Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Без өчлектә, тик 31 мең балага мәктәптә ник урын юк?

Әлмәт мэры Тимур Нагуманов үзчикләүләр кертелгәч алып бара башлаган “туры эфир”лар берарара бик популярлашып китте. Аңа карап, башка кала башлыклары да бу алымны кулланып карады, әмма әллә ялкауландылар, әллә Тимур Дмитриевич кадәр технологияләрне белмәделәр...

Кыскасы, башкалардан барып чыкмады. Бер ел узгач бу идеяны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да файдаланып карарга уйлаган һәм Инстаграмда ярты сәгатьтән артык язылучылар белән аралашып алды. Мондый очрашулар даими булачагын да искәртте Илсур әфәнде.

Шәһәр җитәкчесенә бирелгән сораулар арасында топ буларак юлларга кагылышлысы, юлларны төзекләндерү, кыш айларында чистартуга бәйле булгандыр.

Шәһәр эчендә дә, бистәләрдә дә барлык юллар төзек булу — идеаль вариант, әлбәттә. Ел саен моңа зур суммалар бүлеп бирелә, Президентыбызга рәхмәт, - диде Илсур Метшин.

Ул шулай ук мәктәпләр, балалар бакчаларын сафка бастыру буенча да күп сораулар килүен искәртте. Казан мэры хәбәр иткәнчә, якын киләчәктә 220 балалар бакчасын һәм 20 мәктәпне капиталь төзекләндерү планлаштырыла.

-Мәктәпләр, балалар бакчаларын төзү буенча безнең башкала, барлык күрсәткечләр буенча да, беренче өчлеккә керә, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин һәм мәктәпләр белән проблема булган Казан тирәсендәге бистәләрдә 1200 әр урынлык мәктәпләр төзеләчәгенә вәгъдә бирде. Сүз уңаеннан, бистәләрдә генә түгел, ә Казанның үзендә дә 31 мең бала, мәктәптә урын җитмәгәнлектән, икенче сменада белем алырга мәҗбүр.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары каршында хисап тотканда, республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бу мәсьәләне чишү юлын әйткән иде инде. Торак комплексын кулланылышка тапшырганда балалар бакчасы һәм мәктәп юк икән, аны кабул итмәскә генә кирәк. Бик җиңел һәм гади юл. Тик моның өчен кайбер чиновникларга гадел эшләү ысулларын аңлатырга яисә инде үзләренә балаларын ким дигән берничә дистә чакрым юл узып, икенче сменада укыттырып карарга кирәктер. Әле мәктәптә урын табылса, әлбәттә...

 

Лилия Локманова

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев