Мәдәни җомга

БӨЕК ЛЕНИН ВАТАНЫНА СӘЯХӘТ

Көтмәгәндә-уйламаганда, март ахырында күршедәге Ульяновск өлкәсенә сәяхәткә чыгарга туры килде. "Татмедиа" берләшмәсенең генераль директор урынбасары С.Таишева сөйләшүләр алып барган да өлкә губернаторы С.Морозов Татарстанның берничә газета-журнал редакторын кабул итәргә ризалыгын биргән. Һич яшермим, Ульян өлкәсенә моңа чаклы барганым юк иде. Шунлыктандыр, Татарстан чиген чыгуга ук, юлда очраган һәр авыл-саланы күз...

Көтмәгәндә-уйламаганда, март ахырында күршедәге Ульяновск өлкәсенә сәяхәткә чыгарга туры килде. "Татмедиа" берләшмәсенең генераль директор урынбасары С.Таишева сөйләшүләр алып барган да өлкә губернаторы С.Морозов Татарстанның берничә газета-журнал редакторын кабул итәргә ризалыгын биргән.
Һич яшермим, Ульян өлкәсенә моңа чаклы барганым юк иде. Шунлыктандыр, Татарстан чиген чыгуга ук, юлда очраган һәр авыл-саланы күз уңына алдым. Әлбәттә, юл өстендәге бистәләрдә, иң беренче чиратта, вак-вак кибет-кафелар, машина юу йә ремонт салоннары, төзелеш материалларын сату нокталары үсеш алган инде. Ирек дигән бик шәпле җил килгәч, боларда да эшкуарлар һәм карак кавем затлы йорт вә коттеджлар корып куйган, ләкин байтак урамнарда инде хуҗасы ташлап киткән, янга янтайган ятим хәрабәләр дә очраштыра. Өлкә мәркәзе дә әүвәл ялгыз, күпчелеге агач йортлардан хасил урамнар белән каршылый, үзәгенә якынайгач кына заманча, үтә матур "кублар" сәламли. Шунысы сөенеч, Ульянда безнең Казансу буена Сибгат Хәким урамы яклап тезелгән, яки Суворов училищесы артында, Подлужная урамы тирәсендә калкып чыккан архитектура "шедеврлары" күзгә кереп тормый.
Өлкә губернаторы Сергей Иванович Морозов безне "Хөкүмәт йорты" дип аталган сарайда кабул итте. Ул - губернатор өчен төзелгән аерым сарай түгел, барча департамент һәм идарәләр дә шушы ук түбә астында, урынбасарлары да янәшә кабинетта. Элек бу йорт урынында Сембер каласының үтә затлы, мәгърур кафедраль соборы басып торган, 1930 еллар уртасында аны якташлары җитәкчелегендә хакимияткә килгән большевиклар шартлатып юк иткән. Бик шәп колонналар белән бизәлгән сарайны да шул ук большевиклар сугышка чаклы ук аякка бастырганнар. Ни галәмәт, Идел елгасы каршында күкрәген ачып утырган Хөкүмәт сараен тышкы яктан сыңар гына полицей да сакламый, вестибюльнең ишек төбендә дә япа-ялгыз сакчы каршы ала. Безне ниндидер "бомба эзләгеч" аппаратлар аша үткәреп тә кимсетмиләр.
"Без" дигәнем - генераль директор урынбасары С. Таишева һәм "Мәдәни җомга", "Казан утлары", "Безнең мирас", "Идел", "Ялкын", "Сабантуй", "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" матбагаларының мөхәррирләре. Туган республикабызда мондый хөрмәт вә ихтирам төшебезгә дә керми, бездә хәтта министрлар да фәрештәдер, алар болытлар өстеннән "кара гавам" арасына төшә алмый, ахры.
Ә Сергей Морозов үзе, аның урынбасары Ольга Никитенко, ярдәмчесе Әмир Яхин, департамент башлыгы В.Лучников, матбугат үзәге җитәкчесе И.Жарков Казан мөхәррирләре һәм Ульян өлкәсендәге милли-мәдәни автономия рәисе Рәмис Сафин белән ике сәгать буена рәхәтләнеп, эчкерсез һәм дустанә әңгәмә корып утырды. Ясалма булмаган, реаль мәгълүматларны да без турыдан-туры губернаторның шәхсән үзеннән туплап кайттык.
Әлбәттә, бик күп яктан Ульян өлкәсен безнең Татарстан белән бер үк төрле бизмәнгә куеп булмый. Ул - Россиядәге иң кечкенә өлкәләрнең берсе, мәйданы да 37 мең кв.км гына. Татарстанның мәйданы 68 мең кв.км булып, анда 4 млн.нан артык кеше яшәсә, Ульян өлкәсендәге халык 1 млн да 300 мең тирәсе генә. Әле шуның да 600 меңгә якыны Ульянның үзендә, 120 меңнән артыгы Димитровград (революциягә кадәр безнең татар Мәләкәсе) каласында яши. Авылларда яшәүчеләр саны 30 проценттан артмый. Күршеләрне - төрле авырлык үлчәвендә чыгыш ясаучы спортчылар дип санасаң да ярый. Ә шулай да...
Сергей Морозов губернатор булып сайланган 2004 елда өлкәдә торак төзелешенең күләме 100 мең кв.метр тәшкил итсә, узган ел ул 900 мең метрдан артып киткән. Элек нигездә шәхси хуҗалыклардан, сугышка чаклы күтәрелгән ике-өч катлы йортлардан һәм биш катлы "хрущевкалар"дан хасил микрорайоннар янәшәсендә 180 мең кеше яши торган Яңа шәһәр калкып чыккан. Авиация заводларында һәм ике аэропортта эшләүчеләр өчен 150 мең кешелек яңа микрорайон һәм белем үзәкләрен үз эченә алган, димәк ки, беренче чиратта мөгаллимнәр гомер итәчәк Мәгариф шәһәрчеге дә формалашып килә. Ульян каласы үзен Россиянең авиация үзәге итеп танытуга ирешкән. Дөньядагы "Аэрбас", "Боинг" фирмалары белән иңгә-иң басып хезмәттәшлек иткәнгә күрә Ульянда элеккеләре янәшәсендә яңа "Аэрокомпозит" заводы төзелгән. Семберлеләр гражданлык авиациясе өчен искергән "Ту-154" самолетына алмашка "Ту-124", "Ил-114" самолетларын эшләү белән мәшгуль. Аларның заводларында берьюлы 100-150 тонна күтәрә алучы "Руслан"га алмашка тагын да куәтлерәк "Ермак" исемле йөк самолеты әзерләнә. Самолетларга ягулыкны һавада өстәү өчен "Ил-78" самолетын җитештерә башлаганнар. "Ил-76" модельле хәрби самолетлар җитештерү өчен дөньяның барлык почмагыннан инде 10 елга җитәрлек заказлар җыелган. Болай да "халыкара аэропорт" дәрәҗәсенә ия ике һава аланына да, авиация заводларына да яңарту үткәрелә. Европа югарылыгында төзелгән индустрия паркында япон, корея, немец, чех белгечләре эшли. Шулар ук хәзер Ульян автомобиль заводы нигезендә Россия заводлары өчен станоклар төзү, интернет технологияләре өчен микроэлементлар ясау буенча да яңа завод нигезләү белән шөгыльләнә. Шоферсыз гына, автоматика белән идарә ителә торган автомобильләр төзү, Россиядә беренче булып җил генераторлары җитештерү буенча да белгечләр әзерлек алып бара. Табигый газны биоэнергиягә әверелдерү, кояш энергиясен эшкә җигү, кеше тәненең янгында зыян күргән өлешендәге тирене ясалма чимал белән алыштыру өлкәсендә дә эзләнүләр дәвам итә. Элек татарныкы булган Димитровград каласында атом станцияләре өчен яңа типтагы реактор эшләнә.
Авиация, автомобиль өлкәсенә шушы кадәр игътибар бирелгәч, ни галәмәт, мәгариф челтәренә дә үзгәрешләр керә. Ульян-Сембер сабыйларында күк йөзенә мәхәббәт тәрбияләү эше махсус бакчаларда ук башлана. Авиация заводларында эшләргә әзерләү яки авиация институтларында белем алу өчен махсус мәктәп, колледж һәм гимназияләр булдырылган. Россиядә гражданлык авиациясендә күптән юкка чыккан "махсус очучылар хәзерләү мәктәбе"н дә кабат тергезгәннәр.
Губернатор өлкә тормышындагы кимчелекләрне дә яшерми. Аларда авылларга газ кертү тәмамланмаган әле. Авыл хуҗалыгында ташландык кыр калдыруга юл куелмаса да, икмәк уңышы мактанырлык түгел. Ике миллион гектарга җиткән чәчүлек мәйданыннан узган елда 800 мең тонна гына икмәк җыеп алынган. Биш мең сыерга исәпләнгән мегаферма төзегән вакытта да Татарстанның "Кызыл Шәрык" холдингы ярдәм кулын сузган. Өлкәдә нефть чыгару күләме дә елына 600 мең тоннадан артмый. Өлкәдәге уртача хезмәт хакының күрсәткече буенча да күкрәк киереп мактанырлык түгел, ул 24 мең сум тирәсе тәшкил итә. Аның каравы, Ульянда үзәктәге, иң престижлы дип саналган районнарда төзелгән йортларда да бер кв.метр мәйданның бәясе 40 мең тәңкәдән артмый. Бәлки, шундый очсызлык тәэсирендәдер, Ульян өлкәсе демографик күрсәткечләр буенча ил күләмендә 1 нче урынга чыккан. 2005 елда өлкәдә 9 мең сабый туган булса, узган ел бу сан 15 меңгә җиткән. Уртача гомер озынлыгы 71,4 яшь булып исәпләнә. Шунысын да өстик: губернатор Сергей Морозов - үзе 5 бала атасы!
Ульян урамнарын айкап йөргән чакта безне иң сокландыр­ганы - тарихка ихтирамлы мөнәсәбәт булды. Болар Казандагы гоҗ хуҗалар сыман кыланмаган, үзәктәге бер генә иске йортны да юкка чыгармаган. Бигрәк тә элек Мәскәү, соңрак Ленин исемен йөрткән урамга кергәч, иске Семберне күреп таң калмалы! 1929 елда ук сафка бастырылган Ленин музее, Ленин мемориалы, Гончаров музее, XVIII гасырда ук төзелгән һәм хәзер драма театры урнашкан, заманында подвалында Е.Пугачев тотылган бина да, хәтта, үз вакытында Л.Брежнев белән А.Косыгин утыртып киткән каеннарга чаклы - барчасы шул көенчә! Иске Сембернең йөзе дә, тарихы да шул хәлендә калган, җитмәсә, урам чатларына XVIII-XIX гасыр зыялыларын хәтерләткән гражданнарының сыннарына тикле куеп чыкканнар бит. Шул ук "буржуйлар" чорында һәм алар акчасына төзелгән Офицерлар йортын да үзгәртми саклаганнар, дияр идем, түбәсендәге елан төшерелгән Казан туграсын алып ташлаганнар. Сембер өязе байтак дистә еллар буена Казан губернасының бер өлеше булып торган, ә еланлы тугра килмешәк кавемгә ошамаган, димәк. Гәрчә, Сембер җирләре дә элек Болгар һәм Казан ханлыкларына буйсынып яшәүне исбатлап тору да артык юкса. Әмма тарихны җиңүчеләр яза бит. Болгар ханлыгы вакытында ук билгеле бу каланы фәкать 1648 елда гына Богдан Хитров атлы воевода нигезләгән, дип раслаулары шуннан.
Семберлеләр үзләрендә туган шәхесләрне дә хөрмәт итә белә. Шушы җирлектән чыккан Бөек Ленин, тарихчы Н.Карамзин (безнең Кара морза нәселе вәкиле бу!), язучы И.Гончаров, ХХ гасырдагы телевидение йолдызы В.Леонтьева - һәммәсе дә түрдә. Болар хәтта үзләрендә эшләп киткән барча губернаторның исемлеген төзеп, мәгълүм булганнарының портретларын "Хөкүмәт йорты" диварларына тезеп чыккан (без "бөек, бөек", дип күкрәк сугарга, ай-һай, яратабыз, ә үзебезнең ханнарыбызның рәсемнәрен ясап та тезә белмибез бит; тагын бер мисал өстәсәк - казахлар безнең Алтын Урда данын чәлдереп, 55 хан рәсемен ясап куйды, җитмәсә, һәйкәлләрен тезеп чыгарга да җыеналар әле).
Шушы хөрмәткә ия шәхесләр арасында үз татарларыбызны да күрү - олы шифа. Шул ук Ленин урамында һәм аның бер чатында атаклы Акчурин морзалар яшәгән агач йортлар элеккечә саклана. Ләкин аларның берсен инде вак-төяк кибетләргә арендага бирә башлаганнар, хөкүмәтнең аларны тотарга акчасы юк, ә чит-ят кулга, вакытлы гына "эшкуар"га эләксә, Акчуриннар хәзинәсенең сакланышы да бик икеле. Акчуриннарның Зөябаш авылындагы элекке утары да бик нык зыян күрә башлаган, ди, аны да, Сембер уртасындагы бу татар һәйкәлләрен дә саклап каласы, моның өчен Татарстанның ярдәм кулын сузасы иде бит!
Ульян хакимиятен татарларга битарафлык яки сансызлыкта һич гаепләп булмый. Губернатор С.Морозов шәхсән үзе кала үзәгендәге инде ярым-ташландык хәлгә килгән кинотеатрны татар милли-мәдәни автономиясе өчен бүлеп биргән. Бинага шактый күп чыгымнар тотып ремонт үткәргәннәр. Татар мәдәният үзәге итеп ачып куелгач, анда 20 милләттәшебез хезмәт куя башлаган, шушы йортта башкортлар, чуашлар, удмуртлар да үз мәдәни бәйрәмнәрен уздыра. Мәдәни үзәк каршына бөек Кол Гали һәйкәлен бастырып куйганнар. Өлкәдә яшәүче 150 меңнән артык татарның милли һәм рухи үзәге бу. Мондый сарайларга ия булып яшәүче башка мохтарият Ульяннан кала бер генә төбәктә дә юк! Җитмәсә, Ульян өлкәсе хакимияте татарның Россия күләмендәге Сабантуй бәйрәмен үткәрү вазифасын да өченче мәртәбә үз җилкәсенә алган!
Шушы үзәктә узган очрашу барышында милләттәшләребез язучылар тарафына да искиткеч зур үпкә белдерде.
- Берлекне Фоат Галимуллин, Илфак Ибраһимов җитәкләгән чакта Казан әдипләре елына бишәр-алтышар тапкыр килә иде, соңгы 4 елда сыңар язучыны да күргәнебез юк. Морза Акчуриннарга, СССРның халык артисты Г.Шамуковка, урын өстендә ятып иҗат иткән Гакыйль Сәгыйревнең үз акчабызга чыгарган китабын тәкъдир итүгә багышланган кичәләр оештырдык, чакырып хатлар яздык, Язучылар берлеге һәм аның рәисе Рафис Корбан безнең якка әйләнеп тә карамады...
Редакторлар буларак, без, әлбәттә, Ульян өлкәсендәге матбугат хәлләре белән дә кызыксынмыйча калмадык. Татарстаннан кала барча төбәкләрдә, нәкъ совет чорындагыча, йә Матбугат министрлыклары, йә департаментлар җитәкчелек итә. Өлкәнең 24 районында да 8-12 шәр битле газеталар чыгарыла, Ульянның үзендә тагын 14 исемдәге "дәүләт" матбугаты дөнья күрә икән. Һәр газета-журнал коллективы банкларда ике хисап ачкан. Бер хисапка - дәүләт тарафыннан бирелгән субсидия акчалары, икенчесенә - редакцияләр үз көчләре белән эзләп-ялынып тапкан яисә рекламадан кергән табыш тупланып бара. Редакцияләр субсидияләр өчен дәүләт оешмалары алдында, ә реклама табышлары өчен - попечительләр шурасы алдында хисап тота. Аларга өстән ниндидер информ-кушымталар яисә сәясәт көчләп тагучы бер генә үзәк тә юк. Губернатор аппаратында алар белән нибары 7 генә кеше идарә итә. "Сембер" дип аталган 120 битлек әдәби журналны да хөкүмәт хисабына яшәтәләр. Өлкәдәге әдипләр берлеге нибары 50 язучыны берләштерә, әмма киләчәк буын хакына дип, журналны 400 данәдә булса да барыбер нәшер итәләр. Ульян халкын әдәбият белән кызыксынмый дип әйтергә тел бармый, чөнки дөньякүләм ЮНЕСКО оешмасы да Ульянны - Россиянең иң укучы каласы дип таныган бит...
Ни үкенеч, күршеләрдә бер көн генә кунак булып китәргә туры килде. Ә сабак-гыйбрәт алырлык үрнәкләр байтак икән. Без янә барырга сөйләштек. Сабак алырга дип түрәләр дә безгә кушылмас­мы?..
В.ИМАМОВ.
Автор фотолары.
. Губернатор С.Морозов һәм татар мохтарияте рәисе Р.Сафин.
. Губернатор белән төшкән күмәк рәсем.
. Татар мәдәни үзәк сарае.
. Ульяновлар гаиләсе 1878-1887 елларда яшәгән
йорт-музей.
.В.Ульянов үскән бүлмә.
. Сембер урамында элекке гражданнар хөрмәтенә
һәйкәл.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: