Мәдәни җомга

«Безне 2000 елга татарлар җир йөзеннән юкка чыгачак дип ышандырып килделәр»

Бары цивилизацияле дәүләтнең генә үз архитектурасы бар. Бу халыкның ни дәрәҗәдә алга китешен күрсәтүче факторларның берсе.

Акыллы, ягъни карьера төзергә омтылган фән кешеләре милли темаларга тотынмыйлар иде. Татар архитектурасын өйрәнергә алынуым күпләрдә гаҗәпсенү уятты. Безне 2000 елга татарлар җир йөзеннән юкка чыгачак дип ышандырып килделәр. Бөтен милләтләр бергә кушылып бер милләт кенә калачак, диделәр. Ул чагында татар архитектурасы өйрәнелмәгән иде бит әле. Аллага шөкер, фәнни эзләнүләремнең китап булып чыгуына ирештем. Бары цивилизацияле дәүләтнең генә үз архитектурасы бар. Бу халыкның ни дәрәҗәдә алга китешен күрсәтүче факторларның берсе.

…Татар халкы юкка чыга дигән сүзләргә мине дә ышандырдылар. Ләкин бу фәнни эшемне туктатырга сәбәп булмады. Киләчәк буыннар үзләренең зур белемле кавемнән икәнлекләрен белеп, шуның белән горурланып үссеннәр, дидем. 1552 елда Казанны басып алучыларга каршы соңгы сулышларына кадәр көрәшүче сугышчыларыбыз истәлегенә һәйкәл булдыру турында гәзит-журналларга биргән һәр әңгәмәдә әйтә килдем. Әмма ул сүзләремне һәрвакыт сызып аталар иде. Андый хаксызлыкларга йөрәк әрнесә дә, үз эшемне башкаруымны белдем. Безнең бурыч — тарихи мирасны өйрәнеп, түкми-чәчми киләсе буыннарга тапшыру. Әгәр шушында бомба төшсә, Алла сакласын, архитектура корылмалары мәңгегә юкка чыгар иде. Хәзер барыбер күңел тыныч. Алар азмы-күпме өйрәнелгән. Мин үз миссиямне үтәдем, дип уйлыйм, үкенерлегем юк.

«Мәдәни җомга» газетасы, 2000 ел, 8 сентябрь саныннан алынды 

 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: