Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

БЕЛЕМНЕҢ СЫЙФАТЫН КИЛӘЧӘК БИЛГЕЛИ

Казан шәһәр Думасының XVII сессиясендә башкалада мәгариф системасын үстерү мәсьәләсе каралды. Фикер алышуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре дә катнашты. Доклад белән чыгыш ясаучы мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдергәнчә, Казан шәһәре мәгариф системасын үстерү стратегик максатны - барлык яшьләрнең сыйфатлы белем алуы өчен...

Казан шәһәр Думасының XVII сессиясендә башкалада мәгариф системасын үстерү мәсьәләсе каралды. Фикер алышуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре дә катнашты.

Доклад белән чыгыш ясаучы мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдергәнчә, Казан шәһәре мәгариф системасын үстерү стратегик максатны - барлык яшьләрнең сыйфатлы белем алуы өчен тигез дәрәҗәдә мөмкинлекләр тудыру максатын куя. Стратегия мәгарифкә идарә итүнең һәм финанслауның соңгы нәтиҗәгә йөз тоткан яңа моделен булдыруга юнәлтелгән, ул мәгарифне төбәк икътисады белән интеграцияләүне көчәйтү, аның инновацион характерын тәэмин итүне күздә тота. Ел саен бюджет чыгымнарының яртысына якыны шушы максатка ирешү өчен тотыла.

Республиканың "Бәләкәч" программасы кысаларында казанлыларга мәктәпкәчә белем бирүне тәэмин итү буенча зур эш башкарылды. Аны гамәлгә ашыру барышында 3-7 яшьлек нәниләрне балалар бакчаларына урнаштыру өчен чират тулысынча бетерелде. Хәзер теләгән барлык балалар бакчага йөри. Балалар бакчаларында 5692 урын булдырылды. Казанда барлык балаларның 75,3 процентына мәктәпкәчә белем бирелә. Тулаем Русиядә ул - 63,8, Татарстан буенча 73,7 процент. Бу Казанда балаларга мәктәптә белем алу өчен старт мөмкинлекләре тигез дәрәҗәдә тудырылган дигән сүз.

Шуның белән бергә, өч яшькәчә балаларны яслеләргә урнаштыру мәсьәләсе тулысынча ук хәл ителмәгән әле. Дүрт мең ярым чамасы бала яслегә урнашу өчен чиратта тора. Яңа микрорайоннар бигрәк тә зур кытлык кичерә. Мәсьәләне хәл итүнең төрле вариантлары карала. Аларның берсе - мәктәпкәчә белем бирү челтәрен үстерү өчен хосусый инвесторларны җәлеп итү. Дәүләтнең һәм инвесторларның хезмәттәшлек нәтиҗәләре буларак, агымдагы елның июлендә Совет районында 50 урынга исәпләнгән "Созвездие" балалар бакчасы ачылды. Барысы 685 урынга исәпләнгән 6 хосусый балалар бакчасы төзелә. Икенче юнәлеш - гаилә балалар бакчалары. Бүген Казанда алар 9 инде.

Әмма мәктәпкәчә балалар оешмалары биналарының күпчелеге нык искергән, алар инде моннан 30 ел элек төзелгән, капиталь ремонт кирәк. Дөрес, соңгы елларда капиталь ремонтка 436 миллион 934,6 мең сум акча тотылган. Ләкин бу гына җитми шул. 175 балалар бакчасы ремонт көтә. Доклад буенча фикер алышуларда катнашучылар да игътибарны бу мәсьәләгә юнәлттеләр.

Өч елга билгеләнгән капиталь ремонт программасына 30 елдан артыграк хезмәт иткән 134 мәктәп кертелгән иде. Быел аның 44е ремонтланган. Ремонт өчен бик зур сумма - 919 миллион сум акча каралган. Җәй көне мәктәпләргә 60 миллион сумлык агымдагы ремонт та ясалган. Шул ук вакытта күпчелек мәктәпләрнең спорт заллары ярым-җимерек хәлдә әле. Аларны якын арада тәртипкә китерү зарурлыгы турында сессия кабул иткән карарда да күрсәтелде. Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия депутатлары мәктәп спорт залларын капиталь төзекләндерү буенча да шәһәр программасын эшләү кирәклеген белдерделәр.

Соңгы елларда Казанда мәктәпләр төзелеше шактый уңышлы бара дип әйтергә мөмкин. Универсиада авылында IT-лицее, Вахитов районының 12 нче мәктәбе бинасы, Мәскәү районы икенче лицей-интернатына янкорма төзелде. Тиздән Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге интернат-лицее дә яңа биналы булачак. 2012-2014 елларга Казанда мәгарифне үстерү программасы кысаларында яңа микрорайоннарда мәктәпләр төзү планлаштырыла.

Күрелгән чаралар федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру мөмкинлеген бирде. Яңа уку елы башыннан 1-2 сыйныфлар яңа стандартлар режимында укытыла, шәһәрнең тугыз мәктәбендә бишенче сыйныфларда стандартны кертү буенча эксперимент үткәрелә. Федераль бюджеттан финанслау булмаса да, барлык мөмкинлекләрне файдаланып һәм ата-аналарның теләкләрен исәпкә алып, дәресләрдән соңгы эшчәнлекне оештыруның төрле модельләре эшләнде. Мәктәпләрдә белем бирүдә тиешле шартлар тудыру өчен кирәкле мебель, кампитрлар һәм спорт җиһазлары алынды, моның өчен быел 132 миллион сум акча тотылды.

Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү программасы гамәлгә ашырыла. Моның өчен кирәкле укыту-методик һәм интерактив җиһазлар куелды, татар телен белмәүче 1500 тәрбияче әзерлек курсларында белем ала. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен шартлар тудыру буенча җитди адымнар ясалды. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә андый балалардан 500гә якын төркем оештырылды. Физик мөмкинлекләре чикле балалар саны күп булган 34, 57, 78, 80, 177 нче мәктәпләргә, 121 нче лицейга керү юллары көйләнде. Федераль бюджеттан моның өчен 11,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Сәламәтлеге начар балаларны ерактан торып укыту өчен 57 махсус кампитр куелды. Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә толерантлык мөнәсәбәте формалаштыру программасы сынап каралды.

Докладта һәм чыгышларда мәгариф кадрларын әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү хакында да сүз күп булды. Чөнки белемнең сыйфаты беренче чиратта педагогның әзерлегенә, сәләтенә бәйле. Казанның мәгариф идарәсе башлыгы И.Һадиуллин кадрлар кытлыгы булмавын белдерде. Әмма чыгышлардан күренгәнчә, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең бер өлешенең әзерлеге әлләни мактанырлык түгел икән. Уку йортларын тәмамлаучылар, хезмәт хакы түбән булганлыктан, тәрбияче булып эшләргә теләми. Дипломлы белгеч баласын бирегә урнаштыру максатыннан гына тәрбияче булырга ризалаша. Баласы мәктәпкә укырга кергәч, гадәттә үзе дә китеп бара. И.Һадиуллин 35 яшькә кадәрге укытучыларга социаль ипотека буенча фатир алганда хөкүмәтнең ун процент ташлама ясавын уңай күренеш буларак бәяләде. Мәгариф идарәсе башлыгы карашынча, әлеге чара яшь белгечләрнең бу тармакта ныгып калуына китерә.

Ел дәвамында Сингапурның Educare компаниясе кысаларында 240 педагог заманча укыту алымнарын өйрәнде. 700 инглиз теле укытучысы "Татарстан Республикасы өчен инглиз теле" киң масштаблы онлайн-өйрәнү проектында һөнәри осталыкларын күтәрделәр, аларның иң яхшылары чит илдә стажировка үтү өчен сайлап алынды.

Докладта билгеләп үтелгәнчә, Казан укытучылары Русия күләмендә абруй казандылар, алар күп кенә конкурсларда җиңү яулады. 11 укытучы "Мәгариф" проекты буенча җиңүче дип табылды. 35 укытучыга республика хөкүмәте гранты тапшырылды. Өч ел рәттән "Ел укытучысы" республика конкурсында Казан педагоглары җиңеп чыкты. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен А.Алиш исемендәге укучылар сарае һәм 2 нче лицей-интернат Русия Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре мәктәптә укыту сыйфатының төп күрсәткече булып тора. Казан укучыларының күрсәткечләре 14 фәннең 12сеннән республиканыкыннан югарырак. Бары тик география һәм француз теле буенча гына түбән. Быел урыс теленнән 80-100 балл алучылар саны бер ярымга арткан. Узган ел 679 кеше булса, быел - 1023. Ә менә математикадан андый укучылар саны шактый кимегән (138дән 93кә калган). Мәгарифнең сыйфаты буенча шәһәр эксперт советында әлеге проблеманы хәл итү юллары билгеләнгән.

Докладта әйтелгәнчә, Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар Санкт-Петербург, Новосибирски, Ижевски, Самара, Түбән Новгород, Уфа кебек миллионнан артык халкы булган шәһәрләр укучыларына караганда яхшырак нәтиҗә күрсәткәннәр. Казанда мәктәпне тәмамлаучыларның 41е максималь балл туплаган. Узган ел ул 10га кимрәк булган. Урыс теленнән, географиядән, биологиядән, информатикадан 100 балл җыючылар саны арта төшкән. Республика буенча математикадан 100 балл җыючы укучылар икәү генә булган, икесе дә Казан шәһәренең 131 нче лицееннән икән. Быел шәһәрдә 539 кеше мәктәпне медальгә тәмамлаган. 265 кешегә - алтын, 274енә көмеш медаль тапшырылган.

- Безнең эштә талантлы балаларны эзләү, аларга вакытында ярдәм оештыру төп юнәлеш булып тора. Талантлы балалар өчен өстәмә белем үзәге эшли. Олимпиадада җиңүче укучыларга, аларны әзерләүче укытучыларга грантлар түләнә. Бу чаралар Бөтенрусия олимпиадаларының төбәк этабында призлы урыннарны 233кә җиткерергә мөмкинлек биргән, узган ел исә андыйлар 223 иде. Бөтенрусия олимпиадаларының йомгаклау этабында Казан укучылары 43 призлы урынга лаек булдылар. Математика, астрономия, астрофизика, химия, программалаштыру буенча халыкара олимпиадаларда казанлылар җиңүгә иреште, - диде И.Һадиуллин.

Казан мэры Илсур Метшин үз чыгышында техник түгәрәкләрне торгызу зарурлыгына басым ясады. Аерым алганда, сүз суднолар төзү һәм авиамодельләштерү буенча эшчәнлекне торгызу турында бара. Мэр фикеренчә, барлык күренекле конструкторлар да эшчәнлекләрен түгәрәкләр кысаларында башлап җибәргәннәр. "Техник түгәрәк - булачак даһиләр, үз эшләренең чын осталары туа торган урын. Шәһәр бюджеты никадәр кысмасын, без шәһәр югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлек итеп, бу юнәлешкә ярдәм күрсәтәчәкбез", - диде ул.

Иң талантлы балаларны җәй көне лагерьларга җыю, аларның һәрберсе белән конкрет эшләү турында да тәкъдимнәр булды. Талантлы яшьләр белән эшләүгә сәнәгать предприятиеләре үзләре дә җиң сызганып тотынырга тиешләр. Аларның предприятиеләрнең, тулаем шәһәрнең киләчәге булуын онытырга ярамый. Һәр бала киләчәктә мөмкин кадәр зуррак файда китерү өчен әзерләнсен.

2012-2014 елларга шәһәр мәгарифен үстерү программасын гамәлгә ашыруга 2,5 миллиард сум акча билгеләнә. Әлбәттә, киләчәктә яңа бурычлар, яңа мөмкинлекләрдән чыгып аңа билгеле дәрәҗәдә өстәмәләр дә кертергә мөмкин. Әмма стратегик юнәлеш - белем бирүнең сыйфатын даими арттыра бару үзгәрешсез калачак.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев