Мәдәни җомга

Авыл хуҗалыгы министрлыгы нәселле терлек үрчетү өчен субсидия алу тәртибен аңлатты

Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40 процент күләмендә, татар атлары өчен 60 процент күләмендә субсидия алып була.

Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм зур комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле терлекне сатып алу һәм аны сатып алуга субсидия рәсмиләштерү турында аңлатты

Министрлык хәбәр иткәнчә, сатыла торган нәселле терлек — холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында мәгълүматны квартал саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин.

Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга да була.

Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40 процент күләмендә субсидия каралган, әмма бу сумма таналар һәм атлар өчен 50 мең сумнан да артык була алмый, кәҗәләр өчен — 15 мең сумнан, сарыклар һәм дуңгызлар өчен 10 мең сумнан да артык була алмый.

Тулырак мәгълүматны шулай ук Терлекчелектә нәсел эше буенча идарә сайтында яки 8(843)221-77-60, 8-800-444-16-70 телефоннары аша алырга мөмкин.

Татар токымлы атлар өчен субсидия артыграк күләмдә — 60 процент каралган. Дәүләт ярдәме алу өчен булган терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим шарт булып тора, диелә бу хәбәрдә. 

 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: