Зур экранда – дөнья сулышы
Фестиваль барыннан да бигрәк Казан һәм республикабыз халкына дөньядагы хәлләр турында мәгълүмат бирүе белән кадерле.
Казанда булып узган XVIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачыларга 44 илдә төшерелгән иллеләп кинофильм, шуңа өстәп, бәйгедән тыш тагын шуның кадәр кинокартина карау мөмкинлеге тудырылды. «Милли бәйге» номинациясендә үзебезнең режиссерларның унлап фильмы катнашты. Кино сөючеләр танылган режиссер, фестивальнең быелгы жюри рәисе Владимир Хотиненко, кино йолдызы Наталья Варлей, актриса Олеся Судзиловская, актер Тимур Гарәфетдинов һ.б. белән очрашу бәхетенә ия булды. Фестивальнең «Республика» сәүдә үзәге кинотеатрына күчеп, чираттагы тапкыр урын алмаштыруы аркасында, андагы заллар элеккегеләре белән чагыштырганда кечерәк булу сәбәпле, кайбер фильмнарга, әйтик, «Ибн Фадлан»га бөтен тамашачы сыймый калгач, аны ике көн биш залда күрсәтергә туры килсә дә, үпкәләүчеләр булмагандыр, чөнки оештыручыларның һәр мәсьәләдә килешеп эшләүләре сизелә иде.
«Ибн Фадлан»
Айназ Мөхәммәтҗанов һәм Рәмис Нәҗмиев төшергән «Ибн Фадлан», тарихчыларның, дин галимнәренең чыгышлары белән үрелеп барган фәнни-популяр жанрга караса да, тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин уйнасын да, кызыксынма, имеш. Хәер, хәзрәт төп рольдә түгел, Ибн Фадланны Тинчурин театрының талантлы артисты Зөлфәт Закиров гәүдәләндерә. Татар кинолары зур экранга сирәк чыгып, артистларыбызда халыкара фестивальләрдә экраннан күренү мөмкинлеге бик сирәк эләккәнгә, ахры, халык кинотеатрга ябырылып килде. 921 елда Багдад илчелегенең Болгарга сәяхәте нәтиҗәсе буларак ерак бабаларыбызның ислам динен рәсми кабул итүләре турында әлеге фильм лаеклы рәвештә фестивальнең зур әһәмияткә ия тарихи вакыйганы гәүдәләндергән өчен махсус дипломына лаек булды. Хәер, халыкара кинофестивальдә үзбәк, таҗик, казах, төрекмән һ.б. экраннан үз телләрендә сөйләгәндә, ислам кабул итү турындагы рус телле татар киносын карау күңелне тырнады. Төшерүчеләр моны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең заказы буенча төшерүләре белән аңлатты. Киләчәктә «Хозур ТВ»ның бу фильмын татарчага аудару, инглиз, гарәп телләренә тәрҗемә итү каралган.
Шри-Ланкада ниләр бар?
Фестиваль барыннан да бигрәк Казан һәм республикабыз халкына дөньядагы хәлләр турында мәгълүмат бирүе белән кадерле. Шри-Ланкадан «Газета» дип исемләнгән нәфис фильм дөньяга карашны киңәйтте. Сарат Коталавала һәм Кумара Тхиримадура фильмны үзләре төшергән, үзләре үк анда төп рольләрне башкара. Фестивальдә нәфис фильмда иң шәп ир-ат роле өчен бүләк шуларга эләкте. К.Тхиримадура 14 ел газетада хәбәрче булып эшләгән һәм редакция тормышын яхшы белә. Әмма фильм журналистлар турында түгел, ул хәерчелекне фаш итә. Бу фильмны төшерергә газетада басылып чыккан мохтаҗ гаиләнең тормышы турында бер мәкалә этәргән. Баш герой А.Шантаны сугыш вакытында машина шартлатуда гаеплиләр, бу хакта хәбәр газетада басылып чыга. Нахакка гаепләнгән ир-атны аякларын имгәткәнче кыйнап анасы, абыйсы белән авылдан куып чыгаралар. Инвалид арбасына утырган герой һәм аның якын дусты фильм буе башкаланың Коломбода шәһәрендә үз исемен аклап мәкалә бастыруларын сорап йөри. Баласының калада нинди маҗараларга эләгәсен белсә, бичара ана гаделлек эзләргә дип чыгарып җибәрмәгән булыр иде, бәлки... Ниһаять, газета кулларында. Әмма тарихның ахыры шатлыклы түгел. Улы өчен ут йотып гомерен уздырган бичара ана инде гүр иясе. Кабергә капланган мәкаләне күргәнме, улын аклауларына сөенгәнме икән ул? Герой үзе исә анасының каберенә башын да сала алмыйча калды, бандитлар аны атып үтерде. Һәм газетада янә бер мәкалә басылып чыга. А.Шанта әфьюн бизнесы белән бәйле булып, үзләренекеләр тарафыннан атып үтерелгән, имеш. Язмыштан узмыш юк, диләр. Бәхетеңне тәкә сөзсә, көтү көтеп эшләгән акчаңны да ала алмассың, дип язган иде М.Мәһдиев. Кеше алдында йөзем ак булсын, дип ахыргача көрәшергәме? Әллә үзеңнең гаепсез булуыңны белеп, бернәрсәгә карамыйча, тыныч кына яши бирергәме? Улын гаделлек эзләргә чыгарып җибәрмәсә, бәлки, ананың ялгыз алачыкта үлеме шулкадәр аяныч булмас иде. Фильмда хәерчелек, адәм баласының хокуклары киселү үзәк өзгеч итеп сурәтләнгән. Бай булса, Шантаны бер редакциядән икенчесенә типкәләп йөртерләр идемени? Хәерчелек җинаятьне арттыра, дигән фикер кадр саен ярылып ята. Матбугат - җәмгыятьнең көзгесе, шулай булгач, «Газета» дип исемләнгән әлеге фильм җәмгыятьнең җитешсезлекләрен күрсәтә. Бернигә дә карамастан Шри-Ланкада кино зур урында тора. Кинофильмнарны төрле телләрдә һәм күпләп төшерәләр. Бу мәсьәләдә Шри-Ланканың Һиндстан белән якын булуы, атаклы Боливуд традицияләре хәлиткеч роль уйнагандыр, мөгаен. Эшмәкәрләр үз акчаларына төшергән фильмнар да күп. «Газета» да шундыйлардан. Продюсеры үз акчасына, «Газета»ны да санап, барлыгы биш фильм төшерүе турында әйтте. Фестивальдә Шри-Ланка фильмнары фанатлары да барлыкка килде, хәерчелекне фаш итсә дә, аларның сыйфаты гаҗәп дәрәҗәдә югары...
Филләрнең дусты кем?
Һиндстан халкы да җырлап-биеп кенә йөрми, җитди проблемалар чишә. Режиссер Крипал Калита төшергән «Хати Бонду» тулы метражлы документаль фильмында, мәсәлән, урманнарын кисү нәтиҗәсендә азыксыз калган филләрнең көтүләре белән авылларга килеп, уҗымнарны юкка чыгаруы турында бәян ителә. Бер филгә көненә 500 килограммга кадәр азык кирәк. Ассам төбәгендә яшәүчеләрнең 70 проценты авыл хуҗалыгы продукциясе белән яши, көн күрә. Авыл кешеләре - филгә, фил авыл кешеләренә каршы чыга. Үлем очраклары да байтак. Бу көрәштә кайсы як җиңәр? Әлеге сорауга төгәл генә җавап бирү кыен. Әмма «Хати Бонду» командасы барлыкка килгәч, мәсьәлә бераз җиңеләя төшкән. Алар филләр өчен үлән, банан утырта, фил көтүләре йөргән юлларны өйрәнеп, карталар төзи, юлларында очраган куркыныч киртәләрне юкка чыгару, әйтик, электр чыбыкларын югарырак күтәрү белән мәшгуль. Хәтта авыл халкын филләр өчен махсус дөге утыртырга күндергән. Башта карышкан булса, авыл халкы филләрне саклау, цивилизациядән яклау кирәклеген аңлаган. Кемгәдер фил кадерле, ә кемдер һаман сукбай этләр проблемасын хәл итә алмый. Котырган этләр талап үтергән балаларны чебенгә дә күрми...
Лакит кем ул?
Режиссер, сценарист Мария Иванова Сурае «Мин лакит түгел» документаль фильмында Ливанда әлегә кадәр яшәп килгән атасыз балалар проблемасын бәян иткән. XXI гасырда да Ливан халкы 1925 елгы закон буенча яши. Бу канун нигезендә атасыз туган балалар бөтен хокуклардан мәхрүм ителә, аларга паспорт, гражданлык бирелми. Ливанда 18 төрле дини җәмгыять булса да, бичара балаларны берсенә дә якын җибәрмиләр, цифрлаштыру заманында алар укый-яза белми. Гадәттә зинадан туган балаларны, интекмәс өчен, аналары ташлап китә һәм алар бала йортларында яки урамда үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр. Атасыз балаларны тамак хакына җаннарын алганчы эшләтәләр, кол итеп тоталар. Ливанда баланы асрамага һәм уллыкка алу катгый тыелган. Бичара сабыйларны чит ил кешеләре үзләренә алса гына. Әмма бу мәсьәлә дә бик четерекле икән. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен, беренче эш итеп гражданлыгы булмаганнарны исәпкә аласы иде дә бит. Әмма Ливанда соңгы җанисәп 1932 елда үткән... Фильмның герое 23 яшьлек Салих бик күпне күргән. Бөтенләй сөйләшми диярлек. Алар җиде бертуган. Өчесен балалар йортларына, реабилитация үзәкләренә алып киткәннәр. Аналары сигезенче баласын дөньяга китерергә тора. Мария Иванова Сурае аны акча вәгъдә итеп кенә камера каршына китереп утырткан. Мария үзе Ливан кешесендә кияүдә. Ире өчен лакитлар мәсьәләсе гадәти хәл булса, М.Сурае бу хәлләргә бик өзгәләнгән, Салихның кол булып яшәвен күреп йөрәге түзмәгән, егетне урлап, Бейрутта картлар йортына урнаштырган. Кемдер филләрне коткара, кемгәдер кеше гомере дә берни түгел. Режиссер Ливанда гына түгел, Якын Көнчыгыш илләренең байтагында атасыз балалар проблемасының әлегәчә хәл ителмәгән булуын ачыклаган. Лакитлар бар да, юк та. Шунысы аяныч: күбесе җинаять юлына баса...
28 елдан соң күрешү
Ираннан Мохсен Исламзадәнең «Сине беркем дә көтми» документаль фильмы тетрәндерде. 28 ел әүвәл ире җәберләвеннән качып ике баласын калдырып киткән һәм гомерен урлап, әфьюн кулланып үткәргән Мона исемле бер хатын-кызның тарихы бу. Моннан дүрт ел элек ул Тәһранда Ализадә белән таныша. Әфьюн кулланучы хатын-кызларга ярдәм белән шөгыльләнгән бу шәхеснең тернәкләндерү үзәгенә килеп, аның уң кулына әйләнә, начар гадәтен ташлый. Монаның бу дөньяда бер генә теләге бар – балаларын эзләп табу. Әмма күпме эзләсә дә, балаларының кайда булуын беркем белми. Үзәкнең җитәкчесе Ализадә бөтен таныш-белешләрен күтәреп, эзләп таба балаларны. Фестиваль кунаклары Монаның 28 елдан соң улы белән күрешү мизгеленә шаһит булды. Авыр булды бу очрашу. Наздан мәхрүм иткән, ятимлек упкынына ташлаган ананы ничек гафу итәргә? Ир-бала нечкә күңелле булып чыкты. Кызы исә Монаны гафу итә алырмы? Аңа кызыннан бәхиллек алырга ашыгырга кирәк. Озакламый Мона инвалид калырга мөмкин. Сукбай тормыш нәтиҗәсе бу. Кызганыч ки, Мона кебекләр реабилитация үзәгендә егерме бишләп хатын-кыз...
Раззук гаиләсенең тату салоны
Израиль режиссеры Орит Офир Ронелл төшергән «Раззук гаиләсенең тату салоны» фильмындагы хәлләргә күңел ышанмый. Раззуклар гаиләсендә беркайчан да низаг чыгарга мөмкин түгел иде кебек. Ник дигәндә, аларның бабалары моннан 700 ел элек изге эшкә керешкән. Иерусалимга гыйбадәт кылырга килгән кешеләрнең кулына истәлек өчен рәсем ясап җибәрә торган булган. Баш герой Васил да, аның атасы, бабасы, туган-тумачасы да 700 елдан бирле килгән шул изге эшне дәвам итә. Бер көнне Васил рәсем калыпларының берничә төре җитмәвенә игътибар итә. Эзли торгач, нәселләрендәге ике туган арасындагы низагны ачыклый. Низаг нигезендә көнчелек, туганыңа караганда күбрәк акча эшләп баю теләге ята. Вакыйгалар туганнарның бер-берсен үтерүгә кадәр барып җитә. Раззукларны Ходай каргаган, ди халык. Изге гыйбадәт юлында килеп чыккан мондый түбәнлек адәм ышанмаслык хәл булса да, бу - чып-чын хәлләргә нигезләнеп төшерелгән документаль фильм. Изге дип саналган һөнәр Раззукларның бәхетеме, бәхетсезлегеме, дигән сорау туа.
Нәни Бахинең маҗаралары
Дөнья гел караңгы төсләрдән тора, дигән фикер дөрес түгел. Бу җәһәттән Россиянең халык артисты Александр Галибин төшергән «Нәни Бахи маҗаралары» фильмын искә алу да җитә. Танылган актер изге эшкә алынган – чит ил сериалларын карар көнгә калган балалар өчен нәфис фильмнар төшерә. Бу – Галибинның «Золотая рыбка», сугыш чоры турында башкортлар тормышыннан төшерелгән һәм күпләрнең мәхәббәтен яулаган «Сестренка», «Маруся фореvа!», «Моя ужасная сестра» кебек эшләреннән соң гаилә белән рәхәтләнеп карый торган бишенче фильм. Вакыйгалар диңгез өсте тигезлегеннән ике мең метр биеклектә урнашкан бер Дагыстан авылында бара. Табигатьнең матурлыгына исләр китәрлек! Кинофильмда якты юмор, маҗаралы хәлләр аша сигез яшьлек баланың җиңел генә өлкәннәр проблемаларын чишүе, тыңлаусызлыгы белән ата-анасы, әбисенең җан тынычлыгын алса да, чынлыкта, гаиләсенә чиксез сөенеч китерүе тасвирлана. Тормыш гади, өлкәннәр аны үзләре катлауландыра, дигән фикер кала. Бу фильм балаларның көзге каникуллары вакытында зур экранга чыгарга тиеш. А.Галибин яшүсмерләр өчен «Сыроежки» исемле нәфис фильмга тотынган. «Нәни Бахи маҗаралары» фестивальдә иң шәп сценарий төрендә бүләккә ия булды.
Мас-рестлинг остасы Джулур
Бәйгедән тыш «Төрки дөнья» исеме астында күрсәтелсә дә, якут режиссеры Валентин Макаровның «Джулур: мас-рестлинг» фильмы мөселман фестиваленең рухына, калебенә туры килүе белән игътибарны җәлеп итте. Беренчедән, милли спорт төре мас-рестлингны зур экранга чыгарып, халыкара мәйданда танытырга теләүләре хөрмәт уята. Безнең дә милли көрәшебез, көрәшче нәселләр бар. Нигә алар турында нәфис яки документаль фильмнар төшермәскә? Джулур тарихының тагын бер уңышлы ягы – спорт турында булса да, миһербанлылыкны алга сөрүе. Джулур исемле егет авыр хәлдә калган гаиләсен коткару өчен зур ярышта җиңәргә тиеш һәм җиңә. Бар нәрсә көчкә, чибәрлек конкурсларына кайтып калган заманда бу фильм бигрәк тә әһәмиятле. Барысыннан да көчлерәк булу теләге сугышларга илткәне күз алдыбызда. Дөньяда миһербанлык булмаса, көчнең дә, матурлыкның да мәгънәсе югала.
Җиңүчеләр кем?
Ни аяныч, югарыда язып үтелгән фильмнарның берничәсе генә фестивальнең бүләкләренә лаек дип табылды. Иң яхшы милли фильм төрендә исә Әмир Галиәскәровның «Без – 41 нче ел балалары» бүләкләнде. Зөфәр Хәйруллинның сукыр бала язмышы турындагы киносы милли бәйгедә иң шәп документаль фильм дип табылды. Рифат Миндубаевның «Галиябану»ы Казан мэры призын алды. Казахстан белән бергә Г.Ибраһимовның «Алмачуар»ы буенча төшерелгән «Тарлан» тамашачы мәхәббәте бүләгенә ия булды. Жюри үз бүләген тоталитар тормыш шартларында язучының хәятен тасвирлаган «Мукагали» казах фильмына бирде. Лакитлар язмышына битараф кала алмаган Мария Иванова Сураеның ир белән хатын мөнәсәбәтләре аша төрле диннәр һәм мәдәниятләр конфликтын ачкан «Ачу» (Гнев) фильмы кино белгечләре гильдиясе бүләгенә ия булды һәм бер үк вакытта «иң шәп оператор эше» төрендә җиңде. Гран-при иясе – Иранның Нахид Хәсәнзадә төшергән «Тын дан» нәфис фильмы.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев