Мәдәни җомга

30 мең сум алып, ипотекага 15 мең сум түлисең икән, корбан мәҗбүри түгел...

Тиздән Корбан гаете җитә. Быел корбан нисабы күпме? Аны кем исеменнән чалырга кирәк? Корбанлыкка нинди таләпләр бар? Бу турыда ел саен язып торсак та, мөселман кардәшләребез арасында сораулар шактый туа.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат МӨБӘРӘКОВ шуларга ачыклык кертергә ярдәм итте.

 

– Хәзрәт, корбан чалу кемнәр өчен мәҗбүри?

– Нисаб күләмендәге малга ия булган мөселман кешесе өчен корбан чалу мәҗбүри. “Нисаб бәясе ничек исәпләнә?” – дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам нисаб күләмен 200 дирһәм дип билгеләгән. Бүген 200 дирһәм якынча 595 грамм көмешкә тигез. Бүген бер грамм көмеш 27 сум тора. 595 граммга шул 27 сумны тапкырласаң, 16 065 сум килеп чыга. Әгәр дә кешенең түлисе бурычлары бар икән, булган акчасыннан шуларны түләргә тиешле сумманы алып калгач, 16 мең сумы калса, кеше корбан чалырга тиеш. Әйтик, синең 30 мең сум акчаң бар. Ипотека, кредит, торак-коммуналь хезмәтләр өчен шул айга 15 мең сум түлисең булачак, димәк, 15 мең сумың гына кала. Бу нисабка җитми, корбан чалу мәҗбүри түгел. Шул ук вакытта гарәфә көнендә, ягъни 30 июльдә Үзәк банк сайтыннан көмешнең төгәл бәясен белешергә киңәш итәм, чөнки ул көнгә бәя үзгәрергә дә мөмкин. Ә хәзергә ул 16 мең сум. Ни өчен дигәндә, Рамазан аенда нисаб 23 мең сум итеп билгеләнгән иде. Корбан гаете алдыннан ул үзгәрергә дә мөмкин.

– 16 мең сумлык милек дигәнне төгәлрәк аңлатып китсәгез иде.

– Әйтик, кешенең кулланылмый торган икенче машинасы яки тагын бер фатиры бар ди. Аларның бәяләре шактый югары. Кешенең түлисе бурычлары булмаса, болар да нисабка ия.

– Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?

– Без, гадәттә, өчкә бүлеп, бер өлешен гаиләңә калдырырга, бер өлешен туганнарга яки күршеләргә таратырга йә булмаса аш үткәрергә һәм өченчесен мохтаҗларга бирергә киңәш итәбез. Әмма киләсе айга ит алырга акча ягыннан кысынрак була дип уйласаң, өч өлешен дә үзеңә калдыра аласың. Туганнарга таратып исә туганлык җепләрен ныгытабыз. Мохтаҗларга биреп, аларны сөендерәбез.

– Корбанлык итен ничә көндә таратып бетерергә кирәк?

– Аны шуның кадәр көн эчендә таратып бетерергә дигән нәрсә юк. Ничек булдыра аласың, шулай.

– Корбанлык тәкә булса, саваплырак, имеш?

– Кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Төп шартлар – сарык яки кәҗә бер еллык, сыер, үгез ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый. Эре мөгезле хайван һәм дөя бер кешедән дә, иң күбе җиде кеше исеменнән дә чалына ала. Әмма аларның нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе акчаны корбан өчен түгел, үземә ашарга ите булсын дип бирсә, берсенең дә корбаны кабул ителми.

– Зур мал чалынганда үз исемеңнән генә түгел, үлгән әти-әниеңне дә кертергә ярыймы?

– Бу, ваҗиб корбаннан тыш, өстәмә нәфел корбаны да булып чыга. Савабы сиңа да, мәрхүмнәргә дә бара.

– Корбанлыкның тиресен һәм сөякләрен нишләтергә икән дип баш ватучылар да бар?

– Тиресен мохтаҗларга бирергә яки хуҗалыкта кулланырга була, тик сатарга ярамый. Сөякләрен эткә бирегез яки күмеп куегыз.

– Бер хайванны чалганда, икенчесе күреп торса, дөрес буламы?

– Корбаннан китә, әмма савабы азрак була, чөнки хайванны рәнҗеткән кебек килеп чыга.

– Корбан чалмыйча акчасын гына таратырга ярыймы?

– Диндә андый әйбер юк, чөнки монда төп хикмәт корбан чалуда һәм аның канын агызуда. Ә итен мохтаҗларга таратуда.

– Сарык итен яратмаганлыктан үзләренә калдырмыйча таратып бетерүчеләр дә бар.

– Бу рөхсәт ителә.

– Корбанлык алгач, нинди дога укырга?

– Аның аерым догасы юк. Сәдака алгандагы кебек, теләкләр теләп, дога кыласың.

– Гакыйка, нәзер, шөкер корбаны турында да сөйләгез әле.

– Гакыйка бала туганнан соң чалына. Ир балага – ике сарык, кызга бер сарык. Моны җиденче көнгә эшләү хәерле, әмма соңрак булса, гөнаһы юк. Нәзер корбанын берәр көнгә бәйләсәң, әйтик, нәзер булсын шундый көнне дип әйтсәң, шул көнне чалырга тиешсең, көнен әйтмәсәң, аны теләсә кайсы көндә чалырга ярый. Нәзер корбанының итен үзең, әти-әниең, әби-бабаларың, балаларың, оныкларың ашарга тиеш түгел. Таратып бететергә кирәк. Шөкер корбаны исә Аллаһка рәхмәт йөзеннән чалына торган нәфел корбан. Алда санап киткән корбанлыкларны гает корбаны рәвешендә чалырга ярамый, ягъни гает көнендә ваҗиб корбан чалына.

 

 

– Корбан чалдыручы нинди ният әйтергә тиеш?

– Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип ниятләргә кирәк.

– Корбанны узган ел хатын, быел минем исемгә чалдырам дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Кемдер гаилә башлыгы исеменә генә ярый, шуннан савабы бөтен кешегә дә була, ди. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертик әле.

– Хатынының нисаб күләмендәге үз акчасы яки милеге булса, ул аерым чалдыра. Гаилә башлыгы исеменнән бер генә корбан чалына дигән нәрсә юк. Кемнең мөмкинлеге бар – шулар чала.

 

Дилбәр Гарифуллина

Шәһри Казан

 


 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: