Мәдәни җомга

Бердәмлек көнендә яңа һәйкәл

Мәскәү үзәгендә Изге дип игълан ителгән Владимир кенәзгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Президент В.Путин да, митрополит Кирилл атакай да бу вакыйганы Россиянең барча милләте дә олы бүләк буларак кабул итәр, дип ышандырды. Тарихка беренче чиратта рус халкын христиан динен кабул иттерүче буларак кереп калган Владимир кенәз хөрмәтенә һәйкәл ачылу барлык...

Мәскәү үзәгендә Изге дип игълан ителгән Владимир кенәзгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Президент В.Путин да, митрополит Кирилл атакай да бу вакыйганы Россиянең барча милләте дә олы бүләк буларак кабул итәр, дип ышандырды. Тарихка беренче чиратта рус халкын христиан динен кабул иттерүче буларак кереп калган Владимир кенәз хөрмәтенә һәйкәл ачылу барлык милләтләрнең татулыгына китерәчәк, дигән фикер өстәүчеләр дә аз булмады. Төп максат бер - әлеге вакыйга милләтләр арасындагы татулыкны тудырырга тиеш. Шулай була күрсен.
Без, Идел буендагы Бөек Болгар дәүләте халкының варислары саналган татарлар, Владимир кенәзне моннан бер мең ел элек үк ерак бабаларыбыз белән иң тәүге дуслык килешүен төзегән күренекле шәхес буларак яхшы хәтерлибез. Дөрес, Киев кенәзе ул чакта Идел буена байлыгы һәм тотрыклылыгы белән дан тоткан Болгар дәүләтен басып алырга, үз казнасына зур ясак түләтеп яшәргә дигән ният белән килгән. Күрәсең, аңа атасы Святославның 964-965 елларда Бөек Хазар дәүләтен таркатып, зур байлыкка ия булып кайтуы өлге-үрнәк шикелле саналгандыр. Ләкин Владимир кенәз атасы шикелле үк уңышка һәм үз максатына ирешә алмаган. Аның сөңге-чукмар белән коралланган чабаталы гаскәре Болгар төсле бай ил-дәүләтнең халкын тез чүктерүгә ирешмәгән. Шуннан соң Киев гаскәренең сәрдәр-башлыгы сыйфатында килгән кайнагасы Добрыня Владимир кенәзне: «Бу яхшы кораллы, күн итекле адәмнәрне җиңеп булмас. Әйдә, без тизрәк уртак солых төзик тә, ясак түләтү өчен үзебез төсле чабаталы халыкны эзләп китик», дип үгетли башларга мәҗбүр булган. 985 елда төзелгән һәм ике милләт тарихына да иң беренче булып кереп калган шул солых килешүендә «болгарлар белән руслар таш су өстенә калкып йөзә яки колмак суга бата башлаганчы бер-берсенә хыянәт итүне белмәс, үзара дус яшәр» дигән изге һәм онытылмас сүзләр теркәлгән була да инде. Шуннан ары Владимир кенәз белән аның кайнагасы, әкият-риваятьләр каһарманы Добрыня Никитич кабат берчакта да болгарлар өстенә яу белән килергә кыймаган. Алай гына да түгел, Владимир кенәз Киевтә гомер итүче болгарларның бәк-морза нәселеннән булган бер сылуны да хатынлыкка алган, шул килен ярымрус, ярымболгар саналыр­дай ике яшь кенәзне - Борис белән Глебны дөньяга китергән.
Наполеон әйтмешли, "тырнап карыйк әле", кем булган соң ул Владимир атлы кенәз? Әйе, аның атасы, Византия тарихчылары теркәп калдырганча, «кырыс, усал кыяфәтле» Киев каласындагы кенәз Святослав була. Анысы - гомер буе диярлек хәзерге Дон белән Днепр аралыгында яшәүче бәҗәнәк ханнары белән орыш һәм сәүдә алып бара белгән хәйләкәр зат. Ул Хазар каһанлыгын һәм Дунай буе болгарларының дәүләтен басып алган чакта да андагы ханнар ярдәменнән оста файдалана. Хәер, Святославның анасы Ольга да - ире Игорь үлгәннән соң Киев кенәзлеген җитәкли башлаган «баш княгиня» да халык телендә «Хәйләкәр», соңгы дәвер дин әһелләре язмаларында «Изге җан» атлы кушаматлар тагып йөри. Тарихчы Н.Карамзин аны хәтта «Мудрая» дигән өстәмә белән дә искә ала...
Дөрес, Святослав кенәзгә андый "акыллы, зирәк" дигән бәя алу бәхете эләкми. Шулай да, тормыш юлы гаҗәеп катлаулы. 970 елда Святослав Дунай буендагы болгар дәүләтен яулап алуга ирешә. Инде чукындырылып, христиан диненә күчәргә өлгергән болгарлар Византия императоры Иоанн Цимисхийдан ашыгыч ярдәм сорый. Цимисхий, гаскәрне шәхсән үзе җитәкләп, ярдәмгә ташлана. Русларга Киев тарафына чигенү юлын бикләү өчен Цимисхий 300 корабтан торган боҗра төзи. 971 елның апрелендә греклар Дунай болгарларының башкаласын азат итүгә ирешсә дә, руслар Доростол дигән икенче калага кереп бикләнергә мәҗбүр була. Греклар баскын русларны өч ай буе чолганышта тота. Үзенә үлем янавын аңлап алган Святослав 19 июль көнне барча рус сугышчылары белән грекларның ут ыргыта торган катапульталары тупланган позициягә ташлана һәм андагы "тупларны" юк итә. Греклар катапульталарсыз калса да, чолганыш элмәген ачмыйлар. 21 июль көнне чолганыштагы руслар тагын бер мәртәбә һөҗүм оештырып карый, әмма хурлыклы җиңелеп, янә Доростол диварлары артына кереп бикләнә. Гаскәрен ачлыктан һәм тулысынча юк ителүдән саклап калу өчен, Святослав кенәз Византия императоры Цимисхий каршына баш иеп килергә мәҗбүр була. Рус рәссамы Клавдий Лебедев картинасында сурәтләнгәнчә, Святослав гап-гади көймәдә, үзе ишкәк ишә-ишә килә. Бу көннәрдә Византиянең үзендә Цимисхийга каршы фетнә оешып ята, моны белеп алган император чолганышка эләккән Святославның хәленә керә һәм русларга Киевкә кайтып китү өчен юлны ача...
Владимир кенәз исә - Свято­славның икенче улы. Ул йорт хезмәткәре (ключница) Малуша белән уйнаштан туган. Көмәне ачыклануга ук, "Изге" кенәзбикә Ольга Малушаны Киевтән Псков янындагы Будутино авылына куа, Владимир менә шундый җирдә тәүге аваз сала. Әмма Святослав Дунай буендагы болгарларга каршы сугышка китеп барган чагында ук, ягъни 969 елда улы Владимирга Бөек Новгород каласын бүләк итә. Әле япь-яшь булган Владимирга Малушаның бертуган абыйсы Добрыня кала белән җитәкчелектә ярдәм итә, бер үк вакытта, булдыра алганча, сугыш нечкәлекләренә дә өйрәтә. Яшь кенәзнең Новгородта тавышы-тыны чыкмый. Аның каравы, кенәзнең күрше төбәктәге Полоцк шәһәрен яулап алуы һәм, андагы кенәз белән улларын үтереп, кызы Рогнеданы алып китүе генә һәм көчләп өйләнүе яхшы мәгълүм. Бу хатыннан Владимирның дүрт улы, шул исәптән тарихи хезмәтләрдә зур урын биләячәк Ярослав Мудрый туа.
972 елда атасы үлгәч, Святославның өлкән улы Ярополк Киев тәхетендә калдырыла. Шуңа карамастан, Владимир 980 елда Киевне яулап ала, агасын үтертеп, аның көмәнле хатынын икенче хатыны итә. Хатын-кызларга карата бик нәфесле зат була ул. Аның рәсми дүрт хатыннан кала Киев янәшәсендәге өч бистәдә сигез йөздән артык җария-кәнизәк тотканлыгы тарихчы Н.Карамзинның «История государства Российского» хезмәтендә тәфсилләп бәян ителгән. Хәтта Владимирга "Кызыл Кояш" дигән кушамат өстәлү дә сөяркәләре янына "кояш" кебек әйләнеп кайта торган гадәтеннән алынган, диләр...
Агаларын үтереп, аның тәхетен биләү очраклары Россия тарихында да, Алтын Урда дәүләте тарихында да гел булгалап торган. Тарихчы Б.Д.Грековның бер хезмәтендә дә изгеләр исемлегендә йөргән тагын бер кенәзнең агасының башын чаптырып, аның тәхетен биләгәнлеге турында язылган. Дөрес, патшалар заманында да, совет чорында да Владимир кенәз бик күпертеп искә алынмады. Хәзер дә аңа Мәскәү Кремле янәшәсендә зур һәйкәл торгызу белән байтак кына шәхесләр килешми. Ләкин җитәкчелек тарафыннан гамәл кылынды бит инде. Бездә һәйкәлләрне җимерүне бер дә яратмыйлар. Без дә искә төшерүне тагын дәвам итик.
Владимир "Кызыл Кояш"ны ил һәм дөнья күләмендә таныткан иң зур һәм иң изге гамәле - 988 елда христиан динен кабул итүе һәм шул динне үз дәүләтендәге барлык кешеләрдән кабул иттерүгә ирешүе була. "Дөнь­я күләмендә танылган кайсы дингә тукталырга икән?" - дип уйланган бер дәвердә Владимир кенәзнең Идел буе Болгары белән элемтәгә керүе дә төгәл мәгълүм. Җавап итеп, иң элек, Болгардан Киевкә муллаларыбыз бара һәм кенәзне ислам диненең нечкәлекләре белән таныштыра. Борынгы язмалар сөйләвенчә, ир балаларны сөннәткә утырту, хәмер эчүне, дуңгыз итен ашау­ны, зина кылуны тыю кебек тәртипләр кенәз күңеленә һич кенә дә хуш килми. Шуңа ул православие диненә өстенлек бирә. Бу динне аңа чаклы әбисе Ольга Византия башкаласында кабул итеп кайткан була инде. Киев шәһәрендә яшәүче кайбер гаиләләр дә, шул исәптән андагы болгарларның бер өлеше православие диненең көнчыгыш тармагы саналган «әрмән дине»нә күчкән була. Әйтик, «Слово о полку Игореве» дастаны авторына үрнәк булган, шул поэмада телгә алынган шагыйрь Боянның Киевтә яшәп иҗат иткәнлеге, христиан динен тотучы болгар кешесе булуы тарихчы һәм язу­чы Андрей Никитинның 1986 елда Мәскәү журналында, аннары китабында бәян ителде. Андрей Никитин - байтак еллар буе академик Д.Лихачев җитәкләгән «Борынгы рус әдәбияты комиссиясе»ндә сәркәтип вазифасын үтәгән кеше. Никитин "Куликово кырындагы сугыш"ка багышланган «Задонщина» китабында да мондый үрнәкләр бар, дип раслый...
Владимир кенәз үләр алдыннан (1015 ел. Сүз уңаеннан гына өстик: аны Берестово бистәсендәге харәм йортында, җарияләре кочагында вафат булган, диләр) улларына аерым биләүләр бүлеп калдыра. Үзе якынрак күргәннәренә Новгород, Ростов кебек эрерәк өлкә биләмәләре туры килә. Әйтик, тумышы белән болгар нәселеннән булган 4 нче хатынының уллары Борис белән Глебка хәзерге Мәскәү тарафындагы, ул вакыттагы Идел Буе Болгар дәүләте чигендәге Ростов белән Муром шәһәрләре туры килә. Мөгаен, Владимир кенәз ике кече улына биләмә сайлаганда тотрыклы, бай дәүләт янәшәсен сайларга тырышкандыр. Ә бертуганын үтереп, аның көмәнле хатыныннан туган, өлкән уллары исәбендә йөргән Святополкка исә хәзерге Белоруссиядәге Туров шәһәре биләмәсе билгеләнгән була. Атасы вафат булганда кенәз Борис әле Киевтән дә китеп өлгерми. Ул шушы кайгы турында хәбәр итү өчен энесе Глебка да чапкын юллый. Башка туганнарының да кайберләре пайтәхеткә кайта. Шулчак Святополк, аталары тәхетен биләү ихтималы булган өч бертуганын - Ярополк, Глеб һәм Борисны үтертеп, үги атасы тәхетенә утыра. 1019 елда исә Ярослав Мудрый, туганнары үчен алып, халык телендә Окаянный исеме алган Святополкны да теге дөньяга озата. Ярымболгар нәселеннән булган Борис белән Глеб исә, кенәзләр арасыннан иң беренчеләрдән булып, дин башлыклары карары белән Изгеләр исемлегенә кертелә. Ягьни, аларны язмаларда «канонизированы русской церковью» дип зурлыйлар. Алар исеме бүген дә дин әһелләре теленнән төшми, даими рәвештә искә алына. Аталары исә андый бәхеткә төгәл мең ел тулганда гына иреште. Ул Кремль каршында ук әзерләнгән урынга һәйкәл булып басты. Ходай Тәгаләдән бу гамәлне кабул итүен телисе генә кала. Ул чагында әле нотыкларда гына телгә алынган дуслык, бердәмлек дәвере дә килеп җитәр, бәлки.
Лирон ХӘМИДУЛЛИН,
Вахит ИМАМОВ,
Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк ияләре.
.Владимир князь портреты.
.Святослав кенәзнең император Цимисхий белән очрашуы. К.Лебедев рәсеме. 1880 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: