Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Авылда язгы кыр эшләре башланды

Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Иң беренче булып кырга Азнакай һәм Ютазы районнары игенчеләре чыкты. Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов хәбәр иткәнчә, районда кыр эшләренә старт узган атнаның ял көнендә үк бирелгән. Быел кар күп булды, туфрак моның кадәр дымны сеңдерә аламы, су кырдан агып чыкмасмы дип борчылучылар да шактый булды.

«Таллы Бүләк» хуҗалыгы 160 гектар мәйданда көзге арышны тукландыруга керешкән. Кичә Тукай һәм Мөстәкыймов хуҗалыклары хезмәткәрләре дә кырга чыгарга тиеш иде.   
– «Таллы Бүләк» хуҗалыгы Оренбург белән чиктәш һәм аларның җирләре ел да беренчерәк җитешә. Районда көзге бөртекле культураларны тукландыру  – 22 мең, күпьеллык үләннәр 17 мең гектар мәйданда башкарылырга тиеш. Үз алдыбызга бер гектар җиргә җитмеш кило ашлама кертү бурычын куйдык. Бүгенгә ул 55 килоны тәшкил итә. Бер генә көнне дә югалтмаска тырышабыз, һәр минут кадерле. Көзге культуралар кар астыннан чыкканда хәлсезрәк була. Язгы сулар белән туфрактагы азот юыла. Ашлама кертеп, без аларга “иртәнге аш” бирәбез булып чыга. Дымлы туфракта ашлама тизрәк сеңә һәм шушы вакытны кулланып калырга кирәк. Соңгарак калсак, кырга кереп булмаячак, ашламасыз яхшы уңыш алып булмый, – дип сөйләде ул безгә.

Быел кар күп булды, туфрак моның кадәр дымны сеңдерә аламы, су кырдан агып чыкмасмы дип борчылучылар да шактый булды. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Азнакайда көз бик коры булып, туфракта дымлылык 80 миллиметрны гына тәшкил иткән. 20-25 сантиметрга туң китте, алай ныклап аккан җир юк, карны туфрак сеңдереп бара, диде Рамил Исламов. 

Ютазы районы аграрийлары 0,2 мең гектар мәйданда көзге культураларны тукландыруга керешкән, республика буенча уҗым культураларын 552,5 мең гектар мәйданда тукландыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге. Республика буенча 31 мартка минераль ашламалар 173,4 мең тоннадан артык, ягъни бер гектарга 63,1 килограмм тупланган. Соңгы белешмәләргә караганда, лидерлар өчлегендә: Минзәлә (гектарга 105,6 кг минераль ашлама туплаган), Зәй (103,8 кг), Тәтеш (103,1 кг).

Шулай ук Сарман, Әтнә, Тукай, Буа, Мөслим, Нурлат, Саба, Балтач, Аксубай, Чистай, Мамадыш һәм Лениногорск районнарында да күрсәткечләр яхшы. Калган районнарга бу юнәлештә эшне көчәйтү мөһим. Иң түбән күрсәткечләр Әгерҗе, Чирмешән һәм Яшел Үзән районнарында. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм туфракны минераль элементлар белән тулыландыру өчен нигез булып тора. Ашлама, уңдырышлылыкны гына арттырып калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләме арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау эше тиешле дәрәҗәдә алып барылмаган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев