Мәдәни җомга

Һадиуллин татар теленең бетерелүе, мәктәпләрдә бушлай туклану туктатылу һәм укытучылар имиджы хакында ни уйлый?

Узган атнада Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Дәүләт Советы депутатлары каршында чыгыш ясады.

Беренче сорау
– Яңа йортлар төзелә, тик мәктәпләр, балалар бакчалары юк. Сезнең министрлык җирләрне үзләштерүдә катнашамы?
 Әлбәттә, безнең министрлык бу өлкәдә актив эш алып бара. Махсус программабыз да бар. Илкүләм “Демография” программасы кысаларында, ел саен без балалар бакчалары төзибез. Узган ел 6 меңлек урынлы 30 балалар бакчасы сафка басты. Быел 22 бакча кулланылышка тапшырыла. Алар 5 меңнән артык урынга исәпләнгән. Максатыбыз 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр булган балаларны бакчалар белән тәэмин итү. Хәзергә безнең чиратта мондый категорияле 10 мең 918 кеше бар. 3-7 яшьлекләр исә 3 меңнән артык.

Икенче сорау
– Моңа кадәр 3тән артык баласы булган гаиләләрнең укучы балалары мәктәп ашханәләрендә икешәр тапкыр туклана иде. Хәзер исә бер генә. Бу нәрсәгә бәйле, акчагамы?
 Россия Президенты Указы нигезендә, башлангыч сыйныфларда бер тапкыр бушлай туклану оештырылган. Аның бәясе – 51,8 сум. Сез әйткән система Казанда оештырылган иде. Аның кысаларында, күп балалы гаиләләрнең, аз керемле гаиләләрнең балалары ике тапкыр ашатылды. Хәзер бу хакта Чаллыда да сөйләшүләр булды һәм ул форма дәвам иттерелә. Без бушлай тукланучылар санын арттырдык. Шул нисбәттән, мәктәптә икенче, өченче тапкыр тукланырга теләүчеләр моны акчага эшли ала.

Өченче сорау
– Яз айларында дистанцион укуга барысы да әзер булмавы ачыкланды. Кулны “пульста” тотар өчен айга бер тапкыр булса да бәлки дистанцион укулар оештырыргадыр?
 Дистанцион уку нәтиҗәсендә быел БДИны югары уку йортына керергә теләүчеләр генә тапшырды. Безгә бик күп мөрәҗәгатьләр булды һәм укучылар да, әти-әниләр дә гадәти режимда укырга теләкләре булуын җиткерде. Укучының укытучы белән элемтәдә булырга теләве куандыра. Без төрле платформаларда дистанцион укытуны да файдаланабыз. Әмма тулысынча өйдә укуга күчү планлаштырылмый.

Дүртенче сорау
– Кайбер мәгариф учреждениеләрендә, татар теле укытылырга тиеш булса да, бөтенләй юкка чыккан. Бу мәсьәләгә берәр ничек тәэсир итеп буламы?
 Татар теле дә, рус теле дә әти-әниләр тарафыннан сайланыла. Ә ана теле исә, яңа канун нигезендә, өйрәнелергә тиеш. Берәү дә мин өйрәнәм, мин өйрәнмим дияргә тиеш түгел. Дәреслекләргә килгәндә, алар белән тәэмин ителгән. Ел саен моңа 400 млн сумнан артык акча тотыла. Татар телендә 1-9 сыйныфлар өчен дәреслекләр бар, тик алар федераль исемлеккә кертелмәгән әле.

Бишенче сорау
– Укытучыларның имиджын күтәрү өчен министрлык нәрсә эшләргә җыена?
– Без укытучыларны әзерләү, яңадан укыту юнәлешендә эш алып барабыз. Иң мөһиме – укытучыларга грантлар бирелә. Аларның бәйгеләрдә катнашып, җиңүләре нәтиҗәсендә хезмәт хакларына өстәмәләр бара. Бу укытучы имиджына да тәэсир итә. Без хәзер матди якны да, рухи якны да кайгыртырга тиеш. Мәктәпкә эшкә килгән яшь укытучыларның 95 проценты эшләп кала һәм бу бик сөендерә.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: