Мәдәни җомга

Авыр хәлдә калган оешмаларга да, торак алучыларга да ярдәм булачак

Үзизоляция шартларында күп кенә кече һәм урта бизнес вәкилләре, оешмалар авыр хәлдә калды. Күпчелеге ябылырга, хезмәткәрләрен эштән җибәрергә мәҗбүр булды. Кредитлар түләү, бина арендалау кебек авырлыклар да күп. Ике юл чатында калган оешмаларга нинди ярдәм күрсәтеләчәк соң? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кредит оешмалары вәкилләре белән уздырган видеокиңәшмәдә шул хакта сөйләштеләр.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, гражданнарга һәм бизнеска ярдәм күрсәтү буенча федераль программалар һәрдаим игътибар үзәгендә тора.
– Хәзерге вакытта ярдәм чараларына өметләнеп, бик күпләр кредит оешмаларына мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә аларның эшләрендә авырлык бар. Мондый шартларда халык һәм оешмалар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең нечкә якларын вакытында ачыклау һәм аны хәл итү бик мөһим, – ди ул.
Ярдәм чаралары арасында авыр хәлдә калганнарга хезмәт хакы түләү өчен процентсыз кредитлар бирү, Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән ташламалы кредит программасы, тормыш өчен мөһим булган товарлар җитештерүче оешмаларга кредит бирү программасы, 6,5 процентлы ташламалы ипотека кредиты алу программасы, банк эчендәге һәм дәүләт программалары буенча субъектлардагы кече һәм урта эшмәкәрлек кредитларын реструктурлаштыру, физик затларның, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгульләрнең кредитларын реструктурлаштыру кебек мөһим карарлар бар.
Эшмәкәрләр иң актив файдалана торган ярдәм чарасы – хезмәт хакы түләр өчен процентсыз бирелә торган кредитлар.
– Бу ярдәм баштан ук иң популяр чараларның берсе булды. Ләкин шул ук вакытта моңа бәйле шикаятьләр дә иң күбе, – ди министр. – Бүгенгә әлеге программада
40 банк катнаша. Шуларның 16сы – Татарстан оешмалары.
Җитәкче әйтүенчә, әлеге мөмкинлектән файдаланырга теләп, эшмәкәрләрдән 1282 гариза кабул ителгән. Шуларның 684енә рөхсәт бирелгән. 228 эшмәкәрнең гаризасы кире кагылган.
Күпләр пандемиядән зыян күрүчеләр исемлегенә эләкмәү сәбәпле, канәгатьсезлек белдерә. Шуңа күрә, Мидхәт Шаһиәхмәтов фикеренчә, әлеге исемлекне киңәйтеп, аренда, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен һәм җиңел сәнәгать кебек тармакларны да кертергә кирәк.
Иң актив файдаланыла торган ярдәм чаралары арасында кредит каникулы да бар. Коронавирус инфекциясеннән зыян күргән республика эшмәкәрләренә банк 23,1 млрд сум бурычларын түләүне кичектереп торган.
Дөрес, эшчәнлекләре кризистан зыян күргән тармаклар исемлегендә булмаган эшмәкәрләрне банк кире дә кага. Исе¬гезгә төшерәбез: кредит каникулыннан файдаланыр өчен бурычка алып торучының кереме соңгы айда узган елның уртача айлык кеременнән 30 процентка кимрәк булырга тиеш.
Шулай ук халыкка 6,5 процентлы ташламалы ипотека кредитын алу мөмкинлеге дә бирелде. Бүгенгә банклар 3,6 млрд сумга 1342 гариза кабул иткән дә инде. 112 кешегә исә рөхсәт бирелгән.
Шул ук вакытта, министр әйтүенчә, банклар мондый төр кредит алу өчен бирелгән гаризаларның 32,2 процентын кире кага. Ягъни бу – банк 433 клиентка кредит бирүдән баш тарткан дигән сүз. Монда белгечләр икенчел базарда торак сатып алу өчен ипотека рәсмиләштерү, кредитның күләме 3 миллион сумнан артып китү,
20 процент күләмендәге беренчел взносны түләүдән баш тарту кебек сәбәпләрне күрсәтә.
– Төзелеш компанияләре белән ипотека программаларының үтемлелеген арттыру юнәлешендә эшләргә, шулай ук күчемсез милеккә бәяләрнең акрын темплар белән үсү мөмкинлеген анализларга кирәк, – ди әлеге мәсьәләгә карата Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Шунысын да искәртик, ташламалы ипотеканы быелның 17 апреленнән 1 ноябре¬нә кадәр генә килешү төзеп алырга мөмкин. Кредитны 20 ел эчендә ябарга кирәк.
Ә кредит суммасы 3 млн сумны тәшкил итә. Шулай ук клиент торак бәясенең 20 процентын да шунда ук түләргә тиеш.

 

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: