Мәдәни җомга

Ашханәләр тикшерелә, әти-әниләр кизү тора

Балалары мәктәптә укыган әти-әниләр хәзер укучылар тормышында тагы да активрак катнашачак. Урта белем бирү йортлары тәрбия, кизү тору, азык-төлекнең сыйфатын тикшерү эшләрендә гаиләгә таянмакчы.

Дөресен генә әйткәндә, мәктәп өчен мондый гарантия бүген бик тә мөһим. Бердән, әти-әниләрнең активлыгы күзгә күренә. Икенчедән, мәктәп белән өй арасында күпер күп очракта социаль челтәр, төрле ватсап төркемнәре аша салына. Ә җәмәгатьчелек фикерен кузгату өчен бер очкын җитә.

Май ботканы бозамы?
Республикада башлангыч класста укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү буенча эшнең куелышы төрле яклап өйрәнелә. 1589 мәктәптә планнан тыш тикшерү эшләре уздырылачак. Әлеге чаралар уку елы азагына кадәр дәвам итә. Тикшерү барышында меню өйрәнелә, ризыкны балаларга тарату алымнары, кайнар килеш табынга куелуы ачыкланачак. Моннан тыш ризыкның саклану вакыты, пешерү технологиясе һәм баланың ашап бетерү-бетермәве дә ачыкланачак. Бүген бу тикшерү аша 408 мәктәп узган. Боларда 53 мең 787 бала укый. Бу барлык укучылар санының 12,5 проценты. 220 мәктәптә закон бозулар ачыкланган. Әмма белгечләр әйтүенчә, аларны тиз арада төзәтергә мөмкин. Мәсәлән, аш-су блогында җиһазларның, савыт-сабаның чистарту режимын сакламау, ризыкның суынуы, ашамлыкларның тамгаланмаган булуы, суыткычта ризыкларны дөрес сакланмавы, менюны үзгәртү кебек чатаклыклар табылган.

Моннан тыш әти-әниләр кайнар линия телефоннарына шалтыратып, туклану буенча сорауларны, шикаятьләрне калдыра ала иде. 5 октябрьгә кадәр 282 шалтырату булган. 11 хат каралган, шуларның 5се расланган. Порцияләрнең күләмен азайту, суынган ризыклар, тиешле ризыкларның булмавы, сыйфатсыз азык-төлек, антисанитар хәлләр дә дөрес булган. Шулай ук 2, 5, 10 сыйныф укучылары арасында сораштыру үткәрелгән. 6 процент бала иртән бөтенләй ашамый икән. 31 проценты һәрвакытта да тукланмый. 62,4 проценты иртәнге ботканы ашый. Ә менә 13,3 процент бала көн саен чипсы кебек зарарлы азык-төлекне ашамый калмый. Гомумән, сораштырылучыларның 61,9 проценты мәктәп ризыгыннан канәгать калган. 29,7 проценты өчлелек дип бәяләгән. 2,7 проценты начар дип атаган.

Ашханәләр дә үзгәрә
Бушлай кайнар ризыкка акчалар федераль казнадан да, республика бюджетыннан да бүленә. Ул билгеле булганча, бер балага 51 сум да 85 тиен күләмендә. Моңа салат яки порцияләп бирелгән яшелчә һәм төп ризык керә. Төп ризык дигәндә сыер һәм тавык ите, балык, гарнир, кайнар чәй, ипи, атнага берничә тапкыр җиләк-җимеш керә. Казан шәһәренең азык-төлек һәм иҗтимагый туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, тукланучы балалар саны 14 меңгә арткан. Бу кечкенә классларның бушлай туклануы, беренче сыйныфка керүчеләр саны артуы белән дә бәйле. Белгечләрнең сөйләве буенча, алар мондый эшчәнлеккә әзер дә булмаган. Шуңа да Казанда берьюлы 36 мәктәптәге азык-төлек блогын төзекләндерәләр. Төрле суыту һәм технологик җиһазларны яңарту, яңаларын сатып алу кебек эшләр башкарыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә мәктәпләргә Вордскилс мирасы күчкән. Азык-төлек блогы заманча җиһазлар белән яңартылган. Мәктәп ашханәләре штатының 92 проценты яңа уку елына тулысынча эшчеләр белән тулыландырып өлгертелә. Яшерен-батырын түгел, һәрбер ашханәдә кадрлар кытлыгы мәсьәләсе бар.  11-12 меңгә генә ашханәдә эшче тоту мөмкин түгел. Шуңа да пешекчеләрнең хезмәт хаклары арттыру, өстәмә түләү юллары хәл ителә.

Ач йөрмәсеннәр
Без укыганда шулай ашый идек, дип сөйләп утырудан да мәгънә юк. Әүвәлгеләр әйткәнчә, аның чоры башка иде. Бүген туклануны өйрәнү барышында да күп мәсьәләргә ачыклык кертәсе барлыгы беленә. Өйдә туклану, ризыкка мөнәсәбәт булдыру, файдалы азык турында да күп сөйләргә кирәк булачак әле. Бердәм расланган менюда беренче ризыкның ашның булмавына канәгатьсезлек белдерүчеләр табыла. Шуңа да 19 октябрьдән фрикаделька салынган ашны 16 сумга аерым алырга мөмкин. Моннан тыш укучыларга беренче сменада алар иртәнге ашны, кичке якта тагын бер тапкыр өстәмә ашап алырга була. Боларның һәрберсе өчен 30 сум түләргә туры киләчәк. Моннан тыш ашханә янында буфетлар эшли.  Шунысы бар, башлангычта укучыларның кабат-кабат ашап йөрергә вакыты да калмаска мөмкин. Кечкенәләрнең күбесе әле аерым кереп ашап йөри алмый. Икенче тапкыр түләп ашау өчен укучылар ашау картасын кулланалар. Алга таба аш-су блогында эшләүчеләр, педагоглар һәм әти-әниләр дә укучының тамагы туйсын, ач йөрмәсен өчен тырышачак. Әти-әниләрнең ашханәләрдә кизү тору графигы бөтен мәктәпләрдә яңа ел каникулларыннан соң көчәйтелгән режимда эшли башлаячак. Бәлки шулай ашау хәлләрендә тәртип салыныр.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: