Мәдәни җомга

АВЫЛ ПӘЙГАМБӘРЕ МӨХӘММӘТ

Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 85 ел Җитмешенче еллар. Университетның беренче курсында укып йөргән вакыт. Группабыздагыларның һәммәсенә диярлек унсигез-егерме яшь. Болай да кайгысыз, пырдымсыз һәм һавалы чак. Толстой, Лобачевский, Лениннар укыган университет залларында лекцияләр тыңлау янә борыннарны югарыга чөя. Җитмәсә, безне татар әдәбиятыннан чиле-пешле мөтәгалим түгел, ә ул еллар прозасының йөзек кашы,...

Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 85 ел
Җитмешенче еллар. Университетның беренче курсында укып йөргән вакыт. Группабыздагыларның һәммәсенә диярлек унсигез-егерме яшь. Болай да кайгысыз, пырдымсыз һәм һавалы чак. Толстой, Лобачевский, Лениннар укыган университет залларында лекцияләр тыңлау янә борыннарны югарыга чөя. Җитмәсә, безне татар әдәбиятыннан чиле-пешле мөтәгалим түгел, ә ул еллар прозасының йөзек кашы, аны бер күрү өчен генә дә йөзәрләгән студент кыз зар-интизар булган Мөхәммәт Мәһдиев укыта бит әле!
Мөхәммәт абыйның «Без - кырык беренче ел балалары»н укып туя алмыйбыз, ә ул тагын «Фронтовиклар» романы белән ис-акылны алды. Романын «Большая земля под крылом» дигән исем астында Мәскәү хәтле Мәскәүнең үзендә бер йөз мең данә белән нәшер иттеләр. Шуның акчасына Мөхәммәт абый Һиндстан белән Шри-Ланка атлы илләрдә йөреп кайтты. Аңа чаклы татар әдипләренең берсенә дә моның ише бәхет тәтемәгән. Мөхәммәт абыйның, алтын каурыйлы тутый кош тоткандай, иҗатында зенит ноктасына менгән чагы. Хәзер инде Мәскәүнең үзендә дә Мөхәммәт абый белән бик санаулы урыс әдипләре генә тиңләшә алыр сыман. Без бит әле «тотса Мәскәүләр якаң» дигән сүзләрнең дә асмәгънәсен аера алмыйбыз. Талантлы татар табылса, Иван белән бер дәрәҗәгә менеп басачак, дип, самимилек аша өметләнгән һәм, һәр иртәдә көзге каршына басып, иреннәр өстеннән мыек эзләп гаҗизләнгән вакыт. Мөхәммәт абыйны Мәскәү университетына йә «Мосфильм»га күчереп куймагайлары, дип куркып та киткәлибез. Мәгәр, Аллага шөкер, аны берлек рәисе урынына да алып куючы юк, дәүләт бүләкләренә күмик әле үзен, дип, Мәскәү түгел, Казанда да һәр якка йолыкмыйлар. Ул, гап-гади мөгаллим шикелле, атнасына ике тапкыр лекциягә керә, мин «ас» та, «йөзек кашы» да дими, әле очына-очына, әле гөр көлдереп, үзе алынган темаларны тезә. Ул тәрәзә буенда бер кулын култык астына кыстырып, икенчесе белән иягенә таянган көенчә сөйли башласа, йә чал йөгергән чәчләрен артка чөеп җибәрсә, бар кызлар аһ итә. Мөхәммәт абый, су өстендә тәңкә балык уйнагандай итеп, әле Тукай, әле Фатих Әмирхан, әле Алексей Толстой әсәрләреннән зур-зур өзекләрне яттан сипкән чакта без, егет актыклары да, соскы сыман салынган иякне җыя алмыйбыз. Алда имтихан дигән сират күперләре дә бардыр ул анысы, әмма бүген, Мөхәммәт абый лекцияләрен тыңлап мөкиббән киткән чакта, бездән дә бәхетлерәк һичбер кеше юктыр.
Әйткәнемчә, безнең әле бик яшь, без кемнән ким, дип һаваланган заман. Мин фәкыйрегез дә төче камырдан гына әвәләп куйган малай актыгы түгел, янәмәсе. Унынчы класста укыган чагында ук повесть ерып чыктым. Күршеләрнең читтән тапкан бала үстерүләрен, төн уртасында бурлыкка йөрүләрен, хәтта үземнең әткәй-әнкәйнең әреп-талашларын, хәтәр «көйле» итеп, сюжетка салган идем. Минем дәфтәрләрне әллә каян гына әнкәй табып алган да, таң атуга аякка бастырып, утлы таба өстендә ду биетә:
- Сиңа әткәң-әнкәң талашын язудан башка тема юкмы? Бу язмаларыңны кайда бастырып, безне адәм хуры итәргә җыенасың?
- Үзем өчен генә, өйрәнер өчен яздым, - дип аклануларымның сыңар тиенлек тә файдасы тимәгәч, әнкәйнең күз алдында дәфтәрләремне янган мичкә аттым...
Чирканчык алу шулай төгәлләнде, ә күңелдә язу куәсе сүнмәгән бит әле. Университетта яңа «Толстой» үсеп килгәнен исбатларга кирәк!
Тулай торакның уку залына бикләнеп, төннәр буе олы повесть яздым. Сюжет яңа түгел. Хатыны көтмәгәндә вафат булганнан соң, япь-яшь бер ир сабый бала тәрбияли алмый газаплана. Әнисе иргә баласын ялгыз тәрбияләргә ирек бирми, ә буйдак калган герой шәһәрдә үзенә терәк булырдай хатын таба алмый. Авылга күчеп китсә, анда кияүдән кайткан агроном бар икән. Буран котырганда адашкан баланы эзләп тапкач, сабый «әнием» дип шуңа ябырыла. Бәхетсезләр шулай кавышалар...
Ярар, үземә күрә, язып бетердем бит инде. Ниндидер бер оста язучыга укытырга кирәк. Ә мин кайсы әдипне күреп, танып беләм? Казан урамнары буйлап «Повесть бирәм, кем ала?» дип кычкырып йөриммени? Әнә, язучыларның иң-иң атаклысы безне укыта бит. Шуңа тәвәккәллим.
Повестьны чип-чиста дәфтәргә өр-яңадан күчереп яздым да Мөхәммәт абый укыган лекцияләрнең азагын көтеп җиткердем. Ләкин Толстой урынына очыну томаннары каядыр юкка чыкты. Кыяр-кыймас кына якынаям.
- Ме... Мө... Мөхәммәт абый... Мин монда бер по­весть язып караган идем... Укып чык­массызмы?
Мөхәммәт абый минем күн тышлы калын дәфтәремне сүзсез генә кулларына алды. Алтымы-җидеме битен актаргандай итте, язганнарның икеме-өчме җөмләсен укыды да бугай. Кызык кына итеп көлемсерәп куйды.
- М... Ни... Мин үземне кулдан язган әйберләрне укый торган яшь язучылар исемлегеннән төшергәннәрдер, дип уйлап йөри идем. Гәҗит-журналлар да, союзныкылар да миңа кулдан язган әйберләрен бирми торган иде.
Бер мизгел эчендә зиһеннән «аһ, укып та тормый икән, җимерелде хыял», дигән утлы уйлар йөгерешеп узды. Мин, күрәсең, кара көйгәнмендер. Мөхәммәт абый олпат кулларын иңбашыма салды.
- Хәер, ярлы студент повестьларын машинкада бастыру өчен каян гына акча тапсын инде? Бик тырышып язгансың, почеркың ярыйсы, шушы көе генә укып карыйм әле...
Зәңгәр күккә мендем, болытларда йөзәм. Сәлам бирмичәрәк йөргән кызларга таба борылып караган да юк. Менә Мөхәммәт абый гына укып шаккатсын да, аннары үкенерсез!..
Бер ай чамасы вакыт үтеп киткәч, университет коридорында Мөхәммәт абый үзе туктатып дәште.
- Укып чыктым, синең белән сөйләшүгә әзер. Әмма бүген өч пар лекциям бар. Шуларның соңына берәр буш аудитория табып куйсаң, иркенләп сөйләшербез.
Бәләкәйрәк бүлмә бушамады, Мөхәммәт абыйны бер йөз студент сыярлык олы залга дәштем. Үзем дер калтырыйм. Мөхәммәт абый болытлар өстеннән җәһәт тиз төшерде.
- Тема яңа түгел. Ярты гаилә, ятим калган балалар турында урыс әдипләренең дә бик күп язганы бар. Сирәк-мирәк булса да, кинолар да чыга. Аларны кабатламыйча яки аларны уздырып, берни әйтә алмагансың. Чөнки ул мохит - синең өчен чит-ят. Син гаилә корган йә балалар үстергән олы кеше түгел. Шул казанга чумып кайнамыйча, кешеләрне ышандыра алырдай әсәр язып булмый...
Мөхәммәт абыйның күзенә карарга оят, башны түбән иеп тын утырам. Мөгаллимем шул вакытта гына мин язып тутырган калын дәфтәрне ача, аның каләме тигән битләрдән йөгерәбез. Мөхәммәт абый мин тудырган образларны сүтә.
- Каракүл якалы пәлтә киеп йөргән нәчәлникләрнең яңак­лары кырынмаган булмый. Чөнки алар гадәттә тук чырайлы, шәп кенә кәнәфигә менеп атланганнар, машинада гына җилдерәләр, шуңа күрә андыйлар тормыштан бик канәгать. Алар хәтта җай чыкканда кети-мети уйнарга да әзер булып йөри. Аннары, аларга үзләрен дөньяның каймагы итеп күрсәтү дә кирәк. Шуңа алар ухоженный, пөхтә...
Мөхәммәт абый мин фәкыйрегезгә күрсәтмәләр тезә.
- Син буш вакытыңда, мисал өчен, Куйбышев мәйданына төшеп утыр да, характерлар, тип­лар өйрәнү өчен юлчыларны күзәт. Үземнең ике ел рәттән бер үк гаилә кешеләренә тап булганым бар. Беренче елны ир белән хатынын бергә күргән идем. Кәжән кигән ире, тәмәкесен пыскытып, халык ерып бара. Арттан ияргән хатыны өчме-дүртме төенчек күтәргән. Аякларындагы итекләрен күрмәсәм дә, беләм. Болар авылдан килгәннәр. Авылда теге ир - йөкне төп тартучы. Монда төенчек күтәреп йөрергә вак­лана. Хатыны бер сүз дәшми. Икенче елны теге ирне япа-ялгыз күрдем. Кәжән плащы да, итеге дә пычрак. Күлмәк якалары бөгәрләнгән. Чисталыкка чиста, әмма үтүк йөзе күрмәгән. Яңак кырылмаган. Күзләр моңсу. Үтеп барышлый, шыпырт кына сорый. «Онкологический больница дигәннәре кайсы якта, энем?» Сорау биреп тору да артык иде. Хатынын китереп салган. Хәзер ялгыз. Гаиләне, хуҗалыкны тартып бару кыен. Менә типаж...
Аннары җөмләләрне тикшерүгә күчтек. Мин, томана, чагыштыруларны никадәр күп кертеп, ничаклы озын язсаң, осталык шул була инде дип, урыны-урыны белән ярты битлек җөмләләр дә тезеп салган идем. Марсель Гали булса, чеметеп алудан тәм тапкандай сөенеп, и-и, наданым, дип мыс­кыл итәр иде. Мөхәммәт абый: «О, Толстой! Ну, Толстой!» - дип, үзенчә пешекләде.
- Син, менә, Шишковның «Хәсрәт дәрьясы»ндагы кайбер эпизодларын гына күз алдыңнан кичер. Ул геройларның үзара сугыш күренешен менә нинди сүзләр белән язган. «Прохор огрел его дубиной». Югыйсә, урыс теле бай бит. Шушы ук хәрәкәтне «ударил дубиной, оглушил дубиной» дигән сүзләр белән дә язып булыр иде. Ә ул алай димәгән, нәкъ менә «огрел» дигән сүзне сайлап алган. Шулай үтемлерәк, «огрел» дигән чакта бар һәлакәт күз алдына килә. Менә син дә җөмлә төзегән чакта һәрбер сүзне иләк аша үткәрер­гә тиеш...
- Син геройларыңның гыйшык эпизодын бик тә коры сүзләр белән генә язып үткәнсең. «Ул аның сусыл иреннәренә кагылды». Ә Байронны укы. «Ул аның иреннәрен бал корты чәчәктән нектар суыргандай назлап үпте». Байронныкы шәбрәкме? Менә шундый язу дәрәҗәсенә ирешергә кирәк...
- Тукай алай язган. Такташ болай язган...
Кузгалырга дип урыннан купкан чакта Мөхәммәт абый, иңбашыма кагылып, шундый сүзләр әйтте:
- Сюжет корган чакта, тас­вирлаган чакта укучыны елатырга тырышып, геройларыңны кызгандырып язма. Әдәбият тормышның үзе кебек үк кырыс булырга тиеш...
Мин Мөхәммәт абыйдан, әнә шул рәвешле, әллә никадәр өстәмә дәрес алдым. Урамга чыккач кына, сәгать телләренә карап, хәйран калдым. Мөхәммәт абый белән буш аудиториядә дүрт сәгать утырганбыз. Аңа хәтле ул өч пар лекция укыды. Юлга киткән вакытларын да исәпләсәң, Мөхәммәт абый ун сәгать буена ашамыйча түзгән. Юеш борынлы бер малай хакына дип, минем хакка түзгән...
Мин инде моннан ары кулыма каләм алмаска, дип гарьләнә-гарьләнә аерылган идем. Мәгәр язу дигән җен, янартау шикелле, торып-торып, бер уяна икән. Икенче курсны тәмамлаган чакта яңадан корт чакты. Тагын төннәр йокламыйча яңа повесть яздым. Монысының нигезе инде бармактан суырылган хәлләр түгел иде. Авылыбыздагы бер ир үз хатынын көз көне бәрәңге алган чакта кыйнап үтерде. Теге вәхшинең акчасы бар иде, врачлар да, участок милициясе дә әлеге җинаятьне җиңел йомды. Вәхши бәндә шәһәр җиренә, шунда табып куйган сөяркәсе янына күчеп китте. Бу фаҗига авылда инде онытылган шикелле дә булган иде. Әмма тегенең малае, инде тәмам егет булып җиткәч, кечкенәдән гыйшык тотып йөргән бер классташ кызы янына барган да елый-елый барча серне ачып салган икән. Яңа повестьта мин менә шушы хәлләрне үземчә бәян иттем. Сабак алган идем, кичләрен бер редакциягә йөреп, кулъязманы машинкада бастым. Яңа адрес эзләп интекмәдем, ни булса, шул, дидем дә янә Мөхәммәт абый тәкъдиренә киттем. Берәр айдан соң открытка артына язган записка килеп җитте. «Монысы турында иркенләбрәк тә сөйләшергә була. Давай, фатирга кил».
«Өстәмә лекцияләр»дән соң Мөхәммәт абый үз хөкемен өзеп кенә әйтте:
- Монысы уже әсәр. Милиционерыңның гына төп геройга бер кичтә сатылуы бик үк ышандырмый. Аның электән үк шундый вак җанлы булуын исбатларга кирәк. Повестьның алдагы өлешенә бер эпизод өстә. Йә башка бер кешеләр ришвәт бирсен аңа, йә ул узгынчы бер шоферның тауарын талап калсын. Соңыннан җинаятькә барган чакта аның кабахәт кеше булуы уже акланачак. Шушы төзәтмәләрне өстә дә повестеңны китер. Аны «Идел» альманахында бастырып чыгаруны үз өстемә алам...
Их, Мөхәммәт абый! Үзем язганнарны үзем үк төзәтеп чыгарлык осталыкка ирешмәгән чебеш идем шул әле мин. Аннары тормышы да син дигәнчә агып торамыни? Һич тә көтмәгәндә, Казанына төкереп, район газетасына эшкә күчеп куйдым. Аннан армиягә чакырдылар. Язмаларны яшереп китәрдәй куышым юк иде. Чит-ят күзләр укып сөенмәсен, дип, бар «архив»ны янган утка яктым. Моны группадашым Рамил Шәмсиевка (авыр туфрагы җиңел булсын, хәзер мәрхүм инде) гына әйтеп киткән идем. Аны Сезгә тишкән. Армиядә чакта Сез язып юллаган дүрт битле кайнар хатны алдым. Солдат казармасы «архив» сак­лый торган урын түгел, Сезнең хатыгызны да юк итәргә туры килде. Ә ачынып һәм әрепләп язган һәр сүзегез истә.
«Синең ул повестьта шундый матур итеп сурәтләгән табигать күренешләре, диалоглар, характерлар, фәкать син генә уйлап тапкан һәм беркемне дә кабатламаган әдәби детальләр бар иде. Син хәзер күпме генә тырышсаң да, ул диалогларны, ул юморны өр-яңадан яза алмаячаксың. Кеше үзе тудырган баланы үтерә димени! Язган әсәр - ул синеке түгел. Ул халыкка барып ирешергә тиеш иде, энем!..»
...Еллар үтеп китте. Мөхәммәт абый белән аз-маз күрешкәләп тордык. Гөнаһым күп булгач, мөгаллим һәм остаз кешемә бик үк якынаймадым. Сиксәненче еллар ахырында журналларда тәүге повестьларым, тора-бара китапларым чыкты. Мөхәммәт абый күзәтеп барган икән. Туксанынчымы, туксан беренче елдамы, Аяз Гыйләҗев һәм Марсель Гали белән бергә ул Чаллыдагы «Татарстан» кунакханәсендә куна-төнә ятты. Имеш, әдипләр производствога, җиргә якыная, шуны өйрәнеп яза, дигән шайтан котыртуы купкан иде. Шушы өч әдип Чаллы янындагы «Гигант» совхозы, аның директоры - Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдинов турында язарга тиеш икән. Болар көне буе совхоз комплексларында, КАМАЗ цехларында йөриләр дә кич белән генә кунакханә бүлмәсенә кайтып егылалар. Ниндидер әдәби очрашулар үткәреп вакланмыйлар. Урыс гыйбарәсе «Тау Мөхәммәт янына бармаса, Мөхәммәт тау янына үзе бара», ди бит. Мин фәкыйрегезгә дә Мөхәммәт абый каршына барыр­га туры килде. Минем әсәрләр турында да сүз купкандай итте. Шулчак минем остаз төрттереп куймасынмы?!
- Синең беренче повестьларыңны мин укып чиләндем бит. Нишләп бу турыда беркайда да чыгып сөйләмисең?
- И-и, Мөхәммәт абый! - дим. - Китаплар бастырсам да, мине хәтта Чаллыда да сәхнәләргә, мөнбәрләргә чыгармыйлар бит әле. Казанны әйткән дә юк. Анда яшәгән һәрбер әдип үзен даһига саный. Андагылар экран-сәхнәләрдә ялтырау өчен үзара төрткәләшә.
- Анысын мин дә беләм, - диде дә Мөхәммәт абый кара янып чыкты. Авыр тема иде, кабат яңартмадык.
Мин юл буе авыр уйларга чума-чума кайттым. Хәзер дә мең уйланам.
Мөхәммәт абый - үзенә үзе юл ярган һәм Олимпка менгән кеше. «Йөнтәс куллар» югары тартмаганнар, арттан этмәгәннәр. Киресенчә, дистәләгән көнче-хөсетләр аяк чалып торган. Иж-Бубый мәдрәсәсен күтәреп чыккан өчен, инде университет типографиясендә басылып яткан докторлык диссертациясен гранкалардан алып ташлаганнар. Студентлар фәкать Мөхәммәт абыйның лекцияләренә генә ябырылып йөргән өчен, факультет деканы аны изгән, теткән. Сюжет кора белми, фәлән-төгән, ди-ди, аны никадәрле каләмдәшләре сүтте, тетте, изде. Әле минем тәүге «шедевр»ны 1974 елда сүтеп чыккан чакта Мөхәммәт абыйның «Атлар-атламас кына» дип исемләнгән повесте матбугатка әзер иде инде. Аның ул әсәре «Исәнме, Кәшфи абзый!» исеме астында 1990 еллар үрендә генә дөнья күрде. «Бер генә милләтнең дә өч йөз, дүрт йөз язучысы булмый. Чын әдипләр саны егерме-утыздан артмый», дип чыгыш ясаган өчен никадәрле хөсет аның почта тартмаларын елан угыдай запискалар язып тутырды. Ничәмә-ничә еллар буе аны Тукай премиясен бирми кимсеттеләр?!
Ул бәхетле дә, бәхетсез дә иде. Аның әсәрләрен барча халык егылып укыды, халык өчен әдипләр арасында ул фәкать «номер бер» иде. Берәр якка чыкса, үзен күрү өчен генә дә клубларга бөтен авыл кереп тула иде. Казанда үзен-үзе Тукай-Такташлар биеклегенә куярга азапланган рифмачылар ерып чыккысыз, ә менә Мөхәммәт абый үзенең кесәсендә фәкать минем дустым, тагын бер остазым - Кадыйр Сибгатуллинның гына шигырьләрен йөртте. Мөхәммәт абыйга «Авыл җырчысы» дигән койрык тагып кимсетмәкче булдылар. Имеш, авылдан чыгып китсә дә, шәһәр зыялылары дәрәҗәсенә менеп җитә алмаган. Югыйсә, шәһәрдә милләт түгел, ә «население» яши, туган тел сагында фәкать авыл тора, милләтне авыл саклый. Мөхәммәт абыйны, асылда, «Халык җырчысы, милләт бәгыре» дип йөртергә кирәк, моның шулай икәнен һәркем белә иде. Нәкъ менә шуңа күрә Мөхәммәт абыйны барча халык үз итте, яратты, әле хәзер дә офыкта аны алыштыра алырдай әдип ялтырамый. Ә тормышта исә Мөхәммәт абый сарай җырчыларына тигән хөрмәтне күрә алмады, үзенә тиешле кадерне татымый, белми китте. Нәкъ үзе мисалга китерергә ярата торган Тукай сүзләренчә:
Бармыни бездә гомумән
Чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик
Мискин үлеп аңлатмагач?!
Вахит ИМАМОВ.
.Хатыны Лилия белән.
.Мөхәммәт Мәһдиев әнисе Рабига апа (уртада), хатыны Лилия (сулда), кызы Гәүһәр, апасы Равия һәм аның кызы Җәүһәр белән.
. Әтисе кебек үк матрос хезмәтен сайлаган улы Искәндәр белән.
.Мөхәммәт абый һәм Лилия уллары Искәндәр һәм кызлары Гәүһәр белән.
.Мөхәммәт абый белән төшкән бердәнбер рәсем. Сулдан уңга: В.Имамов, Ә.Гадел, Х.Җәләй, М.Митшин, Р.Шәрәфиев, М.Мәһдиев. 1980 ел. 26 апрель.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: