Мәдәни җомга

Баланы алты айдан бакчага бирәсезме?

Күптән түгел беренче туган көнен билгеләп үткән Милананың әнисе Екатерина Кулина әби-бабайлары чорындагы бакчаны шулай дип искә төшерә. «Нефтехим Медиа» оешмасында корреспондент булып эшли ул. Ана булу бәхетенә тиенеп, баласын кочаклап утырган чагында эшкә чыгарга туры килә аңа. Чыгуын чыгарсың да, бер яшьлек кызчыгыңны кая куярсың?

Милана белән күрешү

Әлеге гаилә белән танышуыбызга нефть химиячеләре каласыннан алынган бер чакыру сәбәпче булды. Түбән Каманың мәктәпкәчә белем бирү идарәсеннән шалтыратып: «Килеп китегез әле. Соңгы 25-30 елда күрмәгәнне күрерсез. Мондый очрак республикада әлегә бердәнбер», – дигәч, юлга кузгалдык. Шәһәрнең 17 нче «Лебедушка» бакчасының бусагасын атлап керүгә, безне аның мөдире Лидия Ивановна Жаркова каршы алды һәм, артык шәрехләп тормыйча гына, үз артыннан ияртеп китте.

Өстә – бер генә киелә торган халат, башлык, маска. Зәхмәтле коронавирус заманы булмаса да, шулай киенер идек, чөнки ишекнең икенче ягында – берсеннән-берсе нәни балалар. Алты кешелек төркемгә йөрүчеләрнең кайберләренә әле 1 яшь тә тулмаган. Менә шунда безнең каршыга, кочагын җәеп, Милана үзе килеп басты да инде. Ул бу гадәти булмаган группага килгән тәүге бала икән. Бакча тормышына шактый тиз өйрәнгән. «Биредәге тәрбиячеләр һәр баланы үзенекедәй якын күрә. Кызым барысына да шулкадәр ияләнде, яңа сабыйлар килә башлагач, хәтта көнләшеп тә куйды, – дип сөйли әнисе Екатерина. – Дәү әти-дәү әниләребез әле үзләре эшләп йөри. Ә миңа эшкә чыгарга кирәк булды. Менә шундый ясле төркеме ачылу безнең проблеманы җиңел генә хәл итте дә куйды». Һөнәре буенча журналист Екатерина 17 нче бакчада 6 айлык нәниләр төркеме туплану хакында ишетүгә тәвәккәлли һәм беренчеләрдән булып гариза яза. Узган елның 2019 елның ахырыннан Екатерина да, Милана да «эшкә» йөри башлыйлар.

Совет яслесен искә төшерү

«Әлеге төркемне ачу идеясе моннан берничә ел элек ил Президенты Владимир Путин Россиядә Балачак унъеллыгы игълан иткәннән соң ук барлыкка килгән иде. Былтыр бакча бинасына капиталь ремонт ясаганда, аны тормышка ашыру мөмкинлеге туды. Яслегә имчәк балалары да киләчәге көн кебек ачык булганга, ана һәм бала бүлмәсе ясау кирәк иде бит», – дип, «унъеллыкка соңарыбрак керү»нең нәни серен дә ачып куйды бакча тормышы белән таныштырып йөргәндә Лидия ханым.

Әзерлек эшләре моннан ике ел элек башланган. Нәниләр өчен бүлмәләрне уңайлы, куркынычсыз итү генә түгел, андый сабыйлар белән эшләүгә күнекмәгән тәрбиячеләрне эшкә өйрәтү дә кирәк булып чыккан. «Узган гасырның 50-60 нчы елларында чыккан китапларны актардык. Чөнки ул чорда балаларны нәкъ шул яшьтә яслеләргә кабул иткәннәр. Үз әниемнең дә бик күп балалы яследә эшләгәнен хәтерлим. Анда аларны утыртып кую өчен манежлар бар иде. Аналарга 1,5-3 яшькә кадәр декрет ялында утырырга мөмкинлек бирелгәч кенә, мондый төр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗ кимеде», – ди мөдир.

Бүген исә үрнәк алырлык, тәҗрибә уртаклашырлык мондый төр оешмалар юк дәрәҗәсендә. Илнең төрле почмакларында талпынып-талпынып карыйлар да, төрле оешмаларның таләпләрен үтәп бетерү мөмкин булмавына сылтап, сүзне нәтиҗәсез генә очлап куялар.

Базар шартларындагыча әйтсәк, ихтыяҗ булса, тәкъдим туа. Түбән Каманың мәгариф идарәсе эшне нәкъ шулай оештырган да. Башта 17 нче бакча җитәкчелеге ата-аналар фикерен өйрәнгән, аннары күршедәге балалар поликлиникасы табиблары белән киңәшләшкәннәр. «Әлбәттә, сораштыру барышында төрле фикерләр яңгырады. Кемдер куркып калды, кемдер: «Ана кеше сабый баласын үзе карарга тиеш», – дип сөйләнде. Ә бит тормышта төрле хәлләр, төрлечә уйлый торган кешеләр бар. Кайберәүләр үз өендә гаилә өчен уңайлыклар тудыру белән канәгатьләнә. Андыйлар бер декрет ялын икенчесенә ялгап куя. Болар өчен хатын һәм әни булу вазифасы тормышны түгәрәк итә. Ләкин икенче төрле хатын-кызлар да бар. Алары, декрет ялы озакка сузылганда, һөнәр осталыгын югалтудан шикләнә. Карьера баскычыннан күтәрелергә омтылучылар, гомумән, иркенәеп өйдә утыруның хыялларыннан баш тартуга китерәчәген аңлыйлар. Һәркем үзенчә хаклы», – дип, дәүләт тарафыннан бирелгән мөмкинлекнең вакытлы һәм урынлы булуына басым ясады Лидия ханым.

Тәпи китмәгән баланы яслегә тапшыру гадәти күренеш булган совет чорыннан соң шактый вакытлар узды. Хәзер бала тәрбиясе белән шөгыльләнүче оешмаларга таләпләр бик катгый. Шуңа күрә Түбән Камада, яңа юнәлешкә кереп киткәнче, Роспотребнадзор, мәгариф идарәсе, туклану комбинаты вәкилләре, баш шәфкать туташы катнашында консилиум уздырылган. Авырлыкны ничек җыюына карап, һәр сабыйга туклану нормасы билгеләнгән. Урамга һава суларга алып чыгар өчен ике урынлы махсус коляскалары да ишегалдында тора. «Өйдә һәр эшне төгәл бер режим белән үтәп булмый бит. Ясле төркеменә киткәч, кызым үз яшьтәшләре белән бер ритмда яши башлады: вакытында ашый, вакытында йоклый», – дип сүзгә кушыла Екатерина ханым һәм көн дәвамында әни ролен башкарган тәрбиячеләргә рәхмәт әйтә.

Бер сменада, гадәттәгечә, тәрбияче һәм няня эшли. Уннан икегә кадәр – төп эшләрне башкарганда дүртәү булалар. Үзләре дә әни булган ханымнардан мондый төркемдә эшләүнең үзенчәлекләре белән кызыксынам. Ә алар беравыздан: «Үз баламны да шушы бакчага бирер идем», – дигән фикерне әйтә. «Балаларның күбесе әле күкрәк сөте белән туклана, шуңа күрә махсус көйләнгән имезү бүлмәбез бар. Мөмкинлекләре булган әниләр, бакчага килеп, баласы белән күрешеп китә ала», – ди тәрбиячеләрнең берсе Анастасия Баранова. Шундый бәләкәчләр белән эшләү алдыннан ул да башка хезмәттәшләре белән бергәләп махсус әзерлек курслары узган. «Тагын бер плюсыбыз бар, – дип сүзен дәвам итә бакча мөдире. – Якында гына балалар поликлиникасы урнашкан. Шуңа өстәп, бер тәрбиячебез Светлана Андреевна Семенованың исә ике белеме бар – ул педагог та, медик та. Кирәк чакта һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер».

Биредәге бәләкәчләр тагын бер кешене бик яраталар икән. Өлкән шәфкать туташы Галина Михайловна Сармаева, махсус курслар үтеп, массаж ясый башлаган. Педиатрлар тәкъдиме булганда, ата-аналар, түләүле булса да, аңа бик теләп ризалашалар. Апаларының сыпыруы тәнгә сихәт: балалар рәхәтләнеп йокыга тала. Шуларның берсе Аделина, безнең керүгә керфеген дә селкетмичә, мыш-мыш йоклавын дәвам итте. Сафиннарның күп балалы гаиләсеннән икән ул кызчык. Бакчага килгәндә үрмәләп йөргән сабыйлар, массаж курсы үткәннән соң, тизрәк һәм ышанычлырак атлап китә.

Күнекми чараң юк

Биредә һәркемнең үз караваты, ашаганда утыру өчен уңайлы урындыгы бар. Балалар әкренләп чүлмәккә утырырга, юынгач бит сөртергә өйрәнә. «6 айдан килгән балалар бакчада калуны тиешле нәрсә кебек кабул итә. Беренче көнне генә күз уңыннан юкка чыккан әниләрен эзләп маташтылар. Хәзер килергә ашкынып торалар. Коронавирус таралу куркынычы булган чордагы ике атна дәвамында гына эшләми тордык».

«Бакчага килгән сабыйлар азмы-күпме үз теләкләрен аңлатып бирә ала. Ә сезгә «У», «бу»дан артыкны белмәгән сабыйлар белән эш итәргә кирәк», – дим, тәрбиячеләргә карап. «Аңлашабыз инде. Кулдан тартып алмасалар, хәтта китап та укырга тырышабыз. Игътибар белән тыңлаган балалар да бар. Барысы да бармак буяуларын ярата. Әниләр исә, ул һәм кызларының тәүге иҗат җимешләрен өйгә алып кайтып, рамкага элеп куя, – ди Анастасия ханым. – Менә Милана – уң кулыбыз. Аннан башка уенчыкларны да урыннарыннан күчерергә ярамый – барыбер үзенчә үзгәртәчәк. Гайнуллин Данис та җитез егет – бик тиз үз кеше булды». Беренче мәлдә, әниләреннән аерылганда, күз яшьсез генә булмый инде. Кукарин Эрик, мәсәлән, мәҗбүри яллардан соң кабат бакча режимына күчүне авыр кичергән. Үзара гел татарча гына аралашкан гаиләдә үсүче Айлин Юнысова бакчада әкренләп икенче дәүләт теленә күчеп бара. Бу үзгәрешләрнең берсе дә тәрбиячеләр игътибарыннан читтә калмый. Сабыйның һәр яңа һөнәре, үз-үзен тотышындагы яңалыгы махсус карталарга язып барыла. Тәрбиячеләр үз күзәтүләрен проектның фәнни җитәкчесе – педагогика фәннәре кандидаты Галина Борисовна Монинага юллыйлар. Педагог тагын киңәш-тәкъдимнәрен бирә.

Ун балага исәпләнгән төркемдә бүген алты нәни йөри. «Прививка мәсьәләсе генә бераз кыенлык тудыра. Ә болай тәҗрибә уңышлы бара дип әйтә алабыз,– ди бакча мөдире. – Сентябрьдән болары яңа группага күчәчәк. Бүгенге көндә кабат бәләкәчләр төркеме туплана».

Шунысын да әйтеп үтик: «алты айлыклар» төркеменә шәһәрнең төрле районнарында яшәүчеләрне дә кабул итәләр. Иң мөһиме: ата-ана үз сабые өчен иртә социальләшүнең кирәкме-юкмы икәнен алдан билгеләсен. Ихтыяҗ булган очракта, 17 нче бакча коллективы аларга ярдәмгә килергә риза.

Белгеч фикере

Галина Монина, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, «Лебедушка» балалар бакчасындагы 6 айлык балалар төркеменең фәнни җитәкчесе:

Күкрәк баласын шушы яшьтән бакчага бирүне мөстәкыйльлек тәрбияләүнең иң отышлы ысулы түгел дип саныйм. Ул нарасыйның әнисе белән бәйләнешен киметергә мөмкин. Шулай да, тормыш булгач, кайчакта ана үзен һәм баласын туендырыр өчен эшкә чыгарга мәҗбүр була. Күп кенә аналар, бәби алып кайтканнан соң, психологик стресс кичерә, бу да, үз чиратында, сабыйга зыян салырга мөмкин. Шулай ук имин булмаган гаиләләрдә үсүчеләр үзенә тиешле тәрбияне алып бетерми йә булмаса, имин тормышта яшәүче бала, беренче туган көнен билгеләп үткәнче үк, 4-5 няня «алмаштыра» (ә бакчадагы апалар даими эшли). Бу очракларда нәнине бакчага йөртү дөресрәк булыр.

Беркемне дә баласын бакчага бик иртә бирергә өндәмим, әмма кайчак алай эшләү  сабый өчен иң кулай чишелеш булырга мөмкин. Нәниләр белән шөгыльләнү, аның физиологик һәм психологик яктан адаптацияләшүенә сизгерлек тәрбияләү, ата-аналар белән хезмәттәшлек итү буенча махсус әзерлек узган тәрбиячеләрнең баланың яңа тирәлеккә җайлашуы өчен кулыннан килгән барлык эшне башкарачагына иманым камил.

Бүген күпләр мондый төр төркемнәр ачылуын һәм нәниләрен шунда биргән ата-аналарны тәнкыйтьләргә маташа. Мәрхәмәтлерәк булсак иде, аларның күбесе моны үзе теләгәнгә түгел, ә тормыш таләбеннән чыгып башкара.

 

Ландыш Нәсыйхова

Мәгариф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: