Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

1 февральдән ана капиталын һәм башка пособиеләрне 8,4 процентка индексациялиләр

Беренче балага ана капиталының күләме – 524,5 мең, гаилә беренче бала тугач ана капиталын алмаган очракта икенче балага 693,1 мең сум тәшкил итәчәк.

Россиядә 1 февральдән ана капиталын, ветераннарга тиешле түләүләрне һәм башка пособиеләрне 8,4 процентка индексациялиләр.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Әйтик, яшәү минимумы күләменә бәйле булмаган пособиеләр, компенсацияләр һәм социаль түләүләр 8,4 процентка индексацияләнәчәк», — диелә хәбәрдә.

Бу ана капиталына, ветераннарга тиешле түләүләргә, эшләмәүче гражданнарга 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен, бала табу һәм йөклелек буенча пособиеләргә кагыла. Моңа бала тапкач бер тапкыр бирелә торган пособие, радиоактив йогынтыга дучар булган гражданнар өчен компенсация һәм башка социаль ярдәм чаралары керә.

Быел ана капиталын беренче тапкыр Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән чынлыктагы инфляция нигезендә арттыралар. Моңа кадәр аны һәр елның 1 гыйнварыннан фаразланган инфляция дәрәҗәсенә карап күтәрәләр иде.

Әйтик, беренче балага ана капиталының күләме — 524,5 мең, гаилә беренче бала тугач ана капиталын алмаган очракта, икенче балага 693,1 мең сум тәшкил итәчәк. Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, гаилә ана капиталын беренче бала туганнан соң алган очракта, икенче бала тугач өстәмә рәвештә 168,6 мең сум акча түләнәчәк.

Әлеге пособиеләрне 16 миллионга якын кеше алачак. Тиешле барлык акча бюджетта каралган. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X