Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Балалар табибәсе: “Мәктәпкә балалар ач килмәсен”

"Балаларның сәгатьләп ялы турында карарлар юк, һәрбер әти-әни моны үзе хәл итә. Әмма бала яхшы итеп ашарга да, ял да итеп алырга, түгәрәкләргә дә йөрергә тиеш. Балаларның уку һәм ял чаралары да бер урында булса, бигрәк тә яхшы. Хәзер күп мәктәптә мондый мөмкинлекләр бар. Педиатр буларак шуны әйтәм: мәктәпкә балалар ач килмәсен...".

Укучылар бөтен таләпләрне үтәргә дә риза, тик онлайн укытуга гына күчермәсеннәр. Бүген әти-әниләр дә шул ук теләктә: кабат дистанцион уку әйләнеп кайтмасын. Әмма укытуда берәр төрле үзгәреш булса, инде барысы аны кабул итәргә дә әзер. Иң мөһиме – чир тизрәк узсын да, элеккечә яши башлыйк. 
Балалар табиблары исә, әлегә борчылырлык сәбәпләр юк дип саный. 

– Мәктәптә барысы да уч төбендә кебек. Хәзер  пандемия генә түгел, грипп сезоны башланганын беләбез. Грипптан профилактика чараларын күрү мөһим. Беренче урында грипптан вакцинация ясатырга кирәк. Балаларга вакцина-прививка ясатудан курыкмагыз. Планлы прививкалар бар, кайбер әти-әниләр алардан да баш тарта, хәтта манту ясатмаучылар бар, – ди “Адымнар” полилингваль мәктәбе табибәсе Венера Бабанова. 

Биредә һәрбер җирдә һаваны чистартучы җиһазлар куелган. Укытучылар да сыйныф бүлмәләрен җилләтеп алырга кирәклеген белә, битлек кия. Әти-әниләрне мәктәпкә кертмиләр. Алар да саклану битлекләре кияргә тиеш. 
– Кайчак әти-әниләр артык акыллы була. Авыз-борынны каплау гына, сакламый, диләр. Әмма без кияргә кирәклекне аңлатабыз. Мәсәлән, ул чирле килеш килә икән һәм авыруны башкаларга йоктыру ихтималы зур. Мәктәптә бүген салкын тиеп авыручы балалар бар. Башкаларны да сакларга кирәк. Көн дә укучыларны тикшереп кертәбез. Бу эштә укуытучылар актив катнаша. Температуралы балаларны өйләренә кайтарып җибәрәбез, – ди табибә.

Балаларны бер үк вакытта гигиена таләпләрен үтәргә өйрәтергә  кирәк, ди 28 ел балалар табибы булып эшләүче Венера ханым. Ул шулай ук бер үк вакытта һәрбер укучыга көндәлек режимны төгәл үтәргә  чакыра. Укучыга кагылышлы “эшләр” көн дәвамында үз җаена алып барылырга тиеш. 
– Балаларның сәгатьләп ялы турында карарлар юк, һәрбер әти-әни моны үзе хәл итә.  Әмма бала яхшы итеп ашарга да, ял да итеп алырга, түгәрәкләргә дә йөрергә тиеш.  Балаларның уку һәм ял чаралары да бер урында булса, бигрәк тә  яхшы. Хәзер күп мәктәптә мондый мөмкинлекләр бар. Педиатр буларак шуны әйтәм: мәктәпкә балалар ач килмәсен. Вакытында ашасыннар, вакытында йокларга ятсыннар, вакытында торсыннар. Көндәлек режим көйләнгән булуы шарт. Бала ял да итсен. Бала үзе теләгән  түгәрәктә генә шөгыльләнсен.  Әти-әниләр үзләре теләгәнне балаларына такмасын. Каникул алдыннан балалар бигрәк тә ара. Баш авыртуларына арта, күпчелек чир бала организмы арыганнан барлыкка килә, – дип сөйли ул.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X