Мәдәни җомга

“Беребез өчен беребез кирәк...”. СССР калдыклары кемгә кирәк!

Карабахтагы хәлләр дә безнең файдага түгел: тыйнак кына күзәтүче булганда, Мәскәү бу регионга булган йогынты орбитасыннан ераклаша. Кыргызстандагы өченче революция дә мәшәкать кенә өсти. Карабах белән беррәттән, Төркия бу тарафта да үзенең йогынтысын көчәйтә.

“Беребез өчен беребез кирәк, бергә барыбер җиңелрәк...” – бу җыр юллары белән кем генә килешмәс икән? Дус-иш кирәк фани дөньяда, дип белмичә генә әйтмәгәннәр инде ул. Кайчагында юләрлек аркасында дустың белән аралар өзелә дә, күптәнге һәм ышанычлы дус булса, кабат серләр килешеп, ачуланышып йөргән чакны көлеп кенә искә аласың. Киләчәктә ул хатаны кабатламаска тырышып.

Союздаш республикалар күмәртәләп “дуслык”тан китеп, кыйбла буташтырып йөргәннән соң, кайберләре белән кабат бергә булу мөмкинлеге бар иде. Күптәнге булсалар да, бөтенесе бик үк ышанычлы булмаган, күрәсең, бөтенләй үк якынаерга ашыкмыйлар. “Дуслар” исемлеге бер-бер артлы кыскара бара: Грузия, Украина, Молдова, Әрмәнстан, Кыргызстан, тора-бара бәлки Белоруссия дә чаңгыларын Европа тарафына борып куяр...

Украина берничә кат китеп кайтты: 2004 елгы мәйданнан соң “ычкынса”, 2010 елда Януковичның җиңүе кабат әшнәләштерде. Әмма 2014 елгы хәлләр аны бик озакка дуслыктан алып атты ахры. Грузиядә хакимияткә Саакашвилидан соң Иванашвили килгәч, мөнәсәбәтләр яхшырып киткән төсле булды. Ләкин әллә ике якның да пассивлыгы, әллә 2008 елгы хәрби низаг яралары мөнәсәбәтләрне үстереп җибәрмәде. Бүген Белоруссиядә барган хәлләргә күз салсак, кайберәүләрнең Европалашкан Белоруссияне күрү хыялы чынга ашарга мөмкин. Варшава, Тбилиси белән беррәттән, Минск Мәскәүгә каршы булган тагын бер башкалага әверелергә мөмкин. Әлегә хәлләр бик үк начар түгел, ләкин мәңгелек әйбер юк, уңышлы булачак иртәгесе көнгә бүген нигез салына.

 

Карабахтагы хәлләр дә безнең файдага түгел: тыйнак кына күзәтүче булганда, Мәскәү бу регионга булган йогынты орбитасыннан ераклаша. Кыргызстандагы өченче революция дә мәшәкать кенә өсти. Карабах белән беррәттән, Төркия бу тарафта да үзенең йогынтысын көчәйтә. 

Кабат Европага әйләнеп кайтсак, Молдовадагы президент сайлауларында Европа тарафдары булган Майя Санду җиңүгә ирешкән, Германия канцлеры Ангела Меркель да бик үз итә икән аны. Ә Россиягә карата яхшы мөнәсәбәттә булган Игорь Дадонга ике процент җитмәгән. Әлеге ике процент киләчәктә нәрсәләр китереп чыгарыр – бүген суга сәнәк белән язылган кебек. Боларның барысын да Мәскәүнең җиңелүе дип атап булмый, чөнки җиңелү өчен уйнарга кирәк, ди белгечләр. Тискәре нәтиҗә дә нәтиҗә. Шул ук Молдованың кечкенә генә автономиясе Гагаузия соңгы ун елда әлеге дә баягы Төркия белән бик тыгыз элемтәдә. Төрекләр анда төзи, мәдәни үзәкләр, китапханәләр ача, инфраструктурага үз өлешен кертә. Начарлык белән килмәгәннәр, билгеле, әмма тора-бара ул аны үз ягына аудармас дип беркем гарантия бирә алмый. Төрекләр дә җир йөзенә бушлай гына гагаузларны бәхетле итәргә дигән миссия белән килмәгән. Башкалар бер-берсенә якынаеп, үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырганда, икенчеләренең бикләнүе, аерым хуҗалыкка әверелүе үзләренә үк зыянлы. СССР өч дистә ел элек таркалса, аның хәзер шул калдыклары таркала, һәркайсы яңа кыйбла эзләү белән мәшгуль. Ә эзләгән кеше һәрчак табачак... Ә теге җыр барыбер матур инде: “Беребез өчен беребез кирәк, бергә барыбер җиңелрәк...” 

 

Фәнис Мотыйгуллин

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: