Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

АРТТАН КАЛМЫЙ ТОРГАН КАРА САКАЛ

Кешеләрнеке кебек үк, дәүләтләрнең дә язмыш тарафыннан билгеләнгән ниндидер вазифасы, үзенчәлекле тарихи миссиясе була, күрәсең. Берәүләре кешелек цивилизациясе юлында якты эз калдырып, отыры юкка да чыкса, икенчеләре үзенә тапшырылган вазифаи йөкне гасырлар дәвамында тартып барырга мәҗбүр. Соңгылары рәтенә, мөгаен, Русияне дә кертергә буладыр. Чөнки империя буларак формалашу чорыннан башлап, ул...

Кешеләрнеке кебек үк, дәүләтләрнең дә язмыш тарафыннан билгеләнгән ниндидер вазифасы, үзенчәлекле тарихи миссиясе була, күрәсең. Берәүләре кешелек цивилизациясе юлында якты эз калдырып, отыры юкка да чыкса, икенчеләре үзенә тапшырылган вазифаи йөкне гасырлар дәвамында тартып барырга мәҗбүр. Соңгылары рәтенә, мөгаен, Русияне дә кертергә буладыр. Чөнки империя буларак формалашу чорыннан башлап, ул урталык җирләрен сәяси яктан бербөтен һәм бер үзәктән идарә ителә торган итеп саклап килә. Ә соңгы вакытларда элеккеге СССР киңлекләрендә игълан ителгән яңа интеграцион проектны да исәпкә алсак, аның ошбу вазифаны әле алга таба да үтәргә омтылуы шәйләнә.

Әмма бүген бу юлда шактый гына кыенлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Чөнки СССР таркалганнан соң инде 20 елдан артык вакыт узды һәм элеккеге союздаш республикаларда милли мәнфәгатьләрне яклардай яңа элита үсеп җитте. Бериш җитәкчеләрдән аермалы буларак, алар, мөгаен, милли байлыкны да, хакимиятне дә читләр белән бүлешергә теләмәс. Кайбер республикаларның инде Аурупа һәм НАТО структураларына интеграцияләшүен дә онытырга ярамый. Тик шуңа да карамастан, Аурупа-Азия Берлеген (ААБ) төзү Мәскәү өчен алга таба иң мөһим бурычларның берсе булып калыр кебек.

Чыннан да, бүгенге глобальләштерү чорында моңа кадәр дә гасырлар дәвамында империячел вазифа үтәп килгән Мәскәүне генә бу процесстан читтә калдырмаслардыр инде. Шулаен-шулай да, әмма бу очракта игътибарны сәер бер үзенчәлек тә җәлеп итә. Башка империяләрдән аермалы буларак, биредә барлык халыклар да хәерчелектән һәм хокуксызлыктан җәфалана. Ул гына да түгел, мондый хәл әле гасырлардан-гасырларга да күчеп килә. Совет чорында "халыклар төрмәсе" дигән яманаты чыккан ил бүген инде бу җәһәттән тагы да фаҗигалерәк көннәрен кичерә. Чөнки, СССРдан аермалы буларак, бүген Русиядә хәтта милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын да танымыйлар.

Шуңа да игътибар итик, 1917 елгы инкыйлабтан соң Русия, яңа империя (СССР) буларак, ниндидер 5 ел эчендә торгызылса, 1991 елгы түнтәрелештән соң аның әле дә булса ныклап аягына баса алганы юк. Мәгәр, ул империячел амбицияләреннән дә ваз кичми. Бәйсез Дәүләтләр Берлеген, шулай ук Русия һәм Беларусь катнашында Берлек дәүләте төзергә тырышуны шундый омтылышлардан, дип карарга кирәктер. Бүген инде ул менә Аурупа-Азия Берлегенә дәгъва кыла. Идея авторлары фикеренчә, ААБ Аурупа Берлеге үрнәгендә формалашыр, дип күзаллана икән. Шуңа ул бүгенге геосәяси ихтыяҗ белән бәйле проект та булырга мөмкин. Әмма Рим килешүе төзелгән чордагы (1957 ел) Аурупа белән элеккеге совет киңлекләрендә бүген урнашкан вазгыять арасында аерма гаять зур. Өстәвенә, мөстәкыйльлек юлын сайлаган халыкларда элеккеге метрополия белән бәйле ниндидер яңа берлек төзү ихтыяҗы да бик сизелми.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев