“Без белмәдек!”: пособие алучылар да, күләме дә арта
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга айлык пособие күләмен билгеләүнең яңа алгоритмнарын эшләгән. Министрлык 2021 елда һәр төбәктә дә мондый төр түләүләрне өч этаплы ясарга тәкъдим итә. Пособие күләме гаилә кеременә бәйле булачак.
Тармак министры Антон Котяков билгеләп үткәнчә, “өч баскычлы” пособиенең максималь күләме төбәктәге яшәү минимумы белән тәңгәл булачак.
- Пособиенең стандарт күләме—төбәктәге яшәү минимумының 50 проценты санала. Әгәр дә гаилә кереме һәр кешегә яшәү минимумыннан азрак чыга икән, ул чакта 75 процент түләнелә, - дип аңлаткан министр.
Әгәр дә инде мондый түләүләр дә гаиләне мохтаҗлар исемлегеннән чыгара алмый икән, ул чагында әти-әниләргә төбәктәге яшәү минимумы күләмендә пособие түләнеләчәк.
Бу карарга Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия халкының керемнәрен анализлаганнан соң килгән. Баксаң, илебездә яшәүчеләрнең керемнәре, мондый төр пособиеләр белән дә яшәү минимумына тулмый икән.
Котяков сүзләренчә, арттырылган күләмдә пособиеләр алу өчен быелның 1 апреленнән гаризалар кабул ителә башлый.
Узган елдагы кебек үк, түләүләр 1 гыйнвардан башкарыла. Ә пособиене инде хәзер алучылар арттырылган күләмдә алу өчен 1 апрельдән гаризалар бирә ала, - дип ассызыклый Антон Кояков.
Бу язма әзерләнгәндә, мондый үзгәрешләргә кагылышлы указ әле дөнья күрмәгән иде. Әмма министр документларның инде әзерләнүен искәртә.
Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, дәүләт тарафыннан бирелә торган пособиеләргә мохтаҗ балалар, чиновниклар уйлаганнан да күбрәк булып чыккан.
- 2020 ел нәтиҗәләре буенча, без 4,7 млн кешегә пособие түләдек. Әмма пособиегә чыннан да мохтаҗ булучылар саны, күбрәк булып чыкты. Акча түләр өчен без файдаланган мәгълүмати системаларның җитешсезлеге бу. Дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләр саны аз итеп күрсәтелгән, - ди вице-премьер.
Аның сүзләренчә, бу, балаларга түләнелгән пособиеләр күләме 2000 еллар башыннан ук бик түбән булуы һәм бер дә үзгәрмәвенә бәйле. Ә пособие күләме күтәрелгәч, алырга теләүчеләр саны да арткан, имеш.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елда балаларга пособиеләр түләү өчен 276 млрд сум акча таләп ителәчәк. 2022 елда бу сумма 295 млрд, 2023 елда 297 млрд сумга җитә.
Узган 2020 елда, әйтелгәнчә, 4 млн 750 мең балага пособие бирелгән. Моның өчен казнадан 213 млрд сум акча бүленгән булган. Шул төрдәге дәүләт ярдәме 2020 елның апрель аенда, пандемия нәтиҗәсендә гаиләләр финанс кыенлыгы кичерү сәбәпле, кертелгән иде. Аның уртача күләме 5,5 мең сум тәшкил итә.
Лилия ЛОКМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев