Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Артистларның “исемнәрен” алыргамы? (Ирада Әюпова фикере)

Ирада Әюпова фикеренчә, артистларга коронакризис комачаулаган.

Билгеле булганча, кайберәүләр Мәдәният министрлыгына челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче артистларның “халык” һәм “атказанган” исемнәрен алу мөрәҗәгате белән чыкты. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова артистларның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрендә товар сатуларына карата үз фикерен белдерде. 
 

- Алар - ирекле кешеләр. Аңлыйм, артистлар халык ышанычыннан файдалана. Минемчә, бу безнең эшчәнлеккә кагылмый. Закон бар. Әгәр, чынлап та, мошенниклык гамәлләре яки пирамида фактлары бар икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - ди Ирада Әюпова.

Аның сүзләренчә, артистлар үз һөнәрләреннән ярты ел дәвамында керем алмаган. Аларның да башкаларныкы кебек үк ипотека түләүләре бар, ди министр.    
 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев