Мәдәни җомга

Авылларда көтүнең керер чагы

Авыл әле кайчан гына: «Көтү чыга», – дип мәш килгән иде. Җәй күз ачып йомганчы узып та китте. Терлекләрнең хәтфә болыннарны иңләп йөрер көннәре санаулы гына калып бара.

Юл узганда көтү күрсәм, бала чаклар искә төшә. Авылда үсеп, шәһәрләрдә яшәүчеләрнең һәммәсенә хас җылы хистер ул, мөгаен. Бабай белән әби исән булган һәм әти белән әни яшьрәк чакларында безнең гаиләдә дә сыер асрала иде. Сыер малкайның беткәненә шактый еллар инде. Әти белән әни олыгайдылар шул, 80нән югарыда олы мал тоту авыр, үзләрен үзләре карый алганга да рәхмәт диярсең.

Балык Бистәсе районындагы күпчелек авылларда сыер көтүенә чыгу – өй чиратыннан. Сыер башына карап, бер көн билгеләнә. Әгәр ниндидер сәбәптә чыга алмасаң, көнеңне кичектерәсең яки кеше яллыйсың. Балык Бистәсе районында бер көн сыер көтүенә ялланып чыккан өчен 1 мең сум бирәләр. Күки авылында 1980 елларда шәхси хуҗалыкларда гына да 500дән артык сыер иде.

Сыер көтүенә биш ир-ат чыга, үсмер егет булгач кына командага ярыйсың. Мәктәптә югары сыйныфларда укыганда иңбашына чыбыркы асып, бер горурлык хисендә өйгә кайтулар бүгенгедәй хәтердә. Өйдәгеләр сине тавык ашы пешереп, зурлап каршы ала. Иртәнге сәгать дүрттә йокыдан уянулары гына авыр иде, мәгәр. Яшь чакларда йокы татлы бит ул, олыгая барган саен гына әче таңнан күз ачыла.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада 992 мең 984 мөгезле эре терлек асрала, шуның 333 мең 647се – сыерлар. Шәхси хуҗалыкларда 293 мең 73 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 103 мең 408е – сөтбикәләр. «Сыеры барның – сые бар», – дигән борынгылар. Сөттән  каймагын, маен, эремчеген ясыйсың, катыгын оетасың. Сыерның бозау китергәненә сөенәсең, монысы –кышлык итең булды дигән сүз. 

Авыл кешеләре әйткәнчә, ике сыер асрау табыш китерә башлый. Ләкин ике сыерны түгел, берсен асрау өчен дә көч кирәк. Пенсионерларның күбесе инде терлек тотмый, урта яшьтәгеләр арасында да сыер асрамаучылар шактый. Кайбер авылларда агропредприятие­ләр юк, колхозның беткәненә дә «биш былтыр». Һәр кеше дә фермер булып «шәхси колхоз» оештыра алмый. Сыер асраган гаиләләргә күпмедер хезмәт стажы язылса, авылларда терлек саны шактый артыр иде, минемчә. 

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: