Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Авыл да бетә, эшләргә кешесе дә бетә түгелме соң?

“Әти, җәй көне берәр кайда эшлисем килә, ярдәм ит әле”. 14 яшьлек кызым шулай килеп эндәште бер көнне. Авылга кайтарыйммы икән әллә, дип уйлап куйдым.

Без барыбыз да диярлек (беренче чиратта, авыл балаларын күз алдында тотам) җәйге каникуллар җитү белән колхозга эшкә керә идек. Май ахырыннан август ахырына кадәр эштә булдык без. Кечерәк сыйныфларда “хезмәт юлы”ңны ындыр табагында башлыйсың. Бер-ике елдан төрле (нәкъ менә төрле – разнорабочий) эшләргә тартыласың. Авыл урамнары буйлап газ баганалары да утырттык, фермаларны чистарту-төзекләндерү эшләренә дә тартылдык, көтү дә көткәләдек, сенаж базларында да булыштык. Аннан инде комбайн-тракторларны да ышанып тапшыра башладылар. Уку елы бетүен бригадиры да көтеп кенә тора бит әле аның. Эшкә чыкмый башласаң, тагын килеп җитә.

Колхозлар бар иде шул ул вакытта. Гөрләп торган авыллар, гөрләп торган сыер көтүләре, машина-трактор станцияләре, халык тулы ындыр табаклары, чүп үләннәре түгел, ә бәлки игеннәр җәелеп үскән кырлар-басулар бар иде. Кул хезмәте кирәк иде шул – теләгәнеңне сайла...

Кызык, санап үтелгәннәр хәзер бик сирәк хуҗалыкларда гына бар инде ул, ә менә җәйләрен авыл балалары күмәк хуҗалык эшләренә тартыламы икән? Авыл да бетә, эшләргә кешесе дә бетә түгелме соң? Эшләргә теләге булган очракта да эш табып буламы икән? Ай-һай, бик шикләнәм. (Бу урында кечкенә чакта күрә алмас дәрәҗәгә җиткән чөгенедер басуларына кайтасып килеп китте – барыбер рәхәт, кадерле вакытлар булган икән бит).

...Бүгенге үсмернең эшкә омтылуы – әйбәт, әлбәттә. Булдыра алганнары эшли дә. Кемдер компьютерда, кемдер әти-әнисе янында, кемдер урамда, кемдер кибеттә, дигәндәй... Беренчедән, хезмәт хакы алалар (без генә ул тере акча түгел, ә капчыкларга, мактау кәгазъләренә, башкасына эшләгәнбез, чөнки акчага табыну дигән нәрсә юк иде – моны яхшы димим мин). Эшкә өйрәнәләр. Үз белгәннәрен, күнекмәләрен куллана алалар.

Эш, шөгыль эзлибез менә...

 

Радик Сабиров

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев