Мәдәни җомга

Авылда яшәп, акча эшләп буламы? Була!

Авылда эш юкмы?! Бар, нишләп булмасын! Әлеге язма белән танышканнан соң, эш юк дип зарланучылар үзләренең фикерләрен һичшиксез үзгәртерләр дип уйлыйм. Иренмәскә генә инде. Кем әйтмешли, сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кына кирәк.

Фәридә Мөҗипова авылда чәчәк кибете тота. Бик күпләр өчен яңалык бу. Авыл җирендә чәчәк сатучы берәнбер кешедер дә әле ул. Кибеттә чәчәкләрдән тыш гөлләр, шарлар, ислемайлар сатыла.
Фәридә Балтач районы Норма авылында яши. Ире Булат белән өч малай тәрбиялиләр. Фәридә һөнәре буенча журналист булып чыкты, радиода эшләп алган. 
– Ул эшемне бик яраттым, әмма безгә авылга кайтырга туры килде. Әни дә авылда ялгызы гына, аннары шәhәрдәге фатир миңа бик кысан тоелды. Авылга кайткач, күңелсезрәк булыр дип борчылган идем. Монда да шул ук тормыш кайный. Эш юк дип тә зарланасы түгел. Курыкмаска һәм тәвәккәл генә булырга кирәк. Нишләп авылда чәчәк кибете ачмаска әле дип озаклап уйладым да, ирем белән ниятләп, эшне башлап җибәрдек. Берничә ел элек авылда чәчәк кибетең булачак дип әйтсәләр, көлгән булыр идем. Хыялларыңнан тайпылмаска гына кирәк. Авыл халкы да кибетне кирәксенә, күрше авыллардан да киләләр, – ди ул.  

Фәридәнең якташы Альбина Фазлыева – Бөрбаш авылы килене. Аның бүген үз кибете бар. Тегүчелеккә укыган кыз Бөрбаш егетенә кияүгә чыгып, Казаннан авылга кайтып китә.
– Казанда үз клиентларым бар иде, авылга кайткан мәлләрдә авыррак булды, әлбәттә. Әмма тегүче кеше югалып калмый, бу һөнәр һәрчак актуаль. Баштарак үз авылыбыз кешеләре, аннары күрше авыллардан һәм районнардан кием тектерергә телүчеләр килә башлады. Эш шулай җайланып та китте. Эшләгән кешегә эш табыла. Социаль челтәрләр дә үзең белән таныштырырга, эшеңне күрсәтергә һәм клиентлар табарга булыша. Авыл җирендә дә хезмәт күрсәтүләр популяр, ризык пешереп тә, башка нәрсәләр эшләп сатучылар да бар, – ди ул.

Күптән түгел Альбина район үзәгендә мөселман хатын-кызлар киемнәре сатыла торган кибетен ачты. Анда ул үз бренды киемнәрен тәкъдим итә. Альбинаны бик күпләр блогер буларак та белә. Аны да икенче бер шөгыль дип әйтергә була, блог алып бару шактый вакыт һәм көч таләп итә.   

Чәч алучы һәм визажист Гөлчәчәк Хәбибуллина да Балтач кызы булып чыкты. Унбиш ел шушы эштә ул. Гөлчәчәк тә авылга Казанда яшәп алганнан соң кайтып төпләнгән. 
– Авылга кайтканыма үкенмим. Һөнәрең булса, кайда да югалып калмыйсың. Эшләгән кешегә авылда да эш бетми. Иң мөһиме – эшеңне яратырга кирәк. Кечкенәдән үк чәч кисүче булырга хыялландым. Мәктәптә укыганда ук авылдаш кызларга һәм апаларга прическалар ясый идем. Кулың ятып тора, чәчтараш бул, дип үзләре үк шушы һөнәрне үзләштерергә кыстады. Арендага бүлмә алып, авыл халкының чәчен дә кисәм, буйыйм да, прическалар да ясыйм. Күрше авылга да йөреп эшлим, атнаның бер көнендә Бөрбаш авылына барам. Анда да бүлмә арендалыйм. Бөрбашка бу көнне башка авыл халкы да махсус чәч кистерергә килә. Авылга теш табиблары бик кирәк, массаж ясаучы булса да теләп йөрерләр иде, минемчә, – ди ул. 

Теләче районының Иске Җөри авылыннан Альбина Салихова – дүрт бала әнисе. Әлегә ул декрет ялында. Альбина туй, туган көн һәм башка мәҗлесләргә табыннар әзерли. Азык-төлек сәнәгате технологы һәм җир кадастры белгече һөнәрләрен үзләштереп, ике дипломга ия булса да, үзе өчен бөтенләй яңа һөнәргә өйрәнгән. 
– Очраклы гына килеп чыкты ул. Инстаграмда үзем бизәгән табынны фотога төшереп куйгач, кыз озату чарасына өстәл әзерләмисезме, дип яздылар. Әйе дип яздым язуын, соңрак шик керде. Ничек булып чыгар, эшемне ошатырлармы дигән икеләнү булды. Барысы да әйбәт булды, хәзер инде Казанга да чакыралар. Дүртенче ел шуның белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде ул.

Авылда күңелләренә дә ошаган, азмы-күпме акча да китергән яңа шөгыль табучылар да бар. Чирмешән районының Иске Кади авылыннан Айгөл Массарова да ире белән Казаннан авылга күчеп кайткан булып чыкты. Мәдәният йортында эшләп, декрет ялына чыккан. Интернетта Михаил Кожухов алып барган “В поисках приключений” тапшыруында сабын ясаучылар турындагы репортажны карап, ул шушы шөгыль белән кызыксына башлаган. 

Актанышның Апач авылыннан Айзилә Рәхмәтуллина авылдан китеп тә тормаган. Хисапчы курсларын тәмамлаган, авылда кибеттә сатучы булып эшләгән. Айзилә бик тәмле тортлар ясый, пирог, пәхләвәләр пешерә. Аларны авыз итеп караучылар аңа заказлар да бирә башлаган. 

Соңгы елларда үләннәр җыеп киптереп, чәйләр ясап сатучылар да барлыкка килде. Сөлек салучылар, хиҗама һәм массаж ясаучылар да шактый хәзер.  Иренмәскә генә инде. Кем әйтмешли, сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кына кирәк.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: