Мәдәни җомга

Авылда эшләгән өчен өстәмә түләү кемнәргә тиеш?

Татарстанда яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала. Моның өчен өлкән кешенең картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алуы, авыл хуҗалыгында ким дигәндә 30 ел хезмәт стажы булуы, авылда яшәве һәм эшләмәве шарт.

Авыл җирендә яшәүчеләрнең пенсияләре артуга кагылышлы сораулар редакциягә күп килә. Шул уңайдан Казан шәһәре Яңа Савин районы пенсия бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать иттек.
– Авыл җирендә яшәүче кешенең пенсиясе арту турында сөйләгәндә “сельский стаж” күздә тотыламы?
– Татарстанда яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала. Моның өчен өлкән кешенең картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алуы, авыл хуҗалыгында ким дигәндә 30 ел хезмәт стажы булуы, авылда яшәве һәм эшләмәве шарт. 

– Акчага күчереп исәпләгәндә, бу өстәмә ничә сумны тәшкил итә?
– Пенсиягә “авыл” өстәмәсе 1511,12 сумны тәшкил итә. Бу 2021 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән пенсиянең фиксацияләнгән өлешенең (6044,48 сум) 25 проценты дигән сүз. Шунысын искәртү урынлы: пенсионерга 80 яшь тулса яисә ул I төркем инвалид булса, фиксацияләнгән түләү күләме ике тапкырга арттырыла һәм 12088,96 сум тәшкил итә. Тик өстәмә түләү канунда каралган фиксацияләнгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1511,12 сумга арттырыла.

– Авыл стажы бөтен һөнәр ияләренә дә кагыламы?
– Юк, авыл җирендә башкарылган эшнең барысы да “авыл” стажына кертелми. Моның өчен хезмәт эшчәнлеге Россия территориясендә (1992 елның 1 гыйнварына кадәр СССР составындагы союздаш республикалар территориясендә) һәм Россия Хөкүмәте раслаган 1440нчы карар (2018 елның 29 ноябрендә кабул ителгән) нигезендә махсус исемлеккә кертелгән профессияләр һәм хезмәт урыннары кысаларында башкарылган булырга тиеш. Әлеге исемлеккә 500дән артык авыл хуҗалыгы предприятияләре, колхоз-совхозлар, фермер хуҗалыклары профессияләре һәм белгечлекләре кертелгән.
Хөкүмәтнең 2019 елның 25 июнендә кабул ителгән 805нче карары нигезендә әлеге исемлек киңәйтелде. Анда диспетчерлар, лаборантлар, табиб-эпизоотологлар, ветеринария даруханәсе мөдирләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – шәхси эшмәкәрләр дә кертелде. 

– Авыл советларында, кибетләрдә, балалар бакчаларында эшләгән кешеләрнең пенсияләре артмый, димәк?
– Аларга, шулай ук медицина пунктларында эшләүчеләргә өстәмә түләү бирелми. Дөрес, әлеге оешмалар колхоз, совхоз яисә крестьян фермер хуҗалыгы составына кергән булса, түләү каралган. 

– Шәһәрдә эшләп, авылга яшәргә кайткан кешеләргә шулай ук бу канун кагылмыйдыр?
– Хезмәт стажын шәһәрдә туплап, хәзер авылда яшәүче пенсионерлар моннан файдалана алмый. Ә инде киресенчә, авыл хуҗалыгында эшләп, шәһәргә күченгән пенсионерлар кире авылга яшәргә кайткан очракта түләү каралган.

– Авыл өстәмәсен алучы кеше эшкә урнашкан очракта, акчасын кисәчәкләрме?
– Хәзерге вакытта эшләүче пенсионерларга, эштән туктаганнан соң, пенсияләрен арттыру өчен гариза белән пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә менә “авыл” өстәмәсен алучы пенсионер эшкә урнашкан очракта, бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш, чөнки өстәмә түләү бары тик эшләмәүче пенсионерлар өчен генә каралган. Пенсия фонды эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр турындагы мәгълүматларын гражданнарны эшкә алуның икенче аенда гына эшкәртә. Шуңа күрә эшкә урнашу турында вакытында хәбәр итмәгән очракта пенсионерга артык акча түләнә, аннары ул аны Пенсия фондына кире кайтарырга тиеш булачак.

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: