Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Бастрыкин: Галявиевның суд-психиатрия экспертизасы әле төгәлләнмәгән

175нче гимназиядә һәлак булган балалар һәм өлкәннәр истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне күтәрделәр.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин видеоконференцэлемтә буенча Казан 175нче гимназиясенә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнары белән очрашты. Ул тикшерү барышы турында сөйләде, шулай ук атуда гаепләнүчегә карата комплекслы стационар психология-психиатрия экспертизаның тәмамланмавын әйтте.

Бастрыкин фаҗига сәбәпләренә тирән анализ ясарга кирәк дип басым ясады.

Тикшерү комитеты башлыгы һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына рухи зыян компенсациясе һәм матди зыянны каплау турындагы таләпләрне белдерү турында тагын бер кат искә төшерде.

Моннан тыш, Александр Бастрыкин гимназиягә һөҗүм вакытында зыян күргән балаларны дәвалау ничек баруы белән кызыксынды һәм төбәктәге хезмәткәрләргә социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.

Үз чиратында, җитди имгәнүләр алган һәм хәзер дә катлаулы дәвалану процессын узучы балаларның ата-аналар аларга алга таба да социаль адаптациядә, белем алуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итәргә кирәк булачак, диделәр. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Россия Хөкүмәтенә һәм республика хакимият органнарына практик ярдәм күрсәтү өчен тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде.

Очрашу азагында 175нче гимназиядә һәлак булган балалар һәм өлкәннәр истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне күтәрделәр. 

 

Полина Шевчук 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X