Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Көнүзәк мәсьәлә

Азкомплектлы авыл мәктәбендә дә профильле укытып була

Белем дәрәҗәсенең сыйфаты, укучы балаларны реаль тормышка әзерләү мәсьәләсе укытучыларны да, галимнәрне дә күптәннән бирле борчып килә. Бүгенге көндә, иҗтимагый-икътисади тормыш рәвеше тамырдан үзгәргән чорда, ул аеруча әһәмиятле, тормышчан төсмер ала. Эш бирүче тарафыннан нинди дә булса белгечнең әзерлек дәрәҗәсенә таләпләрнең арта төшүе дә бәхәссез. Ә менә белгечнең әзерлеге күп очракта мәктәптә алган белемнәре дәрәҗәсенә бәйле.

Россия Федерациясе хөкүмәтенең илебездә нанотехнологияләрне үстерү турындагы карары мәктәптә табигать фәннәренең укытылу дәрәҗәсенә мөһим йогынты ясый. Югары сыйныфларда профильле укыту мөмкинлеге булу бу эшкә өстәмә этәргеч бирде. Әти-әниләрнең теләкләрен исәпкә алып, укучыларның алдагы профессия сайлау юнәлешләрен һәм укытучылар коллективының әзерлек дәрәҗәсен анализлаганнан соң, без химия һәм биология фәннәренә өстенлек бирүче укыту планын эшләдек. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә бу юнәлештә актив эшләгән булуыбыз да мондый карар кабул итүгә йогынты ясамый калмады.

Беренчедән, мәктәбебезнең югары квалификация категорияле химия-биология укытучысы Галия Гыймран кызы Нәбиуллина инициативасы белән, Мәгарифне үстерү институты белән килешенеп, безнең мәктәптә вариатив химия дәреслекләре белән укыту буенча апробация үткәрелде. Моның өчен мәктәбебез белән Мәскәүдәге «Оникс» нәшрият йорты арасында килешү төзелде. Килешү буенча авторлары Н.СНовошинская, И.И.Новошинский булган шушы дәреслекләрне куллану буенча район һәм республика укытучылары алдында ачык дәресләр бирү, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү, Мәгарифне үстерү институты базасында авторлар каршында отчет бирү, матбугатта да бу эшне яктырту кебек чаралар каралган иде. Апробациянең кайбер нәтиҗәләре «Мәгариф» журналы битләрендә да яктыртылды. Авторларның профиль дәрәҗәсендәге дәреслекләре дә булуы исә профильле укытуга күчү концепциясен тормышка ашырганда бик зур әһәмияткә ия булды, укытучыга алыштыргысыз ярдәмлек булып торды. Әлбәттә, бүгенге көндә федераль исемлектәге О.С.Габриелян җитәкчелегендәге авторлар коллективы эшләгән дәреслекләрнең шулай ук тирән эчтәлекле, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек өчен ныклы белем бирүен дә искәртеп китәбез. Бер үк вакытта әлеге вариатив дәреслекләрне дә өстәмә уку әсбабы рәвешендә кулланабыз. Берничә ел комплекслы рәвештә бу юнәлештә эшләү укытучының да фәнни дәрәҗәсен үстерде: ул исә 2012 елдан бирле химия буенча бердәм дәүләт имтиханының киңәйтелгән биремнәрен тикшерүчеләрнең республика экспертлары комиссиясендә эшли.

 

 

Икенчедән, биология юнәлеше буенча да байтак кына эшләгән эшләребез профиль юнәлешен сайлаганда тагын бер өстәмә дәлил булды. Авыл мәктәбе укучыларының экология-биология һәм география предметлары юнәлеше буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм экологик культура тәрбияләүнең бер формасы буларак мәктәп яны укыту-тәҗрибә кишәрлегендәге җәйге практика үтүләре тора. Биредә лаборатор-тәҗрибә эшенә, авыл хуҗалыгы хезмәтенә күрсәтмә рәвештә өйрәтү, бергәләшеп нәтиҗәле хезмәт кую кебек тәрбияви якларга зур игътибар бирелде. Мондый төрле яклы, комплекслы укыту-тәрбия эшчәнлеге күпьеллык тәҗрибә тупларга һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек тудырды. Әлеге эшләребезнең дәлиле буларак мәктәп музеенда сакланучы Бөтенроссия күргәзмә үзәге эшендә даими актив катнашкан өчен Мәскәү шәһәре мэрының Рәхмәт хаты, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, Республика экология-биология методик үзәгенең, районыбыз Башлыгының Мактау грамоталары сөйли.

Өченчедән, профильле укытуга керешкәндә бу предметлар буенча матди-техник базаны исәпкә алу да зарур. Мәктәбебезнең химия-биология кабинеты район буенча үткәрелгән конкурста беренче урынга лаек булды, бу исә профильле укытуны төпле практик нигез белән ныгытырга мөмкинлек бирде.

Мәктәбебез базасында үткәрелгән фәнни-методик семинарларда, конференцияләрдә педагогика фәннәре докторлары И.Т.Гайсин, Җ.А.Хөсәенов, Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, мәктәп директорларының белемен күтәрү курслары җитәкчесе И.Р.Идрисов, шул ук институтның табигать фәннәрен укыту кафедрасы методисты Н.А.Галиева, башка галимнәр һәм мәктәп директорларының белемен күтәрү курсларында укучы республиканың, районыбызның мәктәп җитәкчеләре катнашты.

Профильле укытуның төп максаты укучыларның алдагы профессияләрен әзерлекле һәм аңлы рәвештә сайлауларына булышу булса, моңа ирешү юлы буларак бу предметлардан югары дәрәҗәдә алган белемнәре ныклы күрсәткеч булып тора. Мәктәбебез укучыларының дистә еллар дәвамында бердәм дәүләт имтиханнарында химия һәм биологиядән туплаган баллары стабиль рәвештә югары. Дөрес, кайбер елларда күрсәткечләрнең бераз кимүе дә күзәтелә. Әмма шуны да истән чыгармыйк: без бит берничә параллель сыйныфтан сайлап җыелган укучылар белән түгел, ә бәлки мәктәбебезнең барлык укучылары белән эшлибез.

Соңгы елларда укучыларыбыздан химия буенча БДИда Айгөл Гатиятуллина –80, Рүзәл Гыймадиев – 83, Гөлназ Хәмиева, Зилә Садыкова, Алинә Хафизова – 89 ар, Энҗе Галимова һәм Фирдүс Миңнәхмәтов – 95 балл, биологиядән Энҗе Галимова 84 балл җыюга иреште.

Профильле укытуның төп максаты буларак укучыларыбызның химия, биология, экология, география юнәлешләре буенча югары һәм махсус урта уку йортларына укырга керүе безнең эшчәнлегебезнең дөрес икәнлеген раслый. Соңгы ун елда Казан дәүләт медицина университетына – 6, Казан илкүләм-тикшеренү-технология университетына – 6, Казан дәүләт аграр университетына – 4, КФУга 6 укучыбыз укырга керде. Ә инде Казан медицина көллиятенә укырга кергән 32 укучыбызны да исәпкә алсак, шактый саллы сан булыр. Шәфкать туташы белгечлеген үзләштергән безнең элекке укучыларыбызны бүген Республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник онкология диспансерында, Регионара клиник диагностика үзәгендә, Казанның 7 нче клиник хастаханәсендә һәм республиканың башка күп кенә медицина учреждениеләрендә очратырга мөмкин.

Әлбәттә, безнең бу юнәлештә эшләвебез район һәм республиканың башка мәктәпләре белән дә үзара хезмәттәшлек шартларында барды. Химия укытучыбыз Г.Г.Нәбиуллина, эксперт буларак, укытучылар каршында күп тапкырлар чыгыш ясады. Ә иң мөһиме: районыбыз мәктәпләреннән химиядән бердәм дәүләт имтиханы бирергә җыенучы укучыларын җыеп, даими рәвештә консультацияләр үткәрде. Бу фәннән уртача балл инде берничә ел республика күрсәткечләреннән югары булды. Һәм быел, күпьеллык тәҗрибәне үзенә туплаган проект эше итеп эшләп, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының предметларны татар телендә укыту буенча игълан ителгән конкурсында катнашып, грантка ия булды. Бу исә яңа уку елында безнең башка гомуми белем бирү оешмалары белән иҗади хезмәттәшлекне ныгыту юлында тагын да зуррак этәргеч бирер, дип уйлыйм.

 

Дамир НӘБИУЛЛИН

"Мәгариф"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев