгеләп үтте Резедә Харисова.

Мәктәп эченә ата-аналар да керә алмый. Аларга балаларын дәресләр беткәч, укытучылар алып чыгып тапшыра. 

 

 

«Ата-аналар яңгыр һәм салкыннардан качып тора алсын өчен, монда өсте ябык урын бар. Алар балаларын шунда көтә. Сыйныф җитәкчеләре, директор урынбасарлары балаларын әти-әниләренә алып чыгып тапшыра. Шулай ук бинада янгын вакытында автомат рәвештә хәбәр итү системасы бар», — диде Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов.

Казанның 175нче гимназиясеннән 174нче мәктәпкә күчереләчәк чыгарылыш сыйныф укучыларына элеккеге укытучылары белем бирәчәк. Ата-аналар теләге буенча, беренче сыйныфлар өчен 171нче мәктәптә дежур сыйныфлар оештырыла. Анда дистанцион рәвештә укый алмаган балалар йөри. 175нче гимназиянең башка сыйныфларында уку дистанцион форматта булачак. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев