БАЛАЛАР ӨЧЕН АКЧА КЫЗГАНМЫЙК
Совет чорында «Иң яхшысы - балаларга» дигән лозунг бик актуаль иде. Бу шигар төрле рәсми чаралар үткәргәндә даими рәвештә яңгырады. Әйтергә кирәк, балаларга ныклы белем, тәрбия бирү, аларның сәламәтлеге хакында кайгырту буенча шактый эш башкарылды да. Бүгенге шартларда да балалар игътибардан читтә дип әйтеп булмый, билгеле. Әле күптән түгел генә...
Совет чорында «Иң яхшысы - балаларга» дигән лозунг бик актуаль иде. Бу шигар төрле рәсми чаралар үткәргәндә даими рәвештә яңгырады. Әйтергә кирәк, балаларга ныклы белем, тәрбия бирү, аларның сәламәтлеге хакында кайгырту буенча шактый эш башкарылды да.
Бүгенге шартларда да балалар игътибардан читтә дип әйтеп булмый, билгеле. Әле күптән түгел генә Казан шәһәр Думасы балаларның һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту буенча чаралар турындагы мәсьәләне карады. Хәзер шәһәрдә «2012-2014 елларга Казан шәһәрендә мәгарифне үстерү», «Казан шәһәр халкын наркотизация профилактикасы», «2013 елга Казан шәһәрендә балаларның, яшьләрнең сәламәтлеген, ялын һәм мәшгульлеген оештыру» программалары гамәлдә. «Сәламәтлек бишьеллыгы» республика программасы да уңышлы гамәлгә ашырыла.
Соңгы елларда Казанда балалар һәм яшьләр авыруларын дәвалауны, профилактика үткәрүне, мониторингны тәэмин итүче оешмалар системасы барлыкка килде. Әлеге системага шифаханә челтәре, мәктәпләрдәге һәм балалар бакчаларындагы медицина кабинетлары, яңа сафка бирелгән студентлар шифаханәсе, шулай ук махсуслаштырылган диспансерлар һәм үзәкләр керә.
Башкарма комитетының структур бүлекчәләре шулай ук «Воркаут», «Sport House», «Сәламәтлек сукмаклары» кебек проектларны гамәлгә ашыра. Алар да балаларның һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Демографик хәлнең уңай якка үзгәрүен - балалар тууның соңгы елларда арта баруын, балалар үлеменең, киресенчә, кими төшүен, йогышлы авырулардан интегүчеләрнең азаюын да шушы проектларның уңай нәтиҗәсе дип бәяләделәр. Яңа туган балаларга диагностика үткәрү системасы да җайга салынган. Мәктәп укучыларының 89 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән.
Ирешелгән күрсәткечләр бәхәссез. Әмма алар белән тынычланырга ярамавына, ашыгыч хәл ителергә тиешле проблемаларның күп җыелуына медицина университеты профессоры Владимир Менделевич, шәһәр мэры Илсур Метшин, чыгыш ясаучы депутатлар кат-кат басым ясадылар. Бу аңлашыла да, чөнки халыкның яшәеш сыйфаты, социаль тормыш шартлары билгеле дәрәҗәдә балалар сәламәтлегенең торышы белән билгеләнә. Балаларның һәм яшүсмерләрнең шактый өлеше нерв, сөяк-мускул системалары, сулыш органнары авыруларыннан интегә. Грипп белән авыручылар күп.
Статистика мәгълүматларына караганда, яңа туган балаларның 5,5 проценты авыру икән. Казан шәһәрендә бүген рәсми теркәлгән 3965 инвалид бала бар. Зур сан бу! Кызганыч, аларның саны акрынлап булса да елдан-ел арта тора. 2009 ел белән чагыштырганда үсеш 11 процентка җыелган. Инвалидлыкка китергән авырулар арасында беренче урында нерв системасы авырулары, икенчедә - соматик патология, өченчедә - психика бозылу һәм бары тик дүртенче урында гына тумыштан килгән аномалияләр тора. Йод җитмәү сәбәпле, акыл үсешенең тоткарлануы күзәтелә. Суда фторның азлыгы исә тешләргә йогынты ясый.
Яшүсмер кызлар арасында бала төшерү проблемасы шактый киң таралган: аборт ясаткан хатын-кызларның 5 проценты 15 яшькәчә мәктәп укучылары. 10 яшьтән зуррак малайлар, 12 яшьтән узган кызлар арасында тәмәке тартучыларның шактый булуы да уйланырга җирлек бирә. Бу уңайдан балалар сәламәтлеге җәмгыять тормышының көзгедәге чагылышы булуын онытырга ярамый. Укытучы тартырга тиеш түгел дип саный Илсур Метшин. Әгәр укытучы тарта икән, укучыларына тәмәкенең зарары турында сөйли алмый бит инде ул.
Укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан Казан шәһәр башкарма комитетының мәгариф һәм сәламәтлек саклау идарәләре «Сәламәтлек сукмаклары» дип исемләнгән программа эшләделәр. Аңа илле мәктәпнең беренче сыйныфларында сынау үткәрелде. Сәламәтлек саклау идарәсе ерактан начар күрүче укучыларның күзләренә профилактика ясау алымнары тәкъдим итте, укучыларның калкансыман биз авыруларына каршы профилактика үткәрү өчен йодка бай күпме препарат кирәклеген исәпләп, финанс идарәсенә аңлатма җибәрде.
«Сәламәтлек бишьеллыгы» шәһәр программасы кысаларында нәниләрен балалар бакчаларына йөртүче ата-аналар өчен «Сәламәт гаилә мәктәбе» оештырылды. Дәресләрне балалар бакчалары тәрбиячеләреннән тыш хатын-кызлар консультацияләре, балалар шифаханәләре, медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре, ата-аналарның җәмәгать оешмалары вәкилләре үткәрә.
Авыру балаларның күп тууы депутатларда зур борчу тудыра. Сессиядә һәр чыгышта диярлек әлеге мәсьәләгә игътибар юнәлтелде. Табибләрнең белдерүенә караганда, балаларның 1,4 проценты гына тулысынча сәламәт туа икән. Республика башкаласында бер яшькә кадәрле балаларның авыру дәрәҗәсе тотрыклы рәвештә югары булып саклана. Ул хәтта республиканың уртача күрсәткеченнән дә 7 процентка югарырак. Әлбәттә, башкалабызда балалар сәламәтлеге районнарга караганда күпкә начаррак дигән нәтиҗәгә килергә кирәкми. Чөнки Казанда статистика төгәлрәк алып барыла, нормадан тайпылышны ачыклау өчен балаларга диагностика иртәрәк үткәрелә. Шулай эшләгәндә аны вакытында җайга салу мөмкинлеге дә бар. Бер яшькә кадәрге балаларда сулыш органнары авырулары беренче урында тора. Кан, азык эшкәртү органнары авырулары да киң таралган.
Яшь балаларны тиешенчә тукландыру кагыйдәләрен һәм таләпләрен үтәү, шулай ук йөкле хатыннарның һәм имезүче аналарның рациональ туклануын оештыруны мәҗбүри таләп итеп кую әлеге күрсәткечнең сизелерлек яхшыруына китерде. Табибләрнең мәгълүматларына караганда, бер яшькә кадәрге Казан балаларының 59 проценты күкрәк сөте белән тукландырыла. Русия буенча уртача күрсәткеч 33 проценттан артмый икән.
Кечкенә балалар арасында авыручылар һәм инвалид булып калучылар санын киметү максатыннан Казан медицина академиясе 1 нче балалар шәһәр хастаханәсендә «Үсеш клиникасы» оештырырга булды. Клиника эшчәнлеге тулысынча җайга салынгач, авыруларны күзәтүнең бердәм комплекслы программасын эшләү, балаларның үсеш динамикасын бәяләү, дәвалау алымнарын һәм вакытларын төгәл билгеләү максат итеп куелды. Өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына консультацияләр биреләчәк һәм стационар ярдәм күрсәтеләчәк.
2009 елдан башлап, «Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шәһәрнең өстәмә керемнәре һәм спонсорлар ярдәмендә 80 миллион сумнан артыграк бәягә сәламәтлек саклау оешмаларының балалар бүлекләре өчен дәвалау-диагностика җиһазлары, медицина техникасы, санитария автотранспорты алынды, биналарга 100 миллион сумлык агымдагы һәм капиталь ремонт ясалды. Киров районының Лукницкий урамында балалар шифаханәсе ачылды. Аны төзү өчен 35,2 миллион сум акча тотылды. Шушы көннәрдә генә Азино микрорайонында да сменага 280 бала кабул итәрлек яңа шифаханә төзү тәмамланды. Моның өчен шәһәр казнасыннан 207 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде.
«Без булдырабыз», «Игелеклелек әләме астында» шәфкатьлелек акцияләре башлангач, Казанда инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә, моның өчен кирәкле аппаратлар һәм җиһазлар сатып алуга 8 миллион сумнан артык акча җыелды. Шунысы да куанычлы, балаларга прививкалар ясауны төгәл календарь буенча алып бару нәтиҗәсендә соңгы алты елда дифтерия, полиомиелит, столбняк кебек куркынычлы авырулар бөтенләй күзәтелми хәзер.
2010 елдан башлап 7 нче, 11 нче балалар шәһәр шифаханәләрендә сәламәтлек үзәкләре эшли. Бу үзәкләр, кайда яшәүләренә карамастан, өч яшьтән өлкәнрәк балаларны кабул итә. Аларда балаларның психофизиологик хәле, йөрәкнең, сулыш органнарының торышы, канда холестерин дәрәҗәсе тикшерелә. Белгечләр ата-аналарга балаларын зарарлы гадәтләрдән арындыру буенча киңәшләрен бирәләр. Яшь мөмкинлекләрен исәпкә алып, туклануны, хәрәкәтләнүне, йокыны, көнкүреш һәм ял шартларын көйләү хакында әңгәмәләр үткәрәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәр балага дәвалану һәм сәламәтләнү буенча хосусый план да тәкъдим ителергә мөмкин. Соңгы ике ел дәвамында шәһәрнең әлеге ике сәламәтлек үзәгендә 30 меңнән артык бала булды.
2006 елдан башлап наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауларын ачыклау өчен мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында тикшерү үткәрелә. 2007 елдан башлап армиягә чакырылучы егетләр дә тикшерелә. Нәтиҗәдә 1000нән артык укучыларның һәм армия сафларына чакырылучы гражданнарның зарарлы матдәләр куллануы ачыкланган.
Казан шәһәре федераль мәгариф агентлыгы үткәрә торган укучыларны тукландыру системасын камилләштерү буенча эксперименталь проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Моның өчен федераль бюджеттан 100 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу акча тулысынча мәктәп ашханәләренә энергияне, суны азрак куллану мөмкинлеген бирә торган заманча технологик җиһазлар алуга тотылды. Италиядә һәм Германиядә җитештерелгән суыту җайланмалары, пароконвектоматлар, азык-төлек тарату линияләре, савыт юу машиналары 159 мәктәп ашханәсенә урнаштырылды. Алар үзләренең чыдамлы һәм югары нәтиҗәгә ия булуларын расларга өлгерделәр дә инде.
Мәктәп ашханәләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүдән тыш, өстәмә туклану урыны буларак буфетлар эшчәнлегендә дә тәртип урнаштырылды. Балалар организмына зыянлы азыклар, эчемлекләр мәктәп буфетларында сатылмый инде хәзер.
Мәгариф идарәсе тарафыннан 1-7 сыйныфларда укучылар өчен сәламәтлек паспортлары булдырылган. Әлеге паспортлар укучыларга үзләренең сәламәтлек һәм үсеш программаларын эшләргә, үз организмы үзенчәлекләрен аңларга һәм аның белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Ә авырган очракта табибкә дөрес диагноз кую да нык җиңеләя.
Физик культура һәм спорт белән аралашу аркылы сәламәт кеше тәрбияләү бүген мәктәпләр эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе. Шәһәр мәктәпләрендә физкультура дәресләре үткәрү өчен бөтен шартлар бар: спорт инвентарьлары, җиһазлар җитәрлек. 221 спорт залы, 166 спорт мәйданчыгы, 102 футбол кыры, 69 хоккей тартмасы укучылар карамагында. Аларда дәресләр дә, ярышлар да, спорт секцияләре дә үткәрергә мөмкин.
Балалар сәламәтлеге турында кайгырту бик җаваплы һәм авыр эш. Бу хакта сессиядәге һәр чыгышта басым ясалды. Башкарылган эшләрне уңай бәяләү белән бергә, башкарма комитетка, даими комиссияләргә мөһим бурычлар да йөкләнде.
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев