Мәдәни җомга

Балалар татарча әсәрләр укыймы?

Татарстан Фәннәр академиясендә “Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.

Аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин алып барды. Утырышта язучылар һәм балалар өчен нәшер ителә торган газета-журнал редакторлары һәм журналистлар, телевизион тапшыру мөхәррирләре катнаш­ты. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “ШАЯН ТВ” каналының башкарма директоры Рәмилә Сәхәбетдинова, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире урынбасары Факил Сафин, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова чыгышларында һәм фикер алышулар барышында әдәбият, сәнгатьнең һәм матбугатның балаларга тәрбия бирүдәге әһәмияте һәм алып барган эше бәян ителде һәм күп кенә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр ачыкланды.  

Бүгенге көндә татар халкы алдына гаять мөһим бурыч – балаларыбызны татар телендә тәрбияләү, белем бирү, аларның туган телләрендә әйбәт сөйләшерлек, аралашырлык, иҗат итәрлек итеп үстерү мәсьәләсе килеп басты. Шуңа узган елның февралендә эфирга чыга, ноябрь аенда тәүлек дәвамында эшли башлаган “ШАЯН ТВ” каналының да төп максаты итеп балалар өчен татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган тапшырулар, мультфильм­нар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша ул-кызларыбызда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, дип билгеләнде. Канал Татарстан Президенты Р.Миңнеханов тәкъдиме белән эшли башлады һәм ул да аның әһәмиятен туган телебезне, мәдәният һәм мәгарифебезне саклап калу дип тәгаенләгән иде. Чөнки бала татарча сөйләшә белмәсә дә, телевизорга тартыла, күрә. Алар телевидение экраннары аша үзләре теләгән мультфильмнарны, тапшыруларны карый, гаджетларда, телефоннарда утыра.

Сөйләшүне Р.Сәхәбетдинова чыгышы белән башлап җибәрделәр. Башкарма директор канал эшчәнлегенең беренче көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясенең тәрҗемәчеләр табу,  һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтүен искәртеп үтте. Узган вакыт эчендә  “ШАЯН ТВ”да 20 дән артык уникаль тапшыру булдырылган. Вакытның калган өлешендә (3 сәгать дәвамында) тәрҗемә ителгән контент күрсәтелә. Аларны әзерләгәндә канал тапшыруларын алып баручылар галимнәр, язучылар, укытучылар белән киңәшә. Шул ук вакытта галим Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендә экспертлар төркеменең дә канал эшчәнлегенә ярдәме зур. “ШАЯН ТВ” журналистлары һәм хезмәткәрләре  балалар белән дә очрашып алуны гадәт иткән. Бу аралашулар барысы да тапшыруларның эшчәнлеген яхшыра баруына китерә. 

Р.Сәхәбетдинова “ШАЯН ТВ”ның  буыннар чылбыры өзелмәвен төп максатларының берсе икәнлеген искәртте. Һәр татар кешесе үз халкы тарихын, мәдәниятен, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне белергә, аларны түкми-чәчми балаларыбызга тапшырырга тиеш. “ШАЯН ТВ” шушы максатта  берничә проект эшләгән. Әйтик, каналда татар җырларын популярлаштыру ниятеннән халкыбыз моңнарын даими яңгыратуга әһәмият бирелә,  көзен “Сәйлән” дигән тапшыру да ачу планлаштырыла. “ШАЯН ТВ”да балаларның татар тарихында, әдәбиятында тирән эз калдырган шәхесләребезне белеп үсүе дә күз уңында тотыла. Шушы нияттән мәшһүрләребез турында сюжетлар эшләнә, аларның эшчәнлеге турында балалар аңларлык итеп сөйләнә. “Асыл батыр” дигән проект шундыйлардан. Телеканал мәктәп укучылары өчен географиядән мәгълүмат бирердәй тапшырулар да әзерли. “ШАЯН ТВ”ның төп максатларыбызның берсе итеп иҗади, сәләтле татар балаларын халыкка күрсәтүне дә билгели. 

Канал балалар игътибарын төрле илләрнең мультфильмнары белән дә җәлеп итә. “ШАЯН ТВ”да эшләүчеләр аларны  үзләре татарчага тәрҗемә кыла. Телеканал бу мәсьәләдә  төп партнерлары булган “Татармультфильм”, “Аксу” студиясе эшчәнлегенә дә таяна. Соңгысы тәрҗемә итәргә булышса, “Татармультфильм” мирасыбызны яктырта торган мультфильмнар әзерләп тәкъдим итә. Хәзер балалар арасында популяр булган мультфильмнарны татар телендә карау мөмкинлеге булдырылган. Канал тәрҗемәчеләр төркемен һәм күпсанлы актерлар базасын туплауга ирешкән. Мультфильмнарның күбесен инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә итәләр икән. Мәсәлән, “Сәяхәтче Дәрия”, “Алга, Диего” кебек мультсериаллар аша балалар татар һәм инглиз телләрен өйрәнсә, “Җанлы шакмаклар” рәсем ясарга өйрәтә. Якын арада эфирга “Ниндзя ташбакалар”, “Минифорс”, “Айкарли” кебек танылган мультсериаллар чыгачак.

Тик мультфильмнарда тормышыбызда сирәк кулланылган сүзләрне уңышсыз кертеп җибәрү кебек очраклар булгалый. Рәмилә Сәхәбетдинова бу җәһәттән галимнәргә сүзлекләрне кабат карап чыгарга кирәклеген искәртте. “Кайбер гыйбәрәләр, тормышта кулланылмасалар да, сүзлеккә кертелгән. Бала аңламый торган сүзләрнең мультфильмнарга кушылып китүе шуның белән аңлатыла. Әйтик, бронила дигән хайван биология дәреслегендә бронила дип, ә сүзлектә күбәләч дип язылган. Нәтиҗәдә, мультфильмга да шундый тәрҗемәдә керде. Татарча аңлашыла торган сүзләр куллансак, балалар татар теленә күбрәк тартылыр иде”, - диде канал җитәкчесе. Тәрҗемә мәсьәләсе темасын  Татарстан китап нәшриятының балалар һәм үсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева дәвам итте. Ул игътибарны мультфильмнарны тәрҗемә иткәндә, калькаларның күп кулланылуына  юнәлтте. “Балалар алай сөйләшми... Тәрҗемә иткәндә сүзне сүзгә түгел, ә мәгъ­нәсен бирергә кирәк - диде ул. -  Аннары тапшыруларда төп сөйләүченең тавышы төссезрәк булуы да кәефне кыра”. Сәнгать белгече Рауза Солтанова да бу уңайдан  зурлар өчен фильмнарда да, балаларныкында да бер үк актерлар тавышы яңгыравына, тапшыруларга театр училищесында укучыларны да җәлеп итәргә кирәклеген әйтте. Балаларга аларның кайсысының тавышы күбрәк ошавына кастинг үткәрү дә мәслихәт. “Һәр кешенең тавышы үзенчәлекле, кайберләре мультфильмдагы образга туры да килмәскә мөмкин”, - диде Р.Солтанова.

Айсылу Галиева шулай ук  телеканалда татар контентын да арттыру кирәклеген белдерде. “Мәсәлән, “ШАЯН ТВ” Рабит Батулланың,  башка балалар язучыларының татар мифологиясенә нигезләнеп эшләнгән әсәрләре буенча мультфильмнарга заказ бирә алыр иде. Шул ук вакытта балаларыбызга химия, физика, биология дәресләрендә дә куллана алырдай өстәмә мәгълүмат бирелүе дә кирәк”. К.Миңнуллин исә тапшыруларның берсеннән икенчесенә күчкәндә дә салмаграк булу соралуын искәртте. “Балалар нигә башка каналга күчә, тапшыруларны әти-әнисе, әби-бабасы белән караганда, кызыксынуы көчлерәк була. Тәрҗемә мәсьәләсендә бергәләп утырып аерым бер сөйләшүгә чыгарга кирәк”.

“Мәйдан” журналының баш мөхәррире урынбасары Ф.Сафин да соңгы елларда балалар аңыннан милли рух югалып баруын, яшьләрнең туган телләреннән елдан-ел күбрәк читләшүен  әйтте. Шул ук вакытта, язучы балалар матбугатына заманчалык җитмәве дә үзен сиздерүен искәртте. Әгәр  шулай дәвам итсә, телефон, гаджетларның хакимлеге балаларның тел байлыгы зәгыйфьләнүенә китерүе ихтимал.  “Хәтта татар гимназиясендә укучыларның да 25 проценты гына үз телебездәге әдәби әсәрләрне, балалар матбугатын мөстәкыйль укый ала”, – дип белдерде ул.

Язучы шулай ук балалар матбугатында дөнья күргән әсәрләр өчен язучыларга гонорар түләү мәсьәләсен күтәрде. Ә бу бик мөһим. Чөнки балалар газета-журналларында басылган әсәрләр өчен язучыларга каләм әҗере бик аз. Шуңа да бүгенге көндәлек матбугат язучыларыбызны активлаштыру өчен бәйге игълан итәрлек, фестивальләр оештырырлык яки язучы белән шәхси килешү төзеп, аерым темага әсәрләр яздыртырлык хәлдә түгел. 

Язучы бүген балалар өчен әдәби әсәрләрне һәр сан саен биреп бара торган төп басма итеп, “Көмеш кыңгырау” газетасын атады. “Ялкын” журналының да дәрес биргәндә укыту өчен кызыклы формадагы язмалары белән аерылып торуын күрми мөмкин түгел. “Сабантуй”ның да хикәяләрнең азагына җиткермичә, аларны, балаларга штрих-код биреп, смартфоннар аша укып бетерергә киңәш итү тәҗрибәсе дә уңышлы. 

“Сабантуй” һәм “Ялкын” журналы баш мөхәррире И.Фазуллин үзе дә балаларны татарча әдәбият һәм газета-журналлар укуга яңа технологияләр нигезендә җәлеп итеп була, дигән фикер белдерде. “Заман балалары тизлек ярата. 5-7 секунд эчендә кызыксындыра алмасаң, алар игътибарын башкага күчерә. Журнал битләрендә күләмле әсәрләр бирсәң, бала аны ахырына кадәр укып та бетермәскә мөмкин”, - ди ул. Р.Солтанова, Н.Игъламов балаларны беренче минутларда ук җәлеп итәр өчен әсәрләрдә дә, сәхнә куелышларында да, фильмнарда кызыклы форма табылырга тиеш­леген әйтте. Ким Миңнуллин  да бу уңайдан тапшыруларның да, газета–журналларда басылган әсәрләрнең дә  балаларны ялыктырмаслык булуына да дикъкать итәргә кирәклеген белдерде. 

М.Хәбетдинова утырышта катнашучыларның игътибарын балалар өчен язылган сәхнә әсәрләре аз булуына, театрларның кече яшьтәгеләр өчен репертуары сай икәнлегенә юнәлтте. Галимә моның сәбәбен театрлар белән язучылар арасында мөнәсәбәтләр җайга салынмавыннан күрә. “Театрлар тамашачыны җәлеп итәр өчен төрле ысуллар куллана. Язучыларыбыз да тирән фикерле әсәрләр яза, телләре дә бай, тормыш тәҗрибәләре дә бар, әмма алар сәхнә әсәрләрендә, режиссерлар таләп иткәнчә, үз темаларын ача алмый.  Режиссерлар әсәрләр нигезендә текстны өр-яңадан язып чыгарга, яңа сценарий тудырырга мәҗбүр”, - диде ул. 

М.Хәбетдинова язучыларга эш хакы түләмиләр дигән сүзләрнең дә чынбарлыкка туры килмәвен искәртте. “Сәхнә әсәрләре конкурсларында үземнең дә  катнашканым булды. Балалар драматургиясендә премия, мәсәлән, 30 мең тәшкил итте. Мәдәният министрлыгы туган якка багыш­ланган әсәрләрне 100 мең сум белән кызыксындырды. Ә аңа нибары бер әсәр дәгъва итте”, – диде М.Хәбетдинова.

Ул Казанда драматургия лабораториясендә заказ буенча эшләүдә дә язучыларның сүлпәнлекләрен билгеләп узды. Бездә сәхнәдә эпик әсәрләр юк. Эпосларны балалар бик яратып кабул итә. Галимә бу нисбәттән, Р.Зәйдулланың театрлар белән бәйләнештә эпик сәхнә әсәрләре иҗат итүен уңай яктан телгә алды.

М.Хәбетдинова фикеренчә, мәгариф системасы биш көнлек укуга күчсә, татар теле белән әдәбият сәгатьләренә вакыт кыскарса, тәрбия мәйданчыгы буларак театр калачак. Әмма театрлар өчен сәхнә әсәрләре язучылар аз. Галимә театр лабораторияләре уздырылып торуын, “Нәүрүз”дә дә дәресләр үтүен, әмма язучыларның аларга йөрмәвен, спектакльләрнең премь­ераларында да әдипләребезне күреп булмавын әйтте. XXI гасыр театрында аларның формасы да, жанрлары да үзгәрә бара. Конкурсларга Н.Игъламов Россия күләмендәге белгечләрен җыеп, дәресләр үткәрә. Й.Миңнуллина “Зөһрә кыз” әкиятен алып рәссам Ксения Сашина белән берлектә яңа форматта спектакль тудырды. Әмма рәссам башка милләт кешесе булгач, геройлар да миллилекне югалтты. Й.Миңнуллина - заманча әсәрләр иҗат итәргә сәләтле язучы. Бу кызыклы спектакль Кариев театрына кереп китте. 

Д.Салихов бу уңайдан театрларның да язучыларга йөз белән борылырга тиешлеген искәртте. “Бер генә режиссерның яныма килеп, “Данил абый, теге яки бу темага әсәр языгыз әле”, - дип әйткәнен, яисә башка драматургларга пьеса язарга тәкъдим ясаганнарын ишеткәнем юк”, - диде. Драматург, гомумән, заказ буенча эшләүгә каршы булуын әйтте. “Заказга язу һәм күңелдә туганны кәгазьгә төшерү – икесе ике әйбер. Теләмәгәнне көчләп яздырып булмый. Әдипнең күңеленә салынган оеткы тәмам әзер булырга тиеш, шуннан соң гына яңа әсәр дөньяга туа”, - диде. Ул бүген телефон, гаджетлар хакимлек иткәндә, аларны җиңеп, балаларны укуга җәлеп итәрдәй әсәрләр әлегә язылмаганын да таныды. 

Бу уңайдан Р.Сәхәбетдинова да балалар өчен спектакльләрне телевидение аша күрсәтергә әзер булуларын белдерде.

Г.Ибраһимов институты директоры Ким Миңнуллин балалар дөньясын рухи яктан үстерү юлларын табу эше даими барырга тиеш­леген искәртте. Түгәрәк өстәлдә алга таба бу мәсьәләдә тагын да бергәләп утырып киңә­шүләр кирәк, дигән уртак фикергә киленде. 

Сөембикә КАШАПОВА. 
 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: