Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

АВЫЛЫМ ГОРУРЛЫГЫ

Бөек Ватан сугышына Татарстаннан алынып, исән чакта һәм үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә тәкъдим ителгән 288 солдат һәм офицерның исемнәре, тарихта беренче мәртәбә "Мәдәни җомга" газетасында басылып чыкты. Алар арасында туган авылым Яңа Комазанның горурлыгы булган Хөсәен Вәлиев тә бар. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов төзегән "Билгесезлектә...

Бөек Ватан сугышына Татарстаннан алынып, исән чакта һәм үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә тәкъдим ителгән 288 солдат һәм офицерның исемнәре, тарихта беренче мәртәбә "Мәдәни җомга" газетасында басылып чыкты. Алар арасында туган авылым Яңа Комазанның горурлыгы булган Хөсәен Вәлиев тә бар. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов төзегән "Билгесезлектә калган батырлар" ("МҖ", 21.01.2015) исемлегендә ул 14 саны белән теркәлгән.

Хөсәен Вәлиев 1907 елның 7 октябрендә Ситдиков Әхмәтвәли (1877) һәм Хәсбиямал (1881) гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенә чагыннан ук хәрби уеннар уйнарга яраткан өлкән улы турында әтисе: "Менә күрерсез, Хөсәен "ваянный" кеше булачак", - дип сөйләргә яраткан. Ни әйтсәң дә, ул үзе дә 1914 елгы "Ярман" сугышында катнашкан ич.

Хөсәен Яңа Комазан мәктәбен тәмамлагач, Дүсмәт авылы мәктәбендә белем ала. Аннан соң ул Мамадышта оештырылган 2 еллык педкурсларны тәмамлый. Дүсмәт һәм Яңа Комазан мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Миндә Хөсәен абыйның 1962 елның 4 декабрендә Көек-Ерыкса мәктәбе укучыларына җибәргән хатының күчермәсе саклана. Ул 1933 елда татар-башкорт кавалерия мәктәбен тәмамлавы һәм Новочеркасск шәһәрендә командирлар курсында укуы турында яза. Башта ул кавалерия взводы командиры, 1939-40 елларда эскадрон командиры буларак хезмәт итә. Соңрак М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 4 ел буе Бөек Ватан сугышында катнаша. Разведка батальоны командиры, укчы полк командиры булып хезмәт итә. Сугыштагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, Александр Невский, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң да армия сафларында хезмәт итә Хөсәен Вәлиев. Хәрби эшчәнлеген подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый. 1962 елдан башлап ул - Саклану министрлыгы пенсионеры. Шулай да Татарстан саклык кассалары идарәсендә эшләвен дәвам итә.

Хөсәен Вәлиев хатына өстәп, түбәндәге мәгълүматларны җиткерәсем килә. Ул шактый еллар район кулланучылар җәмгыяте рәисе булып эшләде. Мамадыш ветераннары советын җитәкләде. Берлинны штурмлауда катнашкан, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән батыр якташыбыз хәрби комиссариат белән даими элемтәдә торды. Туган авылына да еш кайтты.

Рәим ГОБӘЙ.
Мамадыш районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев